Гөлбакча ясый алмадык
Барҗы-Умга — Әгерҗе районының иң ерак көньяк авылларының берсе. Элегрәк яшәгән бабайлардан ишетеп белгәнчә, иң борынгы авыл. Безнең авылның үзенә генә хас искиткеч бай табигате, урманнары, мул сулы һәм балыклы елга-инешләре, көмеш сулы чишмәләре, иксез-чиксез чәчүлек җирләре, киң болыннары бар. Өч бертуган Иж һәм Кама елгаларының якын булуына кызыгып, хәзерге авылдан көньяк-көнчыгышка чишмә буена килеп төпләнгәннәр. Удмуртиянең Барҗыбаш авылыннан башланып килүче Барҗы елгасы буенда – уң якта, мал-туар асрау өчен утарлар ясап, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Малларны карау өчен халык күченеп килеп, Барҗы Уңга авылын төзегәннәр. Ә баштагы авыл әкренләп яңа урынга күчкән. Урманнар киселгән, чишмә корыган, сызган. Хәзер дә ул чокыр Сыза дип йөртелә. Барҗы суына каршы яктан Нугай чишмәсе кушылган. Нугай чокыры дип атала. Чишмәсе кечкенә. Урман чигенгән саен чишмәләр корый, бетә барган.
Авылда электән үк белемгә омтылып яшәгәннәр. Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыган Зыятдин Баһаветдинов, Хәбибрахман, Габдрахман, Касыйм Вәлиев, Касим Кәримовлар укыган. Зыятдин (Хаҗи мулла) җәяүләп, хаҗ кылырга барганлыгын, салкын тидергәнлеген сөйли иде, чөнки тамагы беткән иде. Совет чорында укытучысы булмаган гаилә сирәк иде. Бер өйдән ике-өч укытучы булды. Барҗы-Ятчә өязе вакытында Нәҗметдин бабай Кәримов писер (секретарь) булып эшләп йөргән. Колхозларга берләшкәч, Хаҗи мулла йорты колхоз идарәсе һәм авыл советы итеп алына, үзләре бер тәрәзәле кечкенә өйдә яшәделәр. Соңыннан Хәбибрахман мулла сөргенгә сөрелеп, аның хуҗалыгы клуб һәм авыл советы итеп төзелә.
Ике катлы Хаҗи мулла өе 1932 елда янып бетә, ташлары гына кала. Авылның бөтен документлары да шунда янып юкка чыга. Авылның истәлеге булып, 60-70 см казыгач чыга торган абзар урыннары гына сакланып калган. Билгеле борынгы шәхесләрнең берсе Мәннән Гаптелмәннән булган. Хәзерге вакытта барлык авыл кешеләре Мәннән нәселенә барып тоташа. Ижбулды, Ает, Кәрим – барысы да шул нәселдән.
Авылыбызның йөзек кашы булган Таҗи Гыйззәт туган авылын гөлбакча итеп күрәсе килгән. Истәлекләреннән күренгәнчә, ул шул турыда язып калдырган. Бөек Ватан сугышына кадәр авылыбызга кайтып, үзенчә планнар корып, җитәкчеләр белән сөйләшеп йөргәнлеге истә калган. Колхоз рәисе булып Фәссәй абый Нәҗметдинов эшләгән чорда Яңгыз чишмәсен буып, балык үрчеттеләр (1936-37нче еллар). Шул ук елларда авылның төньягына алма бакчасы да ясалды. Алма агачлары матур гына үсеп киттеләр. Койма белән әйләндереп алынды. Анда Ахунҗан бабай Мөсифуллинның хезмәте зур булды. Ләкин, ләкин… Гөлбакчага әйләнде дигәндә, сугыш чыкты. Җитәкчеләр сугышка китеп беттеләр, авылда тормыш начарланды һәм без төзегәннәр бер елга да җитмәде, таралып бетте. Сугыштан соң да тиз генә авыл рәтләнә алмады. Ижау үзенә тарта торды, авыл картая башлады. Авылларның тарихын киләчәк буыннарга җиткерә алсак, үзе зур бәхет булыр иде.
Нәзирә Саттарова, Барҗы-Умга авылы.