Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Гыйбрәт, әмма хак
4.09.2014

Гыйбрәт, әмма хак

Моннан берничә ел элек матбугатта “Гыйбрәт, әмма хак!” исемле мәкаләм чыккач, көне-төне телефон шалтырады. Язмаңда урын алганнар кемнәр алар? Андый балалар да бармыни? Авылдамы алар, шәһәрдәме?.. Канун буенча мин язмадагы һәр героемны укучыга ачып салырга, исемләп атый алмыйм. Ләкин аннан соң андый язмалардан гадәттә кеше үз-үзен танып ала. Укый, уйлана… Кем белә, бәлки үз гаебен дә таныйдыр, гәрчә, исеме булмаса да.

Әйе, без-кешеләр язмышлар ярында йө­ри­без. Уңда, сулда, алда, артта — кеше язмышлары. Һәркемнең үзенеке… Төр­ле-төрле алар: кызыгырлык, сокланырлык, кызганырлык, гыйбрәт алырлык, тетрәнерлек яралы язмышлар… Менә шундыйларга күз төшә дә, инде башка язмам дисәң дә, кулга каләм аласың, башка уй килә: ”Тукта, уйлан, яз! Бу бит-гыйбрәт! Бәлки, кемгәдер файдасы тияр.”
Быелгы кышның зәмһәрир суыкларын хәтерлисездер әле. Менә шундый салкын көннәрнең берсендә яңа туган сабыйларын кулларына тоттырып улын, киленен урамга куып чыгарды бер ана. Бала тудыру йортыннан тиешенчә зурлап алып кайтып, мулла чакырып исем куштырып, үзләренең бик зур өйләрендә, шунда ук гомер итүче икенче улы, килене янәшәсенә аерым бүлмәгә сыендырган әти белән әнигә ике ай эчендә әллә нәрсә булды. “Эченә шайтан кердемени ана кеше бертуктаусыз: ”Җыеныгыз да чыгып китегез! — дип кабатлый башлады” , — дип сөйли танышым. Берни аңламаган, кечкенәдән әнисен бик хөрмәт итеп үскән улы, аңлашып, сөйләшеп тә карый: ”Әни синең оныгың бит ул, син нишлисең?” Юк, әнине җен алыштыргандай була. Аптырагач, җыенып чыгарга булалар. Малай соңгы сүзен әйтә: “Без чыгып китәбез, бу йортка бүтән аяк басмыйбыз, минем әнием минем өчен бүгеннән үлде”. Бу сүзләр ананың бераз гына җанына тияме, ул: ”Үзең килеп йөрерсең, ә килен белән балага рөхсәт юк!” — ди. Гаиләсе өчен үзен тулы җаваплы итеп тойган яшь әти, яшьле күзләрен әнисенә төбәп: ”Юк инде, әни, минем гаиләм кирәк булмагач, мин дә килмәм, мин аларны ташламыйм!” — ди. Яшьләр аерым торып, ипле генә яшиләр, бала үстерәләр. Ни генә дисәң дә, әни бит! Улының әнисен бик күрәсе, сөйләшәсе, баланы күрсәтәсе килә… Баланы йөртергә чыккач та, шул урамда йөриләр алар, күңел бит ул, өмет дигән нәрсә дә бар. Туган йорт тәрәзәсеннән үрелә-үрелә карап калганнарын күрсәләр дә, эндәшүче булмый. Әнисенең бу адымын берничек тә аңлый алмаган яшь ир нишләргә белми, уйлана, борчыла, икеләнә… Инде бер тапкыр шалтыратып чакырган әнисе янына бик барасы килә…Тик кимсетелгән горурлык хисеме, балалык рәнҗүеме нәрсәдер итәктән тартып тора. Итәкне дә озак тартып торып булмый шул, ертыла ул… Сабырлыгы бетә… улы үзен куып чыгарган әнисенең ишеген шакый. Могҗиза ишек төбендә була. Аны гына көтеп торган диярсең, әнисе улының кочагына атыла, әзмәвердәй улы кочагында кечерәеп калган әни кеше такмак­лый-такмаклый яшен түгә: ”Улыкаем, сагындым, үләм! Оныгымны күрәсем килә! Сездән башка яши алмыйм. Кайтыгыз!” Ана белән бала арасын нинди фәрештәләр җайлагандыр, без белмибез. Әнисенең сүзләренә аптыраса да, егет бу турыда кабатлап сорамый. Тик ишек төбендә әнисен кочаклап торганда, бүлмәдән башын тыккан киленнең зәһәр ялтыраган күзләрен күргәч кенә, бу мәхшәргә оеткыны кем салганын абайлый ул. Әдәпле кеше кайда да әдәпле, тыйнак булып кала ала бит ул. Алар әти-әни хакын хаклап яңадан туган йорт­ка кайттылар. Хәзер инде кызлары әбиле-бабайлы булып үсә, әби кеше оныгын сөеп туя алмый. Киленне дә үз итәләр, күз генә тимәсен!
Кыш көннәрендә әни күңеленә кем нинди коткы салган? Монысы аның намусында кала. Ир белән хатын арасына кергәнче, машина арасына кер, диләр. Монда да нәкъ шул хәл: ана белән бала арасына керү — бик куркыныч һәм өметсез! Баланың азары булса да, бизәре булмас, ди халык. Хак әйтә, әни ул, нинди генә булса да, әни булып кала. “Мин кайнанам белән иремнең арасын боздым әле! Ул хәзер аның сүзен сөйләми!” — дип сөенүче киленнәр дә, байлык артыннан йөреп, араларны суытырга тырышучы апа-абый, сеңелләр дә нык ялгышалар. Бүгенге көндә хатынына сүз әйтмичә, әнисен кимсетеп: ”Әйе, әйе…” — дип утыручы, хәтта әниләрен карт­лар йортына илтеп бирүче ирләрнең дә җаны бер сискәнер, бер уяныр, чөнки Әни ул йөрәк түрендә. Кендекләр киселсә дә, күзгә күренмәс өзелмәс кыл кала ике арада. Әни урынын берәү дә ала алмый. Менә шуңа күрә дә ана белән бала арасын бозганчы уйланырга иде, киләчәктә үзеңне ни көтә? Кендек баулары белән тоташкан бу ике җан иясе арасына керү дини яктан да олы гөнаһ санала ич.

Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.