Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Гүзәллек һәм дуслык бәйрәме
10.03.2016

Гүзәллек һәм дуслык бәйрәме

7 мартта Сарапулның “Электрон” мәдәният сараенда шәһәркүләм милләтара “Мисс Бердәмлек — 2016” матурлык һәм дуслык бәйгесе узды. Чарада Сарапул шәһәренең милли-мәдәни берләшмәләреннән 16-22 яшьләрдәге 12 кыз катнашты. Кызларга 4 бирем бирелде. Алар үз-үзләре белән таныштырдылар, иҗади номер күрсәттеләр, милли киемнәрдән дефиле күрсәттеләр, милли тормышка кагылышлы интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр.
Татар милләте данын Гөлшат Бакирова яклады. Ул Сарапул Индустриаль техникумында белем ала, тумышы белән Әгерҗе районының Нарат авылыннан, “Яшьлек” ансамбле әгъзасы. “Әлеге бәйгедә катнашу минем өчен зур сынау, шул ук вакытта яхшы тәҗрибә булды”, — ди Гөлшат. Милләттәшебез “Мисс та­бигыйлык” номинациясе җиңүчесе дип билгеләнде. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габбасова әлеге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдереп, Гөлшатка истәлекле бүләк тапшырды. “Мисс Бердәмлек — 2016” исеменә Сарапул шәһәренең рус мәдәнияте үзәге вәкиле Ульяна Приданникова лаек булды.
Шимбә көнне башкалабызның Тимерьюлчылар мәдәният йортында республикакүләм бишенче “Татар кызы — 2016” бәйгесе узачак. 12 кыз арасыннан әлеге исемгә лаек булачак? Тиздән белербез.

Альбина Шәйхетдинова.