Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Горурлык хисе яши күңелләрдә
28.03.2013

Горурлык хисе яши күңелләрдә

Горурлык хисе яши күңелләрдә

Без — татарлар!

Җырлы-моңлы халык.

Эшчән халык,

Диндар — иманлы.

Без — Тукайлы халык, без — Сәйдәшле,

Фәридәле халык, Илһамлы!

Әлеге шигырь юллары белән башланды узган җомга көнне Сарапул шәһәренең “Электрон” мәдәният йортында оештырылган “Халкым белән горурланам” исемле бәйрәм. Әйе, бу көнне бирегә чын мәгънәсендә халкыбыз белән горурланган, милли җыр-моңнарыбызны үз иткән милләттәшләребез җыелган иде. Мин моның шулай икәнлегенә билет алырга тезелгән чиратны күрүгә үк инандым. Сарапул шәһәренең татариҗтимагый үзәге (Фаил Исламгалиев), “Яшьлегем” ансамбле (Эльвира Сәлимҗанова) тарафыннан әлеге исем астында ел саен концерт оештыру матур традициягә әверелгән. Шәһәр, республика күләмендә, регионара иҗади ярыш-бәйгеләрдә катнашып уңышларга ирешкән, дипломант, лауреат исемнәренә лаек булучыларның бер сәхнәдә чыгыш ясауларын халык көтеп ала икән биредә. Тамашачылар арасында якын-тирә авыллардан махсус килүчеләр белән очрашып аралашкач туды бу фикер миндә.

Дөрестән дә, ел дәвамында иҗади уңышларга ирешкән беркем дә игътибарсыз калмагандыр бу көнне.

Узган елда Самара шәһәрендә булган “Түгәрәк уен”да катнашып, уңышлы чыгыш ясаулары “Яшьлегем” ансамбле үзешчәннәре күңелләрендә әле дә җылы хатирәләр булып саклануы аларның чыгышларында чагылды. Сарапуллылар якташлары, Австралиядә яшәп иҗат итүче Зөлфия Камаловага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүне дә үз шатлыклары кебек кабул итүләрен билгеләп үттеләр. Аның әтисе, Сарапул шәһәрендәге татар иҗтимагый үзәгенең беренче җитәкчесе булган Нәҗип Камалга рәхмәт белдереп, чәчәкләр бүләк иттеләр. Көтмәгәндә арабыздан киткән, Сарапулның якты йолдызы булып янган Назлия Сәгъдиеваның (актив хәбәрчебез булган, инде мәрхүм Әдиф аганың кызы) иҗтимагый хәрәкәттә алыштыргысыз урын тотканлыгы, кабатланмас тавышы белән йөрәкләрдә мәңге сакланачагын әйтеп, Назлия башкаруында аудиоязмадагы җырны яңгыратканда күзләр ирексездән яшьләнде.

Эльвира Сәлимҗанованың сәхнәнең үзенчәлекле, заманча итеп бизәлешенә дә зур җаваплылык белән каравы тамашачыларга концерт дәвамында башкарылган җыр-биюләрне кабул итәргә, хыял канатларында туган якларга кайтырга, галәм киңлекләрен айкарга ярдәм итте. Аның җирле авторларыбызның шигырьләренә иҗат иткән җырларны башкаруы да милләтебез белән горурлык хисләре тудырды. Уңышларның җиңелдән бирелмәгәнлеген ассызыклап: “Электрон” мәдәният йортында ансамбльгә шөгыльләнү өчен бирелгән бүлмә бик кысан булганлыктан, тулы составта даими җыелу мөмкин түгел. Концертка да тулы әзерлек белән чыга алмадык, я микрофоннар җитми, я аппаратура белән идарә итүче хезмәткәрләр булмый. Әгәр үз-үзебезне кайгыртмасак, без башкаларга кирәк түгел. Ярый әле Зөлфәт Арсланов кебек милли җанлы кешеләребез бар”, — ди ул.

Зөлфәт Арсланов күпләргә Сабантуйларда иң юмарт иганәче, “Яшьлегем” ансамбленә узган ел 60 мең сумлык сәхнә костюмнары бүләк иткән милләттәшебез буларак таныш булса (бу хакта газетабызда язып чыккан идек инде), концертта ул җырлап та, биеп тә шаккаттырды. “Сәхнәгә беренче тапкыр чыктым. Яшьләргә, балаларга үрнәк күрсәтергә, гореф-гадәтләребезгә, традицияләргә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Мин гаиләдә ир-ат башкарырга тиешле өч бурычны үтәдем. Хәзер милләтебез өчен дә эшлисем килә. Тормыш иптәшем, балаларым да мине хуплый. Ансамбль ул — татарларның йөзе. Кайда чыгыш ясасалар да, ялтырап торырга тиеш. Алга таба әле бию төркемен дә киендерү теләгем бар. Татарлар белән горурланырлык булсын”, — ди ул үзе.

2, 21нче мәктәп балаларының биюләре искитмәле иде. Алар белән әңгәмә кору аеруча кызыклы булды. “Безнең хореографыбыз да юк. Биюләрне үзебез өйрәнәбез. Без бит татар сыйныфында укыган идек. Гөлсинә апабызга рәхмәт. Телебез, милләтебез белән горурланабыз. Шуңа күрә дә ансамбльгә йөрибез”, – диделәр алар берсен-берсе уздырып. Мин милли сыйныфта салынган тәрбия орлыкларының шытымнарын күреп шатланып тыңладым аларны.

Концерт республика фәнни конференция лауреаты булган балалар төркеменең “Сабантуй” чыгышы белән тәмамланды. Әлеге төркемнең иң кечкенә 3 яшьлек “артист”ына сокланмаган тамашачы калмагандыр. Аның әнисе, 4 бала анасы Эльвира Лотфуллина: “Ансамбльдә 3 балабыз шөгыльләнә. Балаларыбызның татар рухында тәрбияләнүләрен телибез. Кызым белән улымның 21 мәктәптәге татар сыйныфында укуларына бик шатланган идем. Кызганыч, татар сыйныфлары ябылды. Әле ярый шушы ансамбль бар”, — дип, шатлыгын да, борчылуын да белдерде. Бу хакта Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиевның да фикерләре белән кызыксындым. “Иҗтимагый үзәк эшли. Шәһәр күләмендә узган бер генә чарадан да читтә калмыйбыз. Менә милли оешмалар арасында спорт ярышлары узачак. Өченче ел — беренче урынны, узган ел икенче урынны алган идек. Быел да бирешмәскә исәп. Аннан соң Сабантуйга әзерлек башланачак. Ә татар сыйныфларына килгәндә, бик авыр мәсьәлә бу, аларны ачып булмас, мөгаен. Чөнки әти-әниләр балаларын татар сыйныфларына бирмиләр”, — диде ул. Менә сиңа мә! Фаил әфәнденең шушы кыска гына җавабы “Халкым белән горурланам” дигән искиткеч матур кичәдән алган тәэсирләремне юып алгандай итте. Сүз дә юк, авыр мәсьәлә бу. Тик аның чишелеше булмавын ата-аналарга гына сылтау дөресме? Минемчә, республикабыздагы иҗтимагый оешмаларның эше,

иң элек, мәктәпләрдә милли сыйныфларның, балалар бакчаларында милли төркемнәрнең булу-булмавына карап бәяләнә. Заманында татар иҗтимагый үзәген оештыруның төп максатларының берсе дә шул иде бит. Ни дисәң дә, милли горурлык хисе кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш. Мәктәптә ана телен үзләштергән, әдәбиятыбыз белән танышкан бала гына “Без – Тукайлы халык, без – Сәйдәшле” дип чын күңеленнән горурлана алачак.

Рәмзия Габбасова