Гөлния Фатыйхова: «Һөнәр сайлаганда миңа әти-әнием мөстәкыйльлек бирде»
“Мин — бик бәхетле бала. Әти-әнием мине киләчәк һөнәремне үзем сайлаудан мәхрүм итмәделәр. Табиб буласым килгәнгә күрә, Ижау медицина академиясенә укырга керергә булдым. Шулвакыт бер танышым: “Син үзеңә гомер буе укый торган һөнәр сайлагансың”, — диде. Бу, чыннан да, шулай. Тик мин бер генә минутка да хирург булганыма үкенмим”. Бүгенге көндә Ижау шәһәренең 9нчы клиник хастаханәсендә хирург булып эшләүче Гөлния Илдус кызы Фатыйхова белән аралашканда, аның үз эшен җанын-тәнен биреп башкаруына инандым.
— Гөлния, табиб һөнәре сайлавыңның сәбәбе нидә?
— Әнием фармацевт булып эшләгәндә, аның янына даруханәгә барырга бик ярата идем. Әле ул вакытта алар файдалы үләннәрне үзләре махсус тартмаларга тутыралар иде. Аның дару үләннәре турында рәсемле китаплары күп иде. Мин шуларны укып, дару үләннәре белән мавыга башладым. Ә табиб булу теләге авырып, хастаханәгә эләккәч туды. Палатадагы бер кызның туганы табиб булып эшли иде. Беркөнне без аның эш бүлмәсенә керергә булдык. Операция ясый торган бүлмәгә килеп кердек. Анда шундый зур лампалар, җиһазлар, ак халатлы апалар… Менә шул мизгелдә үземә табиб булырга сүз бирдем. Мәктәптә укыганда төрле чаралар вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә туры килсә, мин йөгерә идем. Шулай мәктәп елларыннан ук үземне хирург булырга әзерләдем.
— Мәктәп еллары ничек истә калды?
— Минем уку елларым истә калырлык вакыйгаларга бик бай булды. Бер мәктәптән икенчесенә күчтем, озак еллар “Италмас” фольклор ансамбленә йөрдем. Ә иң мөһиме: безнең сыйныф җитәкчебез бик көчле укытучы иде. Ул безгә киңкырлы белем бирде. Шуның белән безне һәрьяклап үстерде. Хәзерге мәктәп укытучысының укыту принциплары икенче. Алар бала үзе эзләнергә тиеш, диләр. Ә безнең укытучыбыз безне бар нәрсәгә өйрәтте, без сәнгатьне яраттык, сыйныф белән театрларга йөрдек. Сыйныфта көчле укучылар күп иде. Алардан калышмас өчен һәр укучы шул дәрәҗәгә омтылды, эзләнде, үрелде, “китап корты” булып үсте. Һәрберебез югары уку йортына кердек.
— Синең табиб карьерасы ничек башланып китте?
— Мин 2000-2006нчы елларда Ижау медицина академиясенең “Дәвалау эше” (“Лечебное дело”) факультетында укыдым. Уку елларында ук һәр ел саен төрле хастаханәләрдә практика уздык. 2006-2007нче елларда интернатурада, аннан ике ел ординатурада, 2009-2013нче елларда аспирантурада белем алдым. Ә интернатурада укыган вакытта шәһәрнең 9нчы клиник хастаханәсендә хирургия бүлегендә эшли башладым һәм бүгенге көндә дә биредә эшлим. 2012 елдан Ижау медицина академиясендә дә эшлим.
— Ни өчен хирургияне сайладың?
— Мин эшләгән эшемнең нәтиҗәсен күрергә яратам. Медицинада хирургия юнәлеше — нәтиҗәсе күренә торган бердәнбер өлкә дип уйлыйм мин.
— Эшләү дәверендә хирургиядән баш тарту турында уйландыра торган вакыйгалар булмадымы?
— Мин үз һөнәремне бик яратам. Шуңадыр беркайчан да үкенгәнем юк. Мин һәр авыруны үземнең бер өлешем кебек кабул итәм. Һәрберсе өчен ихластан кайгырам, чын күңелдән ярдәм итәргә тырышам. Халыкта бәндә хаталардан хали (азат булу) түгел, диләр. Эшләмәгән кеше генә хаталанмый. Ә кылган хатасыннан дәрес алмаган кеше, икеләтә хаталана дип уйлыйм мин. Минем гаеп белән авыруның гомере өзелгән очраклар булмаса да, күңелдә авыр тойгылар калдырган хәлләр белән очрашырга туры килде. Узган кышта 42 яшьлек бер ир-атны яман шеш белән операциягә алып килделәр. Без аңа тиешле операцияне бик уңышлы ясадык. Аннан соңгы 10 тәүлек тә гаҗәеп яхшы узды. Ләкин тернәкләнү курсы узганда көтмәгәндә кан китеп, без аны коткара алмадык. Бу очракта, әлбәттә, безнең гаеп юк. Чөнки кеше организмында нинди үзгәрешләр булачагын алдан күреп булмый. Мин аңа 8 сәгать операция ясап, аннан һәркөнне ничек тернәкләнүен күзәткәч, тырышлыгымның нәтиҗәсе аяныч булуына, әлбәттә, бик кайгырдым.
— Операцияләр вакытында икеләнеп калган мизгелләр буламы?
— Мин һәр операция вакытында өлкән табибларга: “Минем ыштанны тотып торыгыз!” — дим. “Син шуңа мохтаҗмыни?” — дип сораганнарга: “Әгәр табиб үзенең һөнәрилегенә бик ышана икән, димәк, ул табиб булудан туктый. Табиб үзен үстерү һәм камилләштерү өстендә һәрдаим эшләргә тиеш. Шуңа күрә мин күпме укысам да, күпме эшләсәм дә, үземне өлкән табибларның киңәшләренә һәрвакыт мохтаҗ дип саныйм”.
— Гөлния, синең медицинадан кала яраткан шөгыльләрең бармы?
— Эштән соң, әлбәттә, медицинадан бераз читләшеп, вакытымны кул эшләренә, якыннарыма багышларга тырышам. Чигү белән шөгыльләнәм. Чиккәндә, мин бар дөньямны онытам, тынычланам. Гомумән, мин эштә эшемнән, өйдә көнкүрешемнән рәхәтлек алып яшим.
Әңгәмәбез барышында Гөлния һөнәр сайлаганда әти-әнисенең аңа мөстәкыйльлек бирүен һәм шуның өчен аларга рәхмәтле булуын берничә тапкыр ассызыклады. Гөлния бүгенге көндә медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклый. Аңа уңышлар телик. Ә киләчәккә һөнәр сайлыйсы яшьләргә мәктәп елларыннан ук үз юнәлешләрен билгеләүләрен телисе килә.
Гүзәл Шакирова.