Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Гөлфинә Усманова: “Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмадым!”
6.10.2016

Гөлфинә Усманова: “Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмадым!”

Бүгенге көндә яңа гына уку йортын тәмамлап чыккан яшь укытучы мәктәпкә хыял тулы «букча» белән килә дисәм дә ялгыш булмас. Ләкин чирек үткәнче бу хыял капчыгында бары бер теләк кала: ничек тә түзәргә кирәк! Әйе, хәзер заманага карап укытучыга да таләпләр арта. Әлеге фактор яшь укытучыларны мәктәптән куркыта да. Тәҗрибәсез, яшь укытучы «кәгазь сынаулары»на әзер булмаса, мәктәп аңа кара урман булып күренәчәге ачык.  Ә минем язмамның герое курыкмаган! Йөрәге бертуктаусыз балалар укытырга ашкынгач, шәһәр мәктәбенә  балаларга белем бирү өчен аяк баскан.

Гөлфинә Сарапул шәһәре­нең 1нче мәктәбенә Сарапул педагогика көллиятен тәмамлагач килә. Беренче сыйныфны кабул итеп ала. Быел инде әлеге балалар 3 нче сыйныфта белем алалар. Ул үзе дә бүгенге көндә читтән торып Казан федераль университетының филология факультетның татар теле бүлегендә белем ала. Яшь укытучы узган ел башлангыч сыйныфларда укучы татар милләтеннән булган балаларны җыеп, түгәрәк оеш­тырган. Түгәрәккә катнаш никахтан булган балалар да бик теләп йөргәннәр. Яңа уку елында да балаларның татар теле түгәрәгенә йөрергә теләкләре бар икән. “Ләкин укыту программалары, китап­лар җитми”, — ди ул. Әлеге дә баягы татар милли оешмаларының ярдәме таләп ителә монда.
— Гөлфинә, “Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмадыммы?” — дип уйламыйсыңмы?
— Бүген мин икеләнмичә әйтә алам: һич юк. Укытучы хезмәте — минем гомерлек профессиям булыр дип уйлыйм. Янәшәдә “Гульфина Фердинатовна!” — дип яратып эндәшүче укучыларым, авыр вакытларда киңәшләре белән ярдәм итүче менә дигән хезмәттәшләрем, шатлыкларны, кайгыларны бүлешергә әнием, туганнарым бар.
Бүген мәктәпкә килүче яшь укытучыларга нинди киңәшләрең бар?
— Авыр вакытларда үз-үзеңне кулга алып, укытучы һөнәренең уңай якларын искә төшерергә (7 сәгатьлек эш көне, кызык­лы балалар дөньясы, җәйге ял вакыты һ.б.), үз өстеңдә даими эшләргә кирәк. Яшь укытучы гел бер урында торса, ул эшендә уңышка ирешә алмаячак. Чөнки укытучының төп күрсәткече: аның шәхси һәм шәкертләренең уңышлары. Укытучы һөнәрендә төрле чак­лар була, иң мөһиме: беркайчан да үкенмәскә, күңел төшенкелегенә бирелмичә, киләчәккә яңа максатлар куеп алга атларга!
Әлбәттә, яшь укытучы мәктәпкә килсен өчен беренче очракта ул Гөлфинә кебек энтузиаст булырга, хыялларын максат итеп җигәргә тиештер. Ә андыйлар алдында бернинди авырлыклар да киртә була алмый!

Рәфилә Рәсүлева.