Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Григорий Хәсәнов: “Психолог булып эшләвемә үкенмим”
2.09.2022

Григорий Хәсәнов: “Психолог булып эшләвемә үкенмим”

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Удмуртия Республикасы буенча идарәсенең психологик хезмәтенә быел 30 ел. Удмуртиядә психолог дигән беренче вазифа Можга тәрбия колониясендә кертелә. Ә 1993 елда 8 нче төзәтү-хезмәт колониясендә беренче психологик лаборатория төзелә. Гаепләнүчеләргә, тоткыннарга психологик хезмәт күрсәтү елдан-ел үсә, тәҗрибәле белгечләр саны да арта. Хәзерге вакытта Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Удмуртия Республикасы буенча 14 учреждениесендә 40 психолог эшли. Шуларның берсе — Ижау шәһәрендә урнашкан тикшерү изоляторында (СИЗО-1) психологик лаборатория җитәкчесе, эчке хезмәт майоры Хәсәнов Григорий Миңнегәрәй улы. 17 ел дәвамында ул үз вазифасын намус белән башкара.

— Григорий, үзегез белән таныштырыгыз әле.

— Мин Пугачево поселогында туып-үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Можга шәһәренең медицина колледжына укырга кердем. Диплом алгач, Пугачево янында урнашкан санаторийда медбрат булып 7 ел эшләдем. Шул ук вакытта Удмуртия Дәүләт университетында читтән торып психолог һөнәрен үзләштердем.

— Ни өчен гаепләнүчеләр, тоткыннар белән эшләргә булдыгыз?

— Можгада бергә укыган курсташым төрмәдә психолог булып эшли иде. Мине дә үзе янына чакырды. 2006 елда дәвалау-төзәтү учреждениесендә (ЛИУ-4) үз хезмәт юлымны башладым. Кайчандыр тоткыннар белән эшләргә туры килер дип уйлап та караганым юк иде. Тик эшемне бик тиз яраттым. Авырлыклар каршында да куркып калмадым. Әлеге учреждениедә авыру, тиздән үзләренең үләсен белеп яшәгән тоткыннар да бар иде. Андыйлар белән дә эшләргә туры килде, аларга ничек тә рухи яктан ярдәм итәргә тырыштым. Өлкән психолог вазифасына кадәр күтәрелдем. Ә 2017 елда мине психологик лаборатория җитәкчесе итеп чакырдылар.

— Тоткыннар, гаепләнүчеләр белән эшләгән психологлар башка психологлардан нәрсәсе белән аерыла?

— Гади кеше психологка үзе мөрәҗәгать итә, үз проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорый. Ә монда киресенчә, без үзебез ярдәм тәкъдим итәбез. Монда эләгүчеләр – җинаятьтә гаепләнүчеләр. Алга таба нәрсә буласын да, туганнары белән ничек элемтәгә керергә дә белмиләр. Күбесе стресс, шок халәтендә була. Әле кичә генә иректә йөргән, ә бүген ул тимер рәшәткә артында утыра. Кайчагында хәтта ир-атлар да елый. Безнең бурыч аларга шушы халәттән чыгарга ярдәм итү. Гаепләнүчеләр белән сөйләшәбез, тормыш бетмәгәнен аңлатабыз, аларны тыңлыйбыз.

— Моның өчен нинди чаралар кулланыла?

— Тренинглар, сөйләшүләр – төрле юллар белән эшлибез. Мәсәлән, арт-терапия кулланабыз. Гаепләнүчеләрнең, тоткыннарның рәсем ясавын сорыйбыз. Шушы рәсемнәр аркылы аның эчке халәтен, кичерешләрен аңлыйбыз. Гомумән, һәрберсе безнең ярдәмне теләп кабул итә. “Юк, минем янга килмәгез, миңа бернәрсә дә кирәкми”, — дип әйтүчеләр бик сирәк була. Андыйлар белән дә уртак тел табарга тырышабыз.

— Катлаулы, җаваплы эш алып барасыз, буш вакытыгыз каламы соң?

— Эштән соң гаиләм янында ял итәргә яратам. Улым һәм кызым үсә. Берничә ел элек аларны чүпне аерып җыярга өйрәттем. Башта макулатура җыйдык. Узган ел хәтта кәгазь тапшырып, үзләренә телефон алырлык акча да эшләделәр. Аннан соң пакетларны аерым җыярга өйрәттем. Моны акча өчен түгел, ә күңел кушуы буенча, табигатьне саклау өчен эшлибез. Шулай ук быел әнием ягыннан бабай турында мәгълүмат тупладым, моның өчен архивларны күтәрергә туры килде. Ул Япон һәм Бөек Ватан сугышын үткән. Орден-медальләре бик күп. Балаларым үз нәселләре турында белеп, бабайлары белән горурланып үссеннәр дип тырышам.

— Милли традицияләрне, телне беләсезме?
— Кызганычка каршы, татар телен дә, милли традицияләребезне дә өйрәтүче булмады. Ләкин балаларыма исемне динебез буенча, мулла кушты. Гаиләмдә милли традицияләрне күтәрәсем, саклыйсым килә.
— Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.

Эльвира Хуҗина.