Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Гөлия кебекләр җитми
4.09.2014

Гөлия кебекләр җитми

 Сарапул районының Сигаево авылында яшәүче Гарипов­лар гаиләсе белән очрашкач, күңелем сөенеч белән тулды. Өйләрендә чисталык-пөхтәлек, капка төпләрендә үк чәчәкләр үсә, каралты-кура тәртиптә, эшләгән урыннарында уңышлары бихисап, балалары тәртипле.

Капканы ачып кергәндә, йорт хуҗасы Насыйх әфәнде ишек алды себереп йөри иде. Ул Сарапул районының санитар эксперты, баш ветеринар булып эшләгән.Алар тормыш иптәше Гөлия белән Казанда институтта укыганда танышканнар. Бу иркен йортны Насыйх әфәндегә яшь белгеч буларак биргәннәр.
Ә Гөлия ханым Сигаевоның 700 бала укыган урта мәктәбендә химия, биология укытучысы булып эшли. Ул эшләгән мәктәп төрле тәҗрибәләр үткәрү өчен эксперименталь үзәк булып тора. Биредә республика буенча район укытучыларына семинарлар, ачык дәресләр еш уза икән.
Гөлия тумышы белән Әгерҗе районының Сләк авылыннан, әни­се дә укытучы булган. Бүгенге көндә ул югары категорияле укы­тучы, Россиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре, Удмуртия Дәүләт Советы грамотасына ия, 2012 елда район буенча “Ел укытучысы” исеменә лаек була. Ә быел Гөлия ханымның хезмәтен югары бәяләп, республикабызның атказанган укытучысы исеме бирелде. Ул күп еллар районның сәламәт яшәү рәвеше буенча метод оешма җитәкчесе, район укытучыларын аттестацияләү, шулай ук олимпиада һәм ГИА эксперт комиссияләре әгъзасы. Өстәвенә Гөлия ханым мәктәптә 25әр балалы ике сыйныфны җитәкли.
“5нче сыйныфка күчкәч, укучылар белән аеруча нык эшләргә кирәк. Башлангыч сыйныфтан килгәндә алар мин-минлектән тиз кабынып китүчән, бәхәсләшүчән булалар. Иң элек, һәркемнең нәрсәгә сәләтле икәнен ачыклыйм. Бер-береңне тыңлап кына уңышка ирешергә мөмкинлеген аңлатам. Ә сыйныфта өлгереш — 68%. Бу — искиткеч әйбәт күрсәткеч! Быел 3 балам биология буенча БДИ бирде: икесе “5”кә, берсе “4”ле билгеләренә тапшырды. Икенче елга 15 укучым биологиядән БДИ тапшырырга әзерләнә.
Укучыларым спортта да көчле. Сыйныфымда спорт мастерына 5 кандидат кына бар! Биюче, җырлаучы, гитара, баянда уйнаучы укучыларым байтак. Наркотикларга каршы көрәшкә багышланган агитбригада чыгышы белән республикада 1нче урынны алдык. Балалар белән “Яшьлек” хәрәкәтендә катнашып, алдынгы урынны яулаган өчен илебез буйлап сәяхәт белән бүләкләндек. Казан, Санкт-Петербург, Сочи-Лазаревское, Нечкинода ял итеп кайттык. Бу һәркемгә дә тәтеми! Иганәчеләребез дә бик нык ярдәм иттеләр. Ата-аналар да бердәм”, — дип сөйләде Гөлия ханым.
Укучылары да Гөлия ханымга бик рәхмәтле икән, алар язган җылы котлау сүзләре шуны раслый. Укучылар хезмәт дәресләрендә станокта агач шәмдәлләр ясап, ветераннарга бүләк итәләр икән. Сыйныфлары белән кичәләр, төрле чаралар уздырып җыйган акчага Советлар Союзы Герое, якташыбыз Иван Вечтомовка һәйкәл куйдырганнар. Балаларның патриотик тәрбия буенча язылган фәнни эшләре Россиядә басылып чыккан китапка да кергән. Республика күләмендә узган төрле фәнни семинарларда да актив катнашалар икән.
Эштән кала, Гариповлар гаи­ләсе менә дигән хуҗалык та алып баралар. Гөлия ханым белән Насыйх әфәнде үзләре өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Рөстәмгә 31 яшь, Ришатка — 29, мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Икесе дә югары белемле. Ә төпчек уллары Илнурга 17 яшь, ул Гөлия ханымның үз сыйныфында белем ала. Татарча бик матур бии икән. Шәһәр, район күләмендә татар телендә узган чараларда да актив катнаша. Гөлия ханым “Яңарыш” газетасы белән дә танышканда: “Һичшиксез язылачакмын! Үзе­бездә дә бер дигән халык­лар иҗаты йорты бар. Шунда татар иҗтимагый үзәге ачасы килә”, — дип сөендерде. Әйткән сүзләре тормышка ашсын берүк. Бүгенге көндә Гөлия кебекләр милли хәрәкәттә җитмиләр.

Асия Әхмәдиева,
Сарапул шәһәре.
Фотосурәттә: Гөлия Гарипова.