Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Граховода кышкы спорт уеннары
7.03.2013

Граховода кышкы спорт уеннары

Граховода кышкы спорт уеннары

Граховода кышкы спорт уеннары

28 февральдән 2 мартка кадәр Граховода кышкы авыл спорт уеннары узды. Әлеге бәйгеләр республика күләмендә инде 19нчы тапкыр уздырыла. УРның Физик культура, спорт һәм туризм министры Игорь Краснов әйтүенчә, уеннарның финал өлешендә республиканың 25 районыннан килгән команда — барлыгы 983 кеше катнашкан.

Әлеге кышкы олимпиадага әзерлек барышында граховлылар өчен хоккей тартмасы, яктыртылган чаңгы трассасы, заманча җиһазландырылган спорт залы төзелгән.

Уеннарның төп җиңүчеләре булып беренче төркемдә Ува районы командасы калды. Икенче һәм өченче урыннарны Игра һәм Можга районнары бүлеште. Икенче төркемдә Шаркан районы спортчылары җиңде. Якшур — Бодья районы — икенче, Глазов җыелма командасы өченче урынны яуладылар. Өченче төркемдә, бертигез баллар җыеп, Дебёс һәм Юкамен районнары беренчелекне алдылар. Ә икенче урынга кышкы олимпиада хуҗалары – Грахово җыелма командасы, өченче урынга Каракүл спортчылары лаек булды.

Президент Александр Волков спорт уеннарына әзерлекне һәм уздыруны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен УР Хөкүмәтенә, Төзелеш министрлыгына, Грахово районы хакимиятенә рәхмәт белдерде. Алга таба да республика авылларында спорт объектлары төзелешенә игътибар ителәчәге турында искәртте. Хәзерге вакытта Увада узачак җәйге авыл спорт уеннарына әзерлек бара.