Даладагы чишмәгә тиң
Ринат Батталов белән мин шәхсән 1992 елда таныштым.“Яңарыш” газетасы аякка баскан чорда язмаларын, шигырьләрен күтәреп редакциягә килүче хәбәрчеләр ишәеп китә башлады. Әлбәттә, ул шигырьләрнең күпчелеге әдәби нормалардан бик ерак торган иҗат җимешләре иде. Бу авторларга аз-маз ликбез программасын ирештерү максатыннан, фәкыйрегез Биектаулы тарафыннан әдәби түгәрәк оештырылды. Тәүге шәкертләр арасында инде бүген мәрхүм (урыны җәннәттә булсын) Марс Талибуллин да бар иде. Соңра Ринатның да килгәләгәнен хәтерлим. Ул да үз шигырьләрен күрсәтте. Аның үзенә нинди фикерләр әйтүемне төгәл хәтерләмим. Ләкин, тиздән танылачак шагыйрьне инде шәйләп алуымны онытмыйм. Ә бүген Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы Ринат Батталның 65 яшьлек юбилее уңаеннан, аның иҗатына туган карашымны сезнең белән уртаклашам. Без аның дуслары, чын бөркет йөрәкле шагыйрьнең иң биек кыяларга менәрлек көч-куәтенә ышанган каләмдәшләре һәм аның шигъриятен яратучы укучылары исеменнән Ринат Батталга озын гомер, сәламәтлек телибез!
Даладагы чишмәгә тиң
1997 елда Ижауда чыккан тәүге татар китабыбыз “Язмышлар авазы”нда Ринат Батталовның 12 шигыре дөнья күрде. Автор биредә үзенең визит карточкасын ясады.
Менә аның “Кайтыр идем” шигыреннән өзек:
Яшьлегемдә күп сөйрәдем
Мин бәләкәй арбаны.
Шулай да кул-аякларым
Юлда туктап калмады.
Еллар үтеп, онтылса да
Әрем тәме телләрдә,
Кайтыр идем яшьлегемә
Бүгенге ак көннәрдә.
Әйе, авыр булса да, балачак сагындыра ул һәрчак! Бу — чын хакыйкать!
“Наратлар” шигырендә:
Алар җирдән яңа калкып чыккан
Миңа бер яшь тулды дигәндә,
Инде менә зурайганнар шактый,
Биш дистәмнекуып килгәндә.
Карый-карый башым иеп узам.
Таныйсызмы мине, наратлар?
Унсигезәр тулгач аерылыштык
Бергә үтте безнең яшь чаклар…
Үткән гомер хакында берничә сүз белән никадәр тетрәткеч хисләр әйтелгән…
Менә Батталның “Поши һәм чәчәкләр” шигыренә тукталыйк:
Салкын чишмә ага челтерәп.
Килә барын күреп каласым.
Агач арасыннан күреп алдым
Чабып килгән поши баласын.
Каны ага. Тонган күзләре.
Әллә кемнән ярдәм эзләде.
Биреп соңгы әрнү тавышын,
Хәлсезләнеп,җиргә тезләнде.
Җиргә тамган алсу каныннан
Ак чәчәкләр алсу төс алды.
Табигатьтән алга хозурлык
Харап булды, тәмам югалды.
Шагыйрь җаны өчен әлеге күренеш — зур фаҗига һәм ул бик дәлилле сурәтләнгән, укучыны һич тә битараф калдырмый.
Ринат Батталның әлеге китапка кергән шәлкемендә очраклы рәвештә туган бер шигырь дә юк. Аларның һәркайсы авторның йөрәк сыкравы һәм күз яшьләре аша сугарылган әдәби әсәр. Алыйк “Каен зарын”. Ул — чын яшь мәхәббәт трагедиясе. Кем укымаган, укырга киңәш итәм.
“Язмышлар авазы”ннан соң 3 ел үтүгә, 2000 елда Ринат Батталов үзенең тәүге китабын — “Гомер сагышларым” җыентыгын чыгарды. Шул китапның мөхәррире өлкән язучы Госман Гомәр үзенең кереш сүзендә укучылар өчен сенсацион белдерү ясый:
“Хәтерлим әле. 1959 елның елак көзе иде. Красный Бор районында чыгучы “Ленин юлыннан” газетасы редакциясенә Пушкин исемендәге колхоз парткомы секретаре Мидхәт Исламов килеп керде дә, сырлап тутырылган берничә дәфтәр битен таратып җибәрде. “Унбер яшьлек малай шигырьләре бу, — диде, эчке бер горурлык белән. — Ринат Батталовныкылар. Безнең Рыс бригадасыннан. Укыгач, үзегез аңларсыз”.
Р. Батталовның тәүге шигырьләре белән шул чакта танышкан идем. Район таркалды. Без таралыштык… Югалттым мин ул малайны. Ниһаять, 40 елдан соң табылды. Бер көлтә шигырьләре яңадан кулыма килеп эләкте. Талантлы каләм белән иҗат ителгән, үзенчәлекле, тәэсирле шигырьләр. Аларда — туган туфракны сагыну, үткәннәрне хәтерләү-моңлану да, Идел, Чулман, Агыйдел буйларында көн иткән бик күп татар авылларының фаҗигасе дә, халыкның ачы язмышы да чагыла… 10 декабрь 1999 ел”.
Димәк, без (Удмуртия татарлары): “Ринат Баттал, шагыйрь буларак, үткән гасыр ахырында ук формалашып өлгергән”, — дип, авыз тутырып әйтә алабыз.
Үзенең әлеге тәүге кечкенә генә китабында тематик күпкырлы гүзәл иҗат үрнәкләрен бирә алды шагыйрь. Биредә иң тәэсирле әсәрләре — ана исеменә багышлаулар. “Әниемә Хат” — тагы юллар:
Син мине иркәләп үстердең,
Син миңа яшәргә көч бирдең.
Төннәрен йокламый янымда
— Үс, улым, зур булып үс! -дидең.
“Бала йокысы” шигырендәге юллар:
Ак бәллүдә йоклый бала.
Юрган ябынган.
Күзәтәләр ата-ана
Ике ягыннан.
…Бик гади сүзләрдән булса да, яшәеш картинасын тирән һәм фәлсәфи хисләр дулкынында сурәтлиләр.
Сөйгән ярына багышланган шигырьләре аерата нәфис лиризм белән сугарылганнар:
Язгы җилләр! Исегез сез,
Безнең якка очыгыз!
Иркәмнең, назлап битеннән,
Зифа буен кочыгыз!…
***
Ай дияр идем үзеңне,
Матур йөзең бар.
Кояш дияр идем Сине,
Зәңгәр күзең бар.
Әйе, шагыйрьнең сөйгәне Айдан да чибәррәк, Кояштан да сөйкемлерәк, чөнки, чын гүзәллек һәм зәңгәр күзләр анда гына, башкача мөмкин түгел!
«Кер син төшемә» шигырендә ул болай ди:
Хушлашкан юлларданмин сине эзләдем.
Түгелгән яшьләрдән боекты күзләрем.
Көттем мин бакчамнанчәчәкләр өзмичә.
Шиңделәр көз җиткәч,җилләргә түзмичә…
Үзәк өзгеч тирән сагыш!
Китапта күренекле бер урынны “Патша әтәч” исемле мәсәл алган.
Бу мисал авторның тормыш драмасын күрү сәләтен ачык дәлилли.
Шагыйрьнең империя тарафыннан мәгънәсез оештырылган экологик катастрофага дучар ителгән татар авыллары трагедиясе турында язылган иң калку шигыре “375 татар” дип атала. Анда мондый юллар бар:
Ышанды, татар ышанды —
Тиздән якты таң атар.
Сибелде, илгә сибелде
375 татар.
Кырларны, урман, басуны —
Кем уйлаган — су басар.
Төйнәде юлга төенчек
375 татар …
Табышыйк, дуслар, киңәшик —
Кемнәр, юкса, баш ватар?
Илне дә саклыйк, динне дә,
Мең татар, Миллион татар!!!
Биредәге фаҗига бөтен татар халкы трагедиясенең бер өлгесе генә ул, ди шагыйрь һәм барча кардәшләрен Ил язмышы өчен көрәшкә чакыра.
Ринат Баттал — бик тә хәрәкәтчән шагыйрь. 2002 елда инде ул үзенең 2нче китабын “Агымсуда — акчарлак”ны дөньяга чыгарды.
Ул китап менә нинди юллар белән ачыла:
Сагыш, моңда өзгәләнәм.
Тыеп булмый күңелне.
Аҗагандай җан атыла
Яратканга гомерне.
Шагыйрь күңеле бик тә нечкә, аның нерв сүрүе бик тә юка шул. Бигрәк тә, Ринатның, зур фаҗигаләр шаһитының.
«Кичерегез, таллар»
Кайрыга дип, тал турадым.
Кәүсәсеннән яшь чыкты.
Кичерегез, кайры таллар,
Ачлы-туклы яшь чакны.
Талларда — чык, күзем ачык.
Саулык — тулы, тән — җылы.
Бер күздә — нур, берсендә — моң,
Җанда — кайры тал җыры.
Фантастик сурәтле шигърият! Җан ыңгыраша. Күзләрдән фонтан атыла.
Ринат Баттал һәр китабында татар халкының мөшкел хәлен исеннән чыгармый. “Уйлан, татар!” шул турыда:
…Тезгеннәр тартып тотылса,
Камчының буе артса,
Авызлык булса авызда —
Кешнәми айгыр ат та.
Дүрт йөз илле ел элек
Бәйсезлекне югалттык.
Йөрәктән чыккан теләк бер:
Һаман да шул: — А — затлык!
Ринат Баттал үз милләте шагыйре генә түгел, ә гомумтереклек дөньясын яратучы зур гуманист шагыйрь.
“Далада чишмә булсам” шигыре шуның дәлиле:
Әгәр дә мин киң далада
Ялгыз бер чишмә булсам,
Суым биреп сусаганга,
Тукталмый ургып торсам,
Көч өстәсәм суым белән
Олысына-кечесенә,
Мин шифалы булыр идем.
Шул даланың армый-талмый
Эш сөйгән кешесенә…
Ринат Баттал иҗатының иң гүзәл өлкәсенә, хатын-кызларга багышланган әсәрләренә кабат-кабат әйләнеп кайтасы килә.
“Чын матурлык” шигырендәге юллар кемнең генә йөрәген чеметмәс икән:
Дөньяда иң чын матурлык
Хатын-кызның сын-буе,
Күз алмаларын эретеп,
Бәхетле елмаюы…
Мөлдерәп карап елмайса,
Су була салкын боз да.
Дөньяда иң чын матурлык,
Илаһым, хатын-кызда.
Ринат Батталның өченче китабы -“Гомер учагы” 2008 елда 60 яше тулу уңаеннан чыкты. Китапның беренче бүлегендә авторның “Бердәмлек бир, Ходай, татарга!” дигән шигыре кергән. Ул болай тәмамлана:
“Тукай, Сәйдәш, Җәлил,Мәрҗәниләр
Милләтемә булсын башисем.
Бар халыклар безне хөрмәтитсен,
Кыю татар, диеп, баш исен”
Әлеге китабында Ринат Батталның йөрәктә көчле дулкын кузгатырлык әсәрләре бик күп.
Яшәешнең күңел түрендә җәрәхәт калдыра торган фаҗигале мизгелләрен чагылдырган “Чалгы чыңы”, “Ана сагышы” кебек шигырьләрен поэма җанрына кертсәң дә, гөнаһ булмас.
Шагыйрьнең иң көчле сыйфатларыннан берсе — әлбәттә, аның тыгыз образлы, әмма да сыгылмалы саф татар теле.
“Чалгы чыңы” әсәренең соңгы юллары яшәешнең моңсу апофеозын менә ничек сурәтли:
Янар Кояш! Еллар гына
Күз нурларын алып китә.
Дуслар китә… Кем чираты?
Күке-сәгать “Келт-келт”итә,
Гүя әйтә: вакыт үтә… Вакыт үтә…
Үзенең Ходай тарафыннан иңдерелгән изге вә авыр миссиясен ул “Син — шагыйрь, диләр” шигырендә болай дип аңлата:
“Син, бит, шагыйрь” — диләр миңа.
Ни әйтим соң, хак булгач,
Ямап йөрәк яраларым,
Шигырь язган чак булгач.
“Бәхетлеме шагыйрь?”-диләр.
“Әйе!” — дип өзәм сүзне,
Бәхет өчен гомерем буе
Белсәм дә түләсемне.
Ринат Баттал, шәхес буларак та, ифрат ышанычлы зат, гомере буе үз иманында яшәргә сәләтле җан, ул әле дә коммунизм идеясеннән аерылмады, партбилетын ертып, күкрәк какмады. Ә андый шәхесләр бик сирәк туалар!
Ринатның эчке кальбен аңлавыма шикләнмичә, шуны әйтә алам, мин аның белән дошман тылына разведкага да шатланып барыр идем.
Ринат Батталның шигърияте дә ихлас, кешелекле, дәлилле, матур телле, саллы, акыллы, хакыйкатькә омтылышлы…
Ибраһим Биектаулы, шагыйрь,
Удмуртиянең атказанган журналисты