Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Гөл тамыры җирдә
15.01.2015

Гөл тамыры җирдә

 Исәнбай элемтә бү­лек­чәсе районда ал­дынгылардан санала. Әнә, быел да матбугатка язылу планын алар әллә кайчан үтәп куйганнар! Бүлмә эче һәрвакыт чиста, якты, җылы. Киштәләр кирәкле товарлар белән тулган. Кайчан гына килеп керсәң дә, ачык йөз белән каршы алучы, нинди йомыш белән килсәң дә, һәрберсен җиренә җиткереп үтәүче почта бүлеге җитәкчесе Тукманова Гөлфәридә хакында бу язмам. Исеме җисеменә туры килгән диләр аның кебекләр турында. Ул үзе дә гөлләр кебек чибәр, сылу… Гел мөлаем, ягымлы, ачык чырайлы булса да, үзенә дә, хезмәттәшләренә дә бик таләпчән бу җитәкче. Шуңа күрә дә, иң күп укучы Исәнбай халкы газета-журналларын да, хатларын да вакытында ала. Коллектив дус, тату булганда гына уңышларга ирешеп була. Гөлфәридә үзе: “Хат ташучылар бик тырыш, Әлфия Галиева белән инде чирек гасыр иңне-иңгә куеп эшлибез, аларга рәхмәтем зур”, — ди.

Әйе, 25 ел вакыт узып та киткән. Әле кайчан гына, күрше Кадыбаш авылында гыйнвар суыкларына җылы өреп, Йосып һәм Роза Гарифуллиннар гаилә­сендә өченче бала булып дөньяга аваз сала ул. Ике абыйсы, сеңелесе Гөлүзә белән үткән балачагын сагынып искә ала да, бүген дә туганнарының исән булуына, гаиләләре бе­лән аралашып, ярдәмләшеп яшәүләренә сөенеп куя Гөл­фәридә. “Әнием генә иртәрәк китеп барды, аның авыруы, үлеме минем күп кенә хыял-максатларыма киртә дә куйды. Туган авылыма кире әйләнеп кайтуым… Хәер, кайтмасам, авылыбызга эшкә килгән Өлфәтне очратып, танышып, кавышып, гаилә корган булыр идекме икән?!” Ә гаилә дигәненең нигезе нык, яшәеше матур, күпләргә үрнәк булырлык.
Тату, тигез тормышта өч бала тәрбияләп үстерделәр алар. Олы кызлары Ләйсән югары белемле, кызыл дипломлы мөгаллимә булса, уллары Алмаз кызыл дипломлы икътисадчы, алай гына да түгел узган ел гына әтиләре Өлфәт тә, инде 20 елдан артык эшләгән мәдәният йортына, кызыл дипломлы белгеч булып кайтты. Кечкенәдән мәктәп, авыл, район сәхнәләрендә җырлап, тыңлаучыны таң калдырган төпчекләре Нияз да калышмый. Укуда да алдынгы, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Бер шигем дә юк, аның да бар хыяллары да чынга ашар. Чөнки бу гаиләдә бала тәрбияләүгә караш җитди, үзгә мөнәсәбәт. “Безгә әти-әниебез гаилә һәм баланың иң изге төшенчәләр икәнен аңлатып, үз үрнәкләрендә үстерделәр. Без аларга бик рәхмәтле, барыбыз да тулы гаиләле…”- ди Гөлфәридә ханым сабыр, итагатьле, уйлап эш итә торган булуының серләрен ачып. Бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп яшәсәң генә эштә ниндидер уңышларга ирешеп була дип уйлыйм мин. Көннәр генә түгел, төннәрен дә мәдәният йортында булган ирен 25 елга якын сабыр гына көтеп алган Гөлфәридә бүген үзе иренә рәхмәт укый: ”Эшем бик тынгысыз, тыгыз булды. Өлфәт эш сәгатемне санамады, киресенчә, кирәк булганда үзе дә ярдәмләште, рәхмәт аңа!”- ди ул.
…Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк,
Дөньялары ничек кенә авыр бул­масын… — дип юкка гына җырламыйлар шул. Гөлфәридәнең әти-әнисен генә түгел, алар, бергәләп, Өлфәтнең әти-әнисен дә, ялгыз туганнары — Тәскирә апаны да тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Киткәннәр хәер-фатихасын кал­дырса, гаиләдә тынычлык, бәрәкәт, мәхәббәт арта, диләр. Хактыр да, ишек алды тутырып кош-кортын, малын асрыйлар алар. Җәйләрен ишек аллары гөл-бакчага әверелә. Атна саен диярлек кайткан балаларына, оныкларына куанып туял­мыйлар. Яшәү мәгънәсе, яшәү яме дә шулдыр инде адәм баласының.
“Гөл тамыры җирдә була…” — дип язган Харрас Әюп, “мин бу юлларны матурлыгы — җанда була”, дип дәвам итәр идем. Кады елгасының ак дулкыннары сөеп-назлап үстергән кыз бала — бүген җәмгыятьтә, гаиләдә йөз кызартмастай өч баланың әнисе, өч оныкның әбисе, иренең тугры хатыны. Кыюсыз гына чут төймәләрен тартып хезмәт юлын башлап җибәргән яшь кыз — бүген заманча эш алымнарын үзләштергән, дус, тату, эшчән коллектив туплый алган эшлекле ханым, җитәкче. Күрше авылдан килен булып төшеп, тамыр җибәргән Гөлфәридә осталыгын, максатчанлыгын җан җылысына төреп халыкка хезмәт итүен дәвам итә.
Бу көннәрдә ике бишле го­мер бәйрәме дә якынлаша авыл­дашымның. Бәйрәмең мөбарәк, тормышың түгәрәк, гомерләрең озын булсын, Гөлфәридә!

Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.