Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Гөлфия Әхтәмова – “Иман”ның яңа рәисе
3.12.2015

Гөлфия Әхтәмова – “Иман”ның яңа рәисе

29 ноябрь көнне Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге чираттан тыш Корылтай уздырып, идарәнең яңа составын һәм рәис сайладылар. Хәтерләгән булсагыз, узган елның октябрендә Ринат Фәйзуллиннан эстафетаны Дилия Гатауллина алып калган иде. Ә ул эстафетаны “Татар кызы-2015” бәйгесендә катнашкан, бүгенге көндә “Иман”ның актив әгъзасы Гөлфия Әхтәмовага тапшырды.

Дилия рәислек иткән дәвердә нинди эшләр башкарылды соң? Нинди яңалыклар булды? Алар турында, әлбәттә, без газета битләрендә язып бардык: “Әти-әниләр көне”, “Татар кызы -2015”, “Чәкчәк” бәйрәме, хәйрия акцияләре, Казанда узган Татар яшьләре көннәре һ.б. Шунысын билгеләп үтәсем килә: һәр ел саен яшьләр тарафыннан нинди дә булса яңа чара уздырыла иде, яңа проектларны тормышка ашыралар иде. Агымдагы елда яңалыклар булмады, миңа калса, оешманың әгъзалар саны да артмады. Кайсы гына чараларны алсаң да, барсында да шул ук таныш йөзләр, инде ничә еллар милләт дип янып йөргән энтузиаст яшьләр генә иде. Моны, билгеле, Дилиянең “Иман”ның эшчәнлегендә актив катнашырга вакыт җиткерә алмавы белән аңлаталар. Ничек кенә булмасын соңгы елларда зур эшләр башкарып, башка оешмалар алдында аерылып торган “Иман”ның сүлпәнләнүе күңелне борчый.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова да үз чыгышында билгеләп узды: “Хөрмәтле яшьләр, сез, әлбәттә,  күп эш башкарасыз. Сезне Удмуртиядә генә түгел, Татарстанда да беләләр, хөрмәт итәләр, эшегезне зурлап бәялиләр, Казанда узган чараларга сез иң күп делегация булып чакырыласыз. Ләкин мин һәрчак күзәтеп киләм: сез үзара рус телендә аралашасыз. Без сезнең татарча сөйләшүегезне телибез. “Яңарыш” газетасы сезгә үз телебезне өйрәнергә дә, сафларыгызны тулыландырырга да ярдәм итәчәк. Шуңа күрә Халыклар дуслыгы йортында газетага язылу ногктасы ясасагыз бик яхшы булыр иде. Берничә көн элек әлеге корылтайга әзерләнү уңаеннан уздырылган җыелышта яңа егетләр, кызларның булуына бик сөенгән идем. Бүген  биредә аларны күрермен дип уйлаган идем. Кызганычка каршы, корылтайда яңа кешеләр юк. Яңа сайланган составка, җитәкчегә шушы кимчелекләр өстендә эшләргә тәкъдим итәм”, — диде. Корылтайга чакырылган кунаклар арасында Милли сәясәт министрлыгы белгече Екатерина Чуракова, Халыклар дуслыгы йорты вәкиле Раиса Солоненко һәм Республиканың  яшьләр һәм балалар хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе Ольга Бускиналар бар иде. Алар да, үз чиратларында, яшьләргә киңәшләрен биреп, киләчәктә активрак булырга чакырдылар.

Корылтайга килгән азсанлы яшьләр арасында “Иман”га дистә елдан артык тугры булган Айрат Газимҗанов Воткинскиның  берничә актив егет-кызларын алып килгән иде. Айрат үзе инде күптән рәис булмаса да, “Иман” оешмасының  Воткинскидагы бүлекчәсе эшен контрольдә тота. Бу юлы да үз җирлекләрендә башкарылган эшләр турында ул сөйләде. Һәм республиканың “Иман” берлегенә бик кызыклы һәм кирәкле проектны тормышка ашырырга тәкъдим итте. “2015 елда безнең бүлекчәгә дә яңа рәис сайланган иде. Ул – Айдар Сәлимов. Аның мәдәният өлкәсеннән булуын күздә тотсак, безнең бар эшчәнлегебез шушы өлкәдә булды. Воткинск татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм “Дуслык” ансамбле белән берлектә шәһәребездә узган милли чараларда катнаштык. Сабантуй уздыруда безнең команда зур тырышлык күрсәтте. Август аенда шәһәребездә эшмәкәрләр һәм хакимият инициативасы белән “Яшьләр оешмалары ассоциациясе” барлыкка килде. Воткинскида 20 оешма булуына карамастан, ассоциация составына бары тик 7 генә оешма керде. Һәм “Иман”ның биредә булуы җитәкчеләр безнең эшләрне күрәләр, таныйлар, хөрмәт итәләр дигәнне аңлатадыр. Августа аенда без дә чираттан тыш җыелыш уздырып, яңа рәис сайладык. Чөнки Айдар Мәскәүгә укырга китте. Бүген “Иман” бүлекчәсен Алина Измайлова җитәкли. Безнең җилкәдә халкыбыз, телебез, мәдәниятебез, динебез киләчәге өчен зур җаваплылык ятканын без барыбыз да бик яхшы аңларга тиеш. Бары тик шул вакытта гына үз алдыбызга дөрес максат куеп эшли алачакбыз.  Сезнең игътибарга 2016 елга яңа проект тәкъдим итәсе килә. Мин үзем рәис булган еллардан башлап, безнең оешманың эше рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә бара дисәм дә ялгыш булмас. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә уйлыйбыз. Әйдәгез, экстремизмга каршы көрәшкә үз өлешебезне кертик. Һәр татар кешесе үзенең динен белергә тиеш. Бу мәҗбүри рәвештә намазга басу, мәчеткә йөрү дигән сүз түгел. Без бер кешене дә көчләп мәчеткә китертә алмыйбыз. Бу һәр кешенең шәхси теләге.  Бары тик яшьләргә динебезнең асылын яшьләргә аңлатырга кирәк. Бүгенге исламны тискәре яктан күрсәтергә тырышкан авыр һәм болганчык заманда без аның төп кануннарын белергә тиеш. Без әби-бабаларыбыздан мирас булып калган дингә таянырга тиеш. Проектыбыз ярты ел дәвам итәчәк. Аның программасына кызыклы темаларга лекцияләр тыңлау, хәләл ризыклар турында дөрес белешмә бирү һәм оешмаларыбызда гаиләләр туып торуны искә алып, “Исламда – гаилә мөнәсәбәтләре” темасына да кагылып үтәсе килә. Шулай ук “Можга шәһәрендә узачак мөселманнар спартакиадасында катнашу, “Татар кызы 2016” бәйгесенә әзерлек кысаларында кызларга яулыкны дөрес итеп бәйләү буенча мастер класс уздыру, Казанда узачак Бөтендөнья мөселман яшьләре форумында катнашу кебек кызыклы чараларны үз эченә алачак проектыбыз. Яңа сайланган актик белән без әлеге проектны тормышка ашырырбыз дип уйлыйм”, — дип, Айрат Гөлфиягә зур ышанычлар баглавын җиткерде.

Яңа рәис итеп сайланган Гөлфия дә чыгышында үз планнары белән таныштырып, яшьләр белән эшләргә теләге зур икәнен әйтеп үтте. “Мин — 2009 елдан бирле  “Иман” татар яшьләренең Можга шәһәре бүлекчәсенең активисты. Анда барлык чараларны оештыручылар рәтендә булдым. 2014 елда бирегә укырга килгәч, республика оешмасына килдем. Шулай да можгалыларны онытмыйм, анда бик еш булам. Килгәч тә диярлек, татар балалары өчен уздырган ял лагереның җитәкчесе итеп куйдылар. Җаваплы эш булуына карамастан, мин моны башкарып чыга алдым дип уйлыйм. Киләсе елда да лагерь уздыру өчен без проект төзеп, министрлыкка тапшырдык. Алла боерса, ул да югарыда җитәкчеләр тарафыннан кабул ителеп, татар балаларының җәйге ялларын оештыру традициясен дәвам итәрбез дип уйлыйм. Казанда узган Татар яшьләре көннәрендә булып та, Россиянең башка төбәкләрендә эшләүче оешмалар тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мин аннан эш дәрте белән янып кайттым. Планнарым, әлбәттә, күп. Ләкин алдан кычкырган күкенең башы авырта диләр бит. Барысын да әйтеп бетерәсем килми. Әмма иң мөһимнәренә игътибар итәсе килә: “Әти-әни көне”н “Гаилә бәйрәме” дип үзгәртәсем килә, чөнки ул вакытта әти-әниләрне генә түгел, әби-бабайларыбызны да чакырырга мөмкин булачак. Элек яшьләр өчен бергәләп татар киноларын карау бар иде, шуны яңартырга иде. Бу татарча өйрәнүдә ярдәмче булыр иде. Без башка милли оешмалар белән якыннан таныш түгел, һәрберебез үз казаныбызда кайныйбыз. Шуңа күрә алар белән берлектә уртак чаралар уздырасы иде. Гүзәлия Кашапова язган “Сандугач моңы” дип исемләнгән проектны тормышка ашырасы килә. “Йолдызлар яңгыры” фестивалендә 17 яшькә кадәрле балаларның сәләтле ачылса, бу проект кысаларында яшьләр арасыннан җырчы, биючеләрне барларга булыр иде”, — дип сөйләде Гөлфия. Яшьләр тарафыннан бертавыштан сайланган Гөлфия “Иман”ның эшчәнлегенә җан өрер дип ышанасы килә. Иманлыларга алга таба яңа үрләр яуларга язсын.

Гүзәл Шакирова.