Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Гүзәл Исхакова “Шәһәрдән — авылга” циклыннан
27.07.2016

Гүзәл Исхакова “Шәһәрдән — авылга” циклыннан

Без җәйге ялларда һәрвакыт әбидә (әнинең әнисе) — Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылында ял итә идек. Бу кечкенә хикәяләр минем балачак хатирәләре.

Чолан

Әни белән авылга кайтканда: “Тагын авылда бер ай тик ятарга кала”, — дигән күңелсез уйлар килде башыма. Биредә ни эшләргә дә белмисең, дуслар да, әллә ни эш тә юк, телевизор да юк хәтта.
Тиздән әбинең тагын бер оныгын — Мәрьямне кайтардылар. Беренче көнне без икәүләп ни эшләргә белмәдек. Шулай да, иртән торып, тау башына җиләккә менеп киттек. Тау буенда җир җиләге бик күп иде, шуңа да бер-ике сәгатьтә савытларны тутырып кайтып та җиттек. Әби җиләк кайнатмасы әзерләде, әле җиләк ашарга да калды. Без аны, эссе бүлмәдән качып, чоланга алып чыктык.
Ул гаҗәеп табышмаклы җир икән, азык-төлек склады гына түгел, үрмәкүч һәм ятьмәләр патшалыгы. Биредә салкынча, киптергән үлән, гөмбә һәм җиләк-җимеш исе аңкып тора. Ниндидер серле, әлегә мин аңлап бетермәгән урын бу.
— Әйдә, биредә үзебезнең аерым бүл­мәбезне ясыйбыз, — дидем мин Мәрьямгә.
— Әйдә, — диде ул, минем белән ризалашып, һәм без икенче көнне иртән эшкә тотындык. Беренче булып үрмәкүчләрдән арындык, тузан сөрттек, әбинең ярмаларын шкафка тутырдык, идән юдык. Безнең тырышлыкны күреп торган әни: “Диварына обой да ябыштырганда яхшы булыр иде”,- дип әйтеп куйды. Обой, әлбәттә, юк иде авылда, аның каравы, иске журналлар күп иде. Без алардан төсле рәсемнәрне җыеп, обой урынына кулланырга булдык. Клей өчен бәрәңге пешереп, аны эшкә җиктек. Картон ябыштырган стеналарга төсле буяулы рәсемнәр ябыштыргач чолан эче бөтенләй башка төс алды. Азактан көзге сыман ялтырап торган тәрәзәгә юып үтүкләнгән ап-ак челтәр дә элеп куйгач, ул киңәеп, яктырып китте.
Чисталык, иркенлек һәм андагы без һәр көнне бирегә ташыган тәмле итеп ысланган колбаса, сыр исе безне генә түгел, башка җан ияләрен дә үзенә тарта икән ләбаса? Беркөнне кунакка хәтта кечкенә генә тычкан да керде. Әби әйтүе буенча, моңа кадәр әле чоланга тычканнар кереп йөрмәгәннәр. Без аны күреп алганда ул тырыша-тырмаша шкафка таба менә иде. Нигә менгәнен дә аңладык. Нәкъ шкаф янында — түшәмдә әбинең яңа гына ясаган сыры эленеп тора иде.
Кызык, никтер без бу соры кунактан куркып калмадык, тын да алмаска тырышып, аның ни эшләргә җыенуын күзәтә башладык. Тычкан хыялын тормышка ашыра алмагач, әллә безне күреп, кире төшеп китте. Менә шунда гына без көлеп җибәрдек.
Тычкан бүтән күренмәде. Ял азагына кадәр диярлек без чоланда уйнадык. Яңгыр яумаганда, биредә куна кала идек. Авылда уздырган каникул көннәре безгә ямансу булып тоелмадылар, чөнки без үзебезнең күңелгә ятышлы эш таптык биредә.

Чукмарбашлар

Безнең инде авылга беренче генә кайту түгел, кайда ни бар икәнен яхшы беләбез. Эссе көннәрдә су буена төшәргә яратабыз, тик су коена алмыйбыз, елга суы һәрвакыт боздай салкын. Әни әйтүе буенча, елга су асты чишмәләре белән туена икән. Шулай да елга гел үзенә чакырып тора, без көнгә берничә тапкыр төшәбез бирегә, яр буендагы җылы комда йөрибез дә аякларны юабыз, берсеннән-берсе матур чуерташлар җыябыз. Су буена бер төшүдә Мәрьям яр буенда чукмарбашлар күреп алды.
— Фу, — дидем мин: — тотынма ул кара чутырларга, алардан кулларга сөялләр чыгарга мөмкин.
— Кара әле нинди матур! Бу бит кечкенә бака балалары, кара инде, матур бит, — ди Мәрьям. Үзе мине тыңламыйча һаман шул чукмарбашларны куа, борчактай, тик койрыклы кара нәрсәне, шаярып, минем учка китереп сала. Яхшылап карасаң, чынлап та матур икән бит үзе, күзләре дә бар хәтта. Без су чистарганын гына көтәбез дә икәүләп чукмарбаш ауларга тотынабыз.
Тик су тонганда инде чукмарбашлар качкан булалар. Без арып-талып өйгә кайтабыз. Әни мине беренче тапкыр шапшак­лыгым өчен ачулана, киемдәге тапларга гаҗәпләнә. Миңа оят.
Ау дигән нәрсәнең гаҗәеп тарту көче бар икән, бу минем башыма моңа кадәр кереп тә чыкмаган хәл. Иртән уянабыз да бер-беребез белән узыша-узыша су буена йөгерәбез.
Менә бәхет! Без бер чукмарбаш тоттык, тик аны хәзер кая куярга белмибез. Өйга таба йөгерәбез, чукмарбашны банкага салып, өйгә алып кайтырга килешәбез. Әни мине күреп гаҗәпләнүдән кулларын гына җәя: “Каян бу кадәр пычрак табасың?” — ди. Минем аңлатып торырга вакыт юк, шул арада банка табып алган Мәрьям белән без кабат су буена йөгерәбез. Ә анда инде безнең чукмарбашыбыздан тагын җилләр искән. Ул көнне без тагын буш кайтабыз.
Иртүк, кабат менеп йөрмәс өчен, әбинең өч литрлы банкасын алып, су буена юнәләбез. Һәм менә безнең тырышлык, күнегүләр үз нәтиҗәсен бирде дияргә була, безнең банкада ун чукмарбаш йөзеп йөри. Мин икеләтә шат. Беренчедән, мин башка көннәрдәге сыман пычранмадым. Икенчедән, банка эчендә йөзеп йөргән чукмарбашларыбыз бар. Шуларны күтәреп менәсе, әниләр алдында мактанасы килә. Ә мин күрсәтмәскә тырышсам да, чынында, барыбер куркам әле ул чукмарбашлардан. Банканы Мәрьям ала. Бер-ике адым атларга өлгермибез, Мәрьямнең аягы ярдагы ләмдә таеп китә, кулындагы банкасы икенче якка барып төшә. Як-якка чәчрәгән балчык минем ап-ак күлмәгемә ябышып кала. Бар шатлыгымны песи ялап алгандай булды, мин елардай булып сеңелемә карыйм. Өйгә кайтырга куркам, тик инде икебезнең дә тамак ачыккан.
Әни бакчада түтәлләр утый. Мине күреп, ул кызып китә. Шелтәле караш ташлап: “Кызы-ы-м, мин бит бу киемеңне кичә генә юган идем!” — ди. Минем: “Бу мин түгел, Мәрьям гаепле”, — дип кычкырасым килә. Тик дәшмим. Әни, авыр сулап, тагын кулын селти дә: “Барыгыз, өс киемнәрегезне алыштырыгыз”, — ди. Без җиңел сулап Мәрьям белән бер-беребезгә карап елмаябыз да узыша-узыша өйгә кереп китәбез.