Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Гәүһәрия Шәймәрданова: “Дипломны хәзер сатып та алалар, ә менә тәрбиялелек – дефицит”
13.05.2021

Гәүһәрия Шәймәрданова: “Дипломны хәзер сатып та алалар, ә менә тәрбиялелек – дефицит”

Бүген безнең редакция кунагы — РФ “Мәгариф отличнигы”, Татарстанның атказанган укытучысы, Республика “Мәшһүр татар теле укытучысы” конкурсы җиңүчесе, III Авторлык прог­раммалар конкурсында I дәрәҗә дип­лом, I Республика компьютер тест­лары конкурсында III дәрәҗә диплом, VI Республика методик кулланмалар конкурсының I дәрәҗә диплом, “Мәгърифәт” газетасы һәм “Мәгариф” журналы дипломнары иясе Гәүһәрия Шәймәрданова.

Мәгариф өлкәсендә 40 елга якын эшләү дәверендә ул укучыларда халкыбызның теленә, тарихына, гореф- гадәтләренә хөрмәт, китап укуга кызыксыну тәрбияләгән. Район күләмендә “Көмеш каләм” исемле әдәби берләшмә ниге­зендә “Көмеш каләм” фестиваленә нигез салган. Кырыктан артык укучысы әдәбият-сәнгать юлын сайлап, татар теле укытучысы, татар журналис­ты булып эшлиләр. 16 майда Гәүһәрия апаның туган көне. Нәкъ шул уңайдан аңа үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.

 

— Татар теле укытучысы булып эшләгән дәвердә татар телен укытуда каршылыклар булдымы? Әти-әниләр туган телне фән буларак өйрәнүгә нинди фикердә иде?

— Зур сынауларга дучар булган кеше ул — татар теле укытучысы. Университетта укыганда да, татар теленә булган мөнәсәбәтне тоя идек, ләкин бүлектә милли мохит шулкадәр көчле иде, башка бүлеккә яки факультетка күчәргә кирәк дигән уй башка да килмәде. Укытучыларыбыз –Флера апа Сафиуллина, Фәһимә апа Хисамова, Вахит абый Хаков, Сәгадәт абый Ибраһимов, Мөхәммәт абый Мәһдиев безнең өчен әти-әниләр кебек иде. Алар безне һәрвакыт кайгыртып яшәделәр. Безнең өчен татар-төрки телләр тарихы белән бәйле төрле экспедицияләр оештырдылар. Кайда гына булмадык без!? Урта Азия музейлары, Себер яклары, Оренбург далалары… Менә шулай милли горурлык хисе дә тәрбияләгәннәрдер алар. Шуңа күрәдер, татар теле укытучысы булуыма беркайчан да үкенмәдем. Авылда укытканда да, шәһәрдә дә татар теленә һәм үземә карата тискәре караш тоймадым, бәлки үземә әйтмәгәннәрдер. Ә шәһәрдә укытучылар арасында татар телен кирәксенмәүләре си­зелә иде. Моннан 3 ел элек татар теленә һө­җүм башлангач, татар теле дә­ресләре киселгәч, кызганыч, хәтта кайбер татарлар да шатлыкларын яшерә алмадылар.

— Татар теле укытучысы булмасагыз, нинди һөнәр сайлар идегез?

— Мин укырга кергәнче үк, үземне озак эзләдем бугай. Мәктәптә пионер-вожатый, клуб мөдире, аннан язмыш Ижауга китерде. Анда мотозаводта радиоаппаратуралар буенча электромонтажчы булып эшләдем. Миңа бу эш бик ошый иде. Ләкин университетта уку, нәкъ менә тарих-филология буенча уку теләгем көчле булды.Ул вакытта өстәмә фәннәр факультеты (ФОП) да бар иде, мин шунда журналистика буенча да укып йөрдем. Укытучы булмасам, бәлки берәр газета яки журналда эшләячәк яки Казанда калсам, фән юлыннан китәчәк кеше идем. Язмыштан узып булмый, миңа авылга — әнкәй, сеңелләрем янына кайтырга кирәк булды… Еш уйланам: мөгаен, барыбер шушы һөнәрне сайлар идем…

— Лаеклы ялда булсагыз да, сез һаман да татар теле өчен янасыз, язмаларыгыз да шул хакта. Бүген сезне нәрсә борчый?

— Моннан 3 ел элек татар теленә һөҗүм ясалганда, мин эшләми идем инде, әмма борчылып, чын мәгъ­нә­сендә авырдым. Сеңелемнең кызы Гүзәл мин белем алган бүлекне тә­мамлап, Әлмәттә татар теле укыта иде. Ике кызыл дипломы белән эшсез калу куркынычы тугач, инглиз телен укытуга күчте, югыйсә бик яратып эшли иде. Аның өчен дә борчылдым, чөнки әдәбиятка, татар теленә мәхәббәт уятуда минем дә ролем булды дип уйлый идем. Мәктәпне медальгә тәмамлап, башка һөнәр сайлау мөмкинлеге дә бар иде. Татар теле укытучысы һөнәрен сайлаган укучыларым арасында да миңа рәнҗеп ятучылар юк микән дип борчылам. Алай дисәң, күп кенә укытучылар бу хәлне (мин фаҗига дип кабул иттем) битарафлык белән кабул иттеләр. Татар теле укытучысы көрәшкә сәләтле түгел, нәкъ менә милләтебезне баскан шикелле аны да бер калыпка керткәннәр. Шуннан чыга алмый ул бичара. Мәктәпләрдә хәзер күбрәк кәгазь белән эшләүгә игътибар зуррак. Мәсәлән, һәр фәннән төзелгән программа компьютерда җыелып, чыгарылып, тегелеп куелырга тиеш. Тагын бер “мөгез” чыгарганнар: татар теле яки әдәбияттан татарча төзелгән программаларны русчага тәрҗемә итәргә фәрман булган. Район укытучылары бик озак, интегеп, тәрҗемә белән шөгыльләнделәр. Кем­нәрдер экстремистик фикерләр булмагае, дип курыкканнардыр инде. Һәрнәрсәдән экстремизм эзләү мо­дага кереп китте бугай. Тел, милләт өчен көрәшүче ТИҮ дә — экстремист, Хәтер көнен үткәрергә теләүчеләр дә — экстремистлар. Әйе, телебезгә, милләтебезгә бәйле борчылырлык нәрсәләр бик күп бүген дә.

— Тел язмышы – сөйләмдә, дип әйтәләр. Сез бу фикер белән киле­шә­сезме?

— Татар теле дәреслекләренең төп кимчелеге — коммунатив нигезе булмауда иде. Кагыйдә өйрәнү, ятлату аша сөйләмгә өйрәтеп булмый. Башка милләт балалары өчен төзелгән дәреслекләр аеруча катлаулы, уку­чының белемен тикшерү тестлар эшләтүгә кайтып кала иде. Сөйләм телен үстерүгә вакыт аз калды. Тел язмышы – сөйләмдә, дигән фикер белән тулысынча килешәм. Кызганычка каршы, мәктәптә кагыйдә өйрәнәләр, тест­ларны да эшли беләләр, тик җөмлә төзи, фикерләрен матур итеп әйтә белмиләр. Мәктәптән чыккач, татар балалары да русчага күчәләр. Авыл балаларының да русча сөйләшеп йөрүен күргәч, киләчәктә телнең яшәячәгенә өмет бетеп бара.

— “Көмеш каләм” район яшь иҗатчылар фестиваленә нигез салучы укытучы сез. Бүгенге көндә аның эшчәнлеге белән канәгатьме?

— Иж-Бубыйда укытканда, 2 укучым белән I республикакүләм “Алтын каләм” фестивалендә катнаштык. Менә шуннан үзебезнең районда да шундый фестиваль үткәрергә кирәк дигән идея белән кайттым. Ул вакытта яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаил Салиховның ярдәме дә зур булды.”Көмеш каләм” балалар өчен көтеп алынган иҗат бәйрәменә әйләнде. Өлкән язучылар Чыңгыз абый Мусин, Габдулла абый Галиев, журналист Рәмзия Зариповаларның теләктәшлеген тоеп эшләдем. Соңгы вакытта “Көмеш каләмнең” эшчәнлеге сүлпәнләнде кебек тоела. Кайбер елларда үткәрелми дә кала, “Алтын ка­ләм”гә дә делегатлар җибәрелми.

— Үзегездә кайчан иҗади сәләт тойдыгыз?

— 6-7 класста укыганда, шигырь, мәкалә язып маташа идем. Берничә мәкаләм «Яшь ленинчы» газетасында басылды. Кызганычка каршы, ул вакытта иҗатка тартучы, кызыксындыручы укытучылар булмады. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Сарапул шәһәрендәге 1 нче мәктәптә укый башладым. Татар мәктәбеннән соң рус мәктәбендә уку икеләтә авыр булды: урысча начар белү, сагыну… Менә шул вакытта шигырь яза башладым. Сукыр килеш дисәм дә, дөрес булыр. Кем анализлый, кем өйрәтә? Бер ел газаплангач, авылга кайтып, Исәнбай мәктәбендә укуымны дәвам иттем. Анда бик көчле белемле, әдәбиятны ярата торган укытучы Гаскәр абый Бәширов эшли иде. Гаскәр абый — язмаларымны анализлап, миңа юнәлеш бирүче беренче кеше булды. Иҗади сәләткә килгәндә, ул синең каныңда, җаныңда булырга тиеш. Икенчедән, иҗади сәләтеңне үстерү өчен, әдәби тирәлектә яшәвең дә мөһим.

— Татар булу өчен кешедә милли горурлык булырга тиеш. Балада бу хисне кайчан һәм ничек уятырга? Аны кем уятырга тиеш?

— Милли горурлык – мәңгелек проблема. Татар кешесендә горурлык хисе бар ул, ләкин милли горурлык җитми, хәтта югалып бара дияр идем. Мәктәптә татар халкының тарихы өйрәнелми, Россия тарихын өйрәнгәндә, яшерен-батырын түгел, татар тарихы бозып күрсәтелә. Шовинизм үз максатына ирешә бара: татар баласында үз милләтенә карата негатив караш формалаша. Шулай булгач, милли горурлык хисе тәрбияләү күбрәк гаиләгә кайтып кала. Гаиләдә нәсел тарихын белү, шәҗәрәләр төзү дә милли горурлык тәрбияләүдә зур роль уйнар иде. Бу мәсьәләдә тради­циягә кереп бара торган “Үлемсез полк”ның роле зур дип уйлыйм. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә үзләренең нәсел җепләрен барлап, күпме горурлык хисләре кичерәләр?!

— Һөнәр кешене бик күп нәрсәләргә өйрәтә. Укытучы булып эшләгәндә, нәрсәләргә өйрәндегез?

— Укытучы һөнәре тирән белемле булуны гына түгел, киң кырлы шәхес булуны таләп итә. Кирәк вакытта кайгыртучан әни дә, таләпчән әти дә булырга туры килә. Авырып китсә, беренче яр­дәмне дә күрсәтә белергә кирәк. Эшли баш­лаганда, психологик белем җитми. Тәҗрибәсез килеш “тиеш” дигән сүзне генә беләсең: өй эшен үтәргә тиеш, тәртипле булырга, шаярмаска тиеш һ.б. Мәсәлән, бала дәрескә әзер түгел, игътибарсыз утыра. Өендә нәрсә булганын белмибез, бәлки исерек әтисе куып чыгарып, урамда яки күршеләрдә кунганнардыр. Ләкин күп нәрсәне, ялгышуларны соңрак аңлыйсың, сабыр, кешелек­ле, ярдәмчел булырга өйрәнәсең. Өйрәнеп җиткәндә, лаеклы ялга чыгарга вакыт җиткән була.

— Гәүһәрия апа, сез — туры сүзле кеше. Бу сыйфатыгызның авырлык китергән чаклары булдымы?

Минем телем — минем дошманым, дигән әйтем бар. Менә шул дошманым миңа күп кыенлыклар тудырды. Мин “җайлы” кеше булалмадым. Гадел булырга тырыштым. Миңа шаяртып, “туры Тукай” диләр иде. Менә шул турылыгым аркасында “Гран-при”дан төшереп калдырдылар. Медаль комиссиясе вакытындагы гаделлегем өчен, “Яңарыш” газетасы тарафыннан беренче тапкыр чыккан “Күңел чишмәләре” җыентыгына шигырьләремне кертмәделәр. Югыйсә, анда кергән эшләрне Чыңгыз абый белән икәү редакцияләдек. Вакытында авыр булды — мин Аллаһка таяндым, аннан сабырлык сорадым. Күп төште “күсәкләр” минем башка. Искә төшерсәм, миңа хәзер болар кызык кебек кенә тоела.

— Сезнең өчен кешенең югары белемле булуы мөһимме, әллә тәрбияле булуымы?

— Югары белемле булу бүгенге заман өчен проблема түгел, ике-өч дипломлы кешеләр дә күп. Дипломны хәзер сатып та алалар, ә менә тәрбиялелек — дефицит. Тәрбияле булу һәрвакыт беренче урында торырга тиеш. Тәрбияле кешене зыялы, диләр. Зыялы булу үз эченә күп төшенчәләрне ала: кешелекле, ярдәмчел, намус­лы, риасыз, белемле булу, гафу итә белү һ.б. Кызганычка каршы, безгә — безнең буын кешеләренә — ­менә шул зыялылык, тәрбиялелек җитми. Безнең буын дини тәрбия алмый үсте. Нәкъ менә тәрбия нигезләре — Ислам динендә. Кечкенә вакытта дини тәрбия алган кеше тәрбиялерәк була. Гомер-гомергә халык педагогикасы да тәрбия чарасы булган. Халык педагогикасына нигезләнгән гаилә тәрбиясе дә дин белән бергә юкка чыга барды. Нәтиҗәдә — әхлаксызлык, караклык, үтереш, фәхешлек…

— “Яңарыш” газетасы быел 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Редакция хезмәткәрләренә теләкләрегез.

– Редакция хезмәткәрләрен газе­таның зур юбилее белән чын күңелдән котлыйм. Татарстаннан читтә татарча чыгып килүче “Яңарыш” газетасы Удмуртия татарлары өчен болытлы көнне балкып чыккан кояш шикелле ул. Казаннан еракта яшәүче Әгерҗе татарлары өчен дә телебезне саклауда зур роль уйный. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, дөньяга чыгаруда да өлеше бәяләп бетергесез. Бүгенге кризис чорында 30 ел газета чыгарып тарату — зур тырышлык һәм сабырлык сорый торган эш. Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телим. Сүзегез-күзегез үткен, каләмегез үткер булсын!
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезне дә туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек телибез.

Рилия Закирова әзерләде.