Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Гыйлем чишмәсенең башы
14.03.2019

Гыйлем чишмәсенең башы

Гыйлем алу турында күп кеше хыяллана. Үзенең теләген тормышка ашыру өчен кайберләре чит илләргә дә юл тоталар.

Борынгы заманда да шулай булган. Мисал өчен, бер вакыйгага тукталыйк. Исраил улларының берсе гыйлем алыр өчен юлга чыгарга әзерләнә. Аның юлына Пәйгамбәр (с.г.в.с.) очрый. Егетнең ниятен белгәннән соң, ул: “Әй, егет, сиңа өч әйбер турында сөйлим, шуларны үзләштерсәң, дөньяда булган бөтен гыйлемнәрне һәм хикмәтләрне үзләш­тергән булырсың. Беренчесе – яшерен һәм ачык хәлдә Аллаһыдан курку. Икенчесе – кешеләр турында начар сүзләр сөйләүдән телеңне тыю. Өченчесе – ашаячак бер кисәк ипиеңнең дә хәләл булуын кайгырту”, — дип әйткәч, әлеге егет ерак юлга, гыйлем алу сәфәренә чыгудан тыела.
Күңелендә курку хисе булмаган кеше юктыр, дип уйлыйм. Бөтен кеше кемнән булса да яисә нәрсәдән булса да курка. Алар нәрсәгә дә булса нигезләнеп барлыкка килә. Курку хисләре күпчелек очракта кешене борчыса да, еш кына начар эшләрдән тыеп, яхшы эшләргә этәргеч була. Мәсәлән, ата-анасыннан курыккан кеше аларны рәнҗетүдән тыела, киләчәктә балаларының начар юлга басуларыннан курыккан ата-ана газизләренә яшьтән үк яхшы тәрбия бирергә тырыша, ачлыктан курыккан кеше ач калмас өчен хәрәкәтләнә башлый һ.б. Димәк, кешенең күңеленә чәчелгән курку орлыклары килә­чәктә шатлык җимешләренә әйләнә.
Иң югары курку хисе, кешене дөньяда һәм ахирәттә бәхетле итә торган курку – Аллаһтан курку булып санала. Аллаһы Тәгалә китабында бу хакта: “Раббысы Аллаһ каршысына барачагыннан куркып, нәфесен файдасыз, зарарлы, буш эшләрдән тыйган кешенең урыны җәннәт булыр”, — дип әйткән. Коръәннең бик күп аятьләрендә Аллаһы Тәгалә мөселманнарны Үзеннән куркырга чакырган. Кешенең Аллаһтан курку хисе Аның олы чиксез рәхмәтеннән, ризалыгыннан өлешсез калуга нигезләнгән.
Чынлап та, әгәр тарих китапларын ачып, Пәйгамбәрләр тормышы һәм, гомумән, кешелек дөньясының тарихы белән танышсак, яшәгән дәверендә олы дәрәҗәләргә ирешкән, күп хөрмәткә лаек булган кешеләрнең барысының да Аллаһтан куркучы кешеләр икәнлеген күрәбез. Аларда: “Мин Аллаһтан куркам”, — дигән сүзләре булыр. Мәсәлән, Адәм (г.с.)нең беренче уллары Кабил һәм Хабил араларында булган хәлне искә төшерик. Хабил туганы Кабилгә: “Син мине үтерер өчен кулыңны сузсаң да, мин сине үтерергә кулымны сузмаячакмын. Чөнки мин галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһтан куркам”, — дип әйткән.
Ибраһим (г.с.) үзенең эшләгән хаталарын исенә төшергән вакытында аңын югалтып аяктан егыла. Аның йөрәк тибүе янында басып торган кешеләргә дә ишетелгән, күңелләре Аллаһтан курку хисләре белән нурланган.
“Йосыф белән Зөләйха” кыйссасын искә төшерик. Йосыф пәйгамбәр дә: “Бу эшне эшләүдән Аллаһка сыгынамын”, — ди. Шулай итеп алар рәхмәт ишекләрен ачканнар һәм Аллаһның мәңгелек рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешкәннәр.
Сөйләшергә, аралашырга яратабыз. Уйлаган уйларны, фикерләреңне тел аша башкаларга аңлата алу ул — иң зур нигъмәтләрнең берсе. Аның Аллаһ тарафыннан кешегә бирелгән нинди зур бүләк икәнен аңлау өчен телсез кешеләрнең хәлен аңлау җитә. Тел ул — пычак мисалындагы корал кебек. Пычак белән яхшы эшләр эшләү белән бергә начарлык та кылып була. Табиб кулындагы пычак кешене үлемнән коткарырга мөмкин, әмма вәхши кешенең кулында булса, ул аның белән йөзләгән кешенең канын түгә ала. Кул җәрәхәте төзәлә, әмма тел белән ясалган җәрәхәт мәңге төзәлми. Бигрәк тә бүгенге заман кешеләре бер-берсенә кыенлык китерүдә элеккеге дәвердәге кешеләрдән күпкә уздыралар. Бик сәер кешеләр барлыкка килде. Кемгәдер авырлык китереп, аларның хәсрәтләнгәннәрен күреп, ләззәт алып шатланучылар да бар. Андыйларның бер төркеме мәгънәсез сугышлар оештырып, кеше каны түгә. Икенче бер төркеме исә кешеләрнең кимчелекләрен эзләп уңга, сулга, бөтен җиргә аларның җитешсез якларын сөйләп йөрүләре белән рәхәтләнә.
Кешегә авыр сүз әйтеп, аны рәнҗетү өчен күп көч түгү кирәкми, әмма рәнҗеткән кешенең гафу итүен алу өчен, күпме генә көч түксәң дә, кайбер вакытта бернинди дә уңай нәтиҗә бирми. Гайбәт сөйләп, яисә кешеләрнең кимчелекләрен сөйләп йөрү, дуңгыз ите ашау, аракы эчүдән дә яманрак эш булып санала. Аллаһы Тәгалә изге китабында гайбәт сөйләүне һәм кешенең кимчелеген фаш итеп ләззәтләнүне үлгән кешенең итен ашау белән чагыштыра. Пәйгамбәребез(с.г.в.с.): “Әй, теле белән генә иман китереп, күңелләренә иман нуры кермәгән бәндәләр! Мөселманнарга зыян китермәгез, аларның кимчелекләрен эзләп йөрмәгез. Берегез мөселман кардәшенең кимчелеген эзләп йөрсә, Аллаһ та ул бәндәнең кимчелеген эзләр. Һәм ул кая гына качса да, аны табып, оятка калдырыр”, — ди.
Гайбәт сөйләүне, кешеләрнең кимчелеген тикшереп, сөйләп йөрү — иң зур гөнаһлар. Гайбәт сөйләүгә караганда, телсез калуың хәерлерәк, дип уйлау яхшырак. Бүгенге җинаятьләр, фаҗигаләр, үкенечле хәлләрнең нигезендә Аллаһны танымау һәм Аллаһтан курыкмау ята. Аллаһы Тәгалә беребезне дә тәүфыйктан аермасын. Амин!

Вәҗиһә Заһидуллина, Ижау шәһәре.