Гөлнара Әхмәтвәлиева: “Эше булса, акчасы да яхшы”
Газетада шәһәребездәге уңган, тырыш милләттәшләребез белән таныштырып барырга тырышабыз. Язмам шундый тырыш, эшенә бөтен күңелен биргән Гөлнара Зәкиҗан кызы Әхмәтвәлиева турында.
Гөлнара Зәкиҗан кызы тумышы белән Әгерҗе шәһәреннән. “Мин туган елны әти белән әни Ижауга күченгәннәр. Миңа 10 яшь чакта әти, аннан әни вафат булды. Безне, апам Зөлфияне һәм мине, әнинең апасы тәрбияләде. Мин 10 нчы мәктәптә укыдым. 1989 елда мәктәпне тәмамлагач, заводка барырга киңәш иттеләр. “Мотозавод”ның 32 нче цехына монтажчы булып эшкә урнаштым. Хәзер исә сөенеп бетә алмыйм. Эшкә килгәндә, бернәрсә белми идем. Өйрәттеләр, аңлаттылар, рәхмәт барысы өчен дә. Яраткан, көн саен сөенеп бара торган эшең булганда, шәхси тормышыңда да барысы да яхшы була”, — ди ул. Күрше урамда яшәүче Рамил исемле егет белән танышып, гаилә коралар. Декрет ялыннан соң 471 нче цехка урнаша. Әлеге цехта медицина җиһазлары ясыйлар. “Электрокардиограмма аппаратлары, дефибриллятор, ясалма сулыш алдыру аппаратлары, перинаталь бүлеккә балалар матраслары һ.б. ясыйбыз. Заказлар күп булганда, көнне-төнгә ялгап эшлибез. Эше булганда, акчасы да яхшы була. Узган ел пандемия башлангач, ашыгыч ярдәм машинасына куела торган ИВЛ аппаратлары ясадык. Ул чакта көн-төн эшләдек. Башка төрле аппаратларга да заказлар күп булды. Хәзер заводларга игътибар көннән-көн арта, заказларны үтәп кенә өлгер. Шуңа күрә заводта хезмәт хакын аз түлиләр дип уйлау бүгенге көндә инде бер дә актуаль түгел. Заводта да дәрәҗәле хезмәткәр булып, югары хезмәт хакы алырга була”, — ди ул.
Техника күпләр өчен зур сер булып тора. «Ничекләр генә уйлап бетереп ясыйлар икән бу җиһазларны? Мин, монтажчы булып эшли башлаганчы, гомумән, мондый җиһазларны кеше җыя дип уйлап та карамый идем. Боларның барысын да машина ясый, дип фикер йөртә идем. Ә чынлыкта аны кеше үз куллары белән йөрәк җылысын кушып җыя икән», — ди. 32 ел хезмәт кую дәверендә һөнәренең барлык нечкәлекләрен отып алырга өлгергән Гөлнара апа.
Хезмәт кешене бизи, дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Әмма теләсә нинди эш түгел, ә үзең яратып, тәм табып эшли торган хезмәт кенә нинди дә булса нәтиҗәләр китерә. Уңышлы эшләре өчен күпсанлы Мактау грамоталары, заводның атказанган хезмәткәре, хезмәт ветераны исемнәре бар аның… Быел Гөлнара Әхмәтвәлиева II дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнде. “8 март уңаеннан әзерләнгән бәйрәмгә: “Матур киенеп килегез!” — дип әйттеләр. Башкасы сер булды. Бәйрәм вакытында җитәкчебез сәхнәгә чакыргач, шатлык хисләре кичердем. Әлбәттә, әлеге зур бүләкне директорыбыз кулыннан алу – зур дәрәҗә”, — ди елмаеп Гөлнара ханым.
“Яшьли кайгы-хәсрәт күп күрсә дә, үзенең тырышлыгы, уңганлыгы-булганлыгы аркасында, хәзерге вакытта рәхәттә яши. Кайчан килеп кермә, ачык йөзле, киң күңелле, гел елмаеп каршы ала. Ишектән керүгә үк, тиз генә чәен куеп, табын корып куя. Хәзерге вакытта каенатасы белән бергә яшиләр. Каенанасын да тәрбияләделәр. Энекәшебез — ире Рамил — озак еллар автобус йөртүче булып эшли. Аның да эше җиңелләрдән түгел! Бик тырыш, матур гаилә алар. Кызлары Розалия һәм Гөлфиянең гаиләләренә, 3 оныкчыкларының шатлыкларына сөенеп, яраткан әти-әни, әби-бабай булып, тату гомер итәләр”, — ди туганы Әлфия ханым Әхмәтвәлиева.
Гади эшченең Ил Башлыгы В.В.Путин имзалаган шушындый зур дәрәҗәдәге Хөкүмәт бүләген алуы завод эшчесенең абруе күтәрелү турында сөйли. Гөлнара ханым: «Яшьләр, заводка эшкә килергә курыкмагыз!» — ди.
Гөлнара Вәлиева.