Гыймран Сафин: «Максатым — тормышның тәмен тоеп яшәү»
Шагыйрь һәм публицист Гыймран Вәлиәхмәт улы Сафин 1943 елның 23 октябрендә Татарстанның Тукай районы Мус-Завод авылында туган. Казан авиация институтын тәмамлагач, Ижау радиозаводына эшкә җибәрелә. Лаеклы ялга киткәнче биредә төрле җитәкче вазифаларын башкара. “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчеләренең берсе. Берничә китап авторы. Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы.
Гыймран абый Сафинны үзем “Яңарыш” редакциясенә килгәннән бирле беләм. Һәр сүзен уйлап әйтүе, тыныч, сабыр, тирән фикерле, ярдәмчел, үтә тыйнак булуы белән зур ихтирам яулаган шәхес. “Яңарыш”ны укучылар аны аеруча сәясәт, көнкүреш мәсьәләләренә, икътисадка һәм җәмгыятьтәге проблемаларга кагылышлы публицистик язмалары аша беләләр. Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, берничә китап авторы Гыймран Сафин шигърияттә дә үз укучыларын тапты.
Күптән түгел Гыймран абый белән әңгәмә корып, аның 75 ел гомер юлына сәяхәт кылдык. Әлеге сәяхәт миңа күп кенә яшәү серләрен ачарга ярдәм итте. Аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәм, хөрмәтле укучылар.
— Йортның ныклыгы нигездән торган кебек, гомернең дә күп өлеше балачакка бәйле. Гыймран абый, балачагыгыз ничек истә калды?
— Мин аны матур сүзләргә төреп сурәтли алмыйм. Ул елларны авыр хәерче тормышта яшәүчеләр күп булды. Шул исәптән безнең дә юньләп киенергә, тиешенчә тукланырга мөмкинлекләр юк иде. Әтием үлгәндә, өч ярым яшьлек булып калганмын. Мин аны ныклап хәтерләмим дә. Әни ул вакытларны искә алып: “Син никтер һәрчак уйчан, эчеңнән әкрен генә шыңшып йөри идең. Әтиең: “Бу бала минем үләсене сизеп, шулай шыңшый, ахры. Бала күңеле сизә, тоя торгандыр”, — дип тагын да ныграк борчуга кала торган иде”, — дип, сөйли иде. Ул вакытта әтием чирли торган була. Ә мин, күрәсең, табигатьтән шулай нечкә күңелле, уйчан булганмындыр…
39нчы елгы абыем, 35нче елгы һәм 32нче елгы апалар бар иде. Әтиебез үлгәндә, зур апама 15 яшьтә тулмаган була. Бар эш, җаваплылык, дүрт бала әни кулында калсын әле! Ул колхозда эшли. Колхозның да бик ярлы чагы. Эшләгән өчен акча түләмиләр, “таяк”ка хезмәт итәләр. Хезмәт өчен берничә йөз грамм гына икмәк бирәләр иде. Сугыштан соңгы елларда әле күп кенә җирләр сөрелми, уңыш та юк. Авылда бит хатын-кызлар гына кала. Бар булган техника, хәллерәк атлар фронтка җибәрелә. Үгез җигеп кенә әллә ни эшләп булмый. Авылның мин шундый авыр чагын беләм. Балачак дигәндә шушылар искә төшә.
Мин мәктәпкә кергәндә, абый-апалардан күрепме, укырга өйрәнгән идем инде, район газетасын үзлегемнән укый идем. Мәктәптә уку җиңел булды. Балалар аз иде авылда, укытучыларга һәрберебез белән шәхси эшләргә мөмкинлекләр бар иде. Беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр өч кеше укыдык. Шуңа ике классны берләштерделәр. Ә бишенче сыйныфта күрше авыл балалары безгә килеп укый башладылар. Мәктәпнең шактый зур китапханәсе бар иде. Андагы бөтен китапны укып чыкканмындыр. Ул вакытта төрле юнәлештә эшләүче түгәрәкләр юк иде. Әмма укытучылар белем бирүгә бик җаваплы карадылар. 7нче сыйныфта мәктәбебезне яптылар, Борды дигән авылга йөреп укый башладык.
— Мәктәп елларында сезгә нинди фәннәр күбрәк ошый иде?
— Әлбәттә, гуманитар фәннәр күбрәк ошый иде. Язган иншаларым һәрвакыт мактап телгә алынды. Укытучы аларны класс алдында үрнәк эш буларак укыганда, кыенсынудан күмәч кебек кызара идем. 5нче класста мәкаләләр, шигырьләр язып, район газетасына җибәрә башладым. Район газетасы балаларны иҗатка тартуга зур әһәмият бирде. Язмаларны һич җавапсыз калдырмадылар. Әле шактый гына гонорар да түли торганнар иде. Авылда, мәктәптә үткән чаралар, артистлар килүе, ихтирамга лаеклы кешеләр турындагы язмаларым даими басылып торды.
10нчы, 11нче сыйныфны Теләче Тамак авылында укып көмеш, медальгә тәмамладым.
— Гуманитар фәннәрне яратсагыз да, белүемчә, һөнәрне башка юнәлеш буенча сайлагансыз.
— Әлеге дә баягы шушы матди кыенлыклар сәбәпче булды. 4 баланы берүзенә аякка бастыру әнигә җиңел булмаганын тойганга, стипендия яхшырак түләнә торган уку йортын сайларга тырыштым. Гуманитар юнәлештә укысам, 23 сум стипендия алып укыр идем, ә Казан авиация институтында беренче курс студентларына 46 сум стипендия түләнде, 5нче курста — 60 сум. Ул вакытта бу акча үз-үзеңне тәэмин итеп яшәргә җитә торган иде. Кайбер эшчеләрнең дә хезмәт хакы шундый иде.
— Ә физика, математика фәннәрен үзләштерү кыен булмадымы?
— Математика фәннәреннән яхшы гына укысам да, мәктәпне тәмамлаган елны КАИга укырга керә алмадым. Анда керү өчен конкурс зур иде. Авылга кире кайтып, бер ел эшләргә туры килде. Тимерче булып урнаштым. Бу бер ел вакыт һич тә бушка узмады. Ир-ат хуҗалыкта башкара белергә тиешле күп нәрсәләргә, техника белән эшләргә өйрәндем мин. Параллель рәвештә имтиханнарга әзерләндем. Антонов дигән авторның математика фәненнән мәсьәләләр чишәргә өйрәткән китабы бик булышты миңа.
— Студент елларында иҗат белән дә шөгыльләндегезме?
— Уку җиңел булмады. Бик күп сызымнар эшләргә туры килде. Вакыт калмый иде. Шулай да театрларга йөрергә вакыт табарга тырыштым. Моннан тыш, М. Горький исемендәге мәдәният паркында узган симфоник оркестр концертларын калдырмый идем. Бу оркестр концертлар биреп кенә калмый, әсәрнең мәгънәсенә төшенергә, музыканы аңларга өйрәнү буенча дәресләр бирә иде. Хәзер дә булсын иде яшьләр өчен мондый мәдәни агарту эшләре! Казанда үз-үзеңне төрле юнәлештә үстерергә мөмкинлекләр зур иде. Вакытың һәм теләгең генә булсын. Шулай да Тукай клубында узган әдәби түгәрәкләргә йөрергә вакыт таба алмавыма үкенәм мин. Бәлки анда тартылсам, студент елларында блокнот өчен генә шигырьләр язу белән чикләнеп калмаган булыр идем.
— Студент еллары ул — мәхәббәт бөреләнеп чәчәк аткан вакытлар да. Сез хәләл җефетегез белән шушы елларда таныштыгызмы?
— Кемгәдер күз атулар, ошатып йөрүләр булмыйча калмагандыр инде. Шулай да, чын мәхәббәтем соңрак, укуны тәмамлагач бөреләнде. Гомерлек ярым итеп авылдашымны — бездән берничә йорт аша гына яшәүче, миннән ике яшькә генә кечерәк Римманы сайладым. Бер-беребезнең гаиләсен, нәселен яхшы белгәнгә, безнең кавышу ниятен ике яктан да туганнар бик хуплап кабул иттеләр. Римма Алабуга педагогия институтын тәмамлады.
— Удмуртиягә эшкә килү сезнең теләк идеме, әллә юллама кая бирелә шунда китәргә туры килдеме?
— Юллама биргәндә, безнең теләкне исәпкә алмыйча калмадылар. Удмуртиядә шактый заводлар эшләвен белгәнгә күрә, монда җибәрүләрен сорадым. Шулай итеп биредә төпләнеп яши башладык. Мин лаеклы ялга чыкканчы радиозаводта эшләдем. Римма 30 елдан артык мәктәптә балалар укытты.
— Балаларыгыз төпле гыйлем алып, зур урыннарда эшлиләр…
— Улым Ленар Ижау дәүләт техник университетында укып, машина төзелешендә менеджмент белгечлегенә ия булды. “АСПЭК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директоры. Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать һәм инвестиция буенча даими комиссия әгъзасы. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбиялиләр. Кызым Мәскәүдә шулай ук бер фирма җитәкчесе. Тормыш иптәше белән бер бала үстерәләр.
— Күпләргә үрнәк булырлык ике бала атасы, 4 оныкның бабасы буларак, “Баланы ничек дөрес итеп тәрбияләргә?” дип сорыйсы килә.
— Бу сорауга “Баланы болай тәрбияләргә кирәк, мондый ысул кулланырга…”, — дип, акыл сатмыйча, “Бала фәкать әти-әнинең үз мисалында, үз үрнәгендә тәрбияләнә, үзеңне гаиләдә ничек тотасың, бала да шуны аңына, акылына сеңдерә”, — дип, гап-гади итеп җавап бирер идем. Бу дөрестән дә шулай. Әгәр без үз-үзебезне кулда тотабыз, әйткән сүзләребезгә, кылган гамәлләребезгә хисап бирәбез икән, болар бар да балада тәрбияләнә. Баланы үз-үзенә, үз мөмкинлекләренә, сәләтенә, тырышлыгына ышандырырга кирәк, аның белән аралашырга, аны тыңларга вакыт табарга…
— Вакыт дигәннән, балаларыгыз дәрес әзерләгәндә кем күбрәк ярдәмгә килә иде?
— Тормыш иптәшем укытучы булса да, бу эшләрне күпчелек мин башкардым. Беренче, икенче классларда ярдәм итә идем, аннары үзләре мөстәкыйль эшли башладылар. Дәрес әзерләтү җаваплылыгын гаиләдә ир-ат үз өстенә алырга тиеш дип саныйм мин. Әни кеше балаларга мәхәббәт, наз өләшергә, тәмле ризыклар пешерергә, өс-киемнәренең пөхтәлеген кайгыртырга, чисталыкка өйрәтергә тиеш. Бу минем шәхси караш.
— Гыймран абый, без сезне шагыйрь, үткен каләмле публицист буларак беләбез. Балачактагы кызыксынуларыгызга – иҗатка кабат кайтырга ниләр этәргеч ясады?
— Әлбәттә, үзгәреш җилләре, милли күтәрелеш чоры, “Яңарыш” газетасының дөнья күрә башлавы болытлы көндә балкып кояш чыккан кебек булды. Ул күп кенә кешеләрнең милли үзаңын уятты, сискәндереп, илһамландырып җибәрде. “Яңарыш” газетасы республикабыз татарлары өчен зур әһәмиятле эш башкара. Аның башкарган эше, тоткан юнәлеше күпкырлы. Моны күп кеше әле тиешенчә аңлап, бәяләп бетерми. Никадәр шәхесләрне үстерде, күтәрде, халыкка күрсәтте ул. Әгәр халык белән бәйләнеш булмаса, аларның фикерен ишетмәсә, иҗат кешесе үз эченә бикләнеп кенә алга китә, күтәрелә алмый. Бу яктан минем һәм башка каләм тибрәтүчеләрнең үсешендә газетаның өлеше зур. Мин зур рәхмәтле аңа.
— Нинди максатлар белән яшисез?
— “Яңарыш” газетасы тирәсендә иҗат белән янучы каләмдәшләрем белән бәйләнештә булып, Удмуртиядәге әдәби тормышны җанландыруга өлеш кертү. Үз иҗатыма килгәндә, Татарстан Язучылар берлеге аша нәшер итү өчен тагын бер китабымны әзерлим. Казан китап нәшриятында дөнья күргән китапларның кыйммәте шунда: алар караңгы почмакта аунап ятмый, Татарстанның район китапханәләренә, хәтта Татарстаннан читтә яшәүче төбәкләрдәге татарларга тарала. Язучыларны татар дөньясына танытуда Татарстан Язучылар берлеге менә шундый мөмкинлекләр тудыра. Тагын нинди максат – Ходай биргәнгә канәгать булып, иҗатның, тормышның ямен тоеп яшәү.
— Гыймран абый, сезгә иҗади уңышлар, гаиләдә иминлек, Римма ханым белән балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына сөенеп яшәвегезне телибез.
Элмира Нигъмәтҗан.