Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Гомер йомгагында – бер гасыр
2.06.2022

Гомер йомгагында – бер гасыр

Әгерҗе районы Уразай авылы кызы Маһинур Шәй­мө­хәммәт кызы Губашева (Тимершина)га 3 июньдә 100 яшь тула. Бер гасырлык гомер бәйрәме алдыннан Маһинур апаның тормыш эзләре нинди сукмаклардан узганын искә төшереп утырдык.

«Мин 1922 елда гади колхозчы гаиләсендә тудым. Ул еллар турындагы хатирәләр күңелгә нык уелган: илдә болгавыр вакыт, ачлык-ялангачлык… Әти-әнием бик тырыш кешеләр иде. Миңа 6 яшь тулгач, Яр Чаллының каршы ярында урнашкан Затон бистәсенә күчтек. Әти-әни шунда эшләде. Әти урманда агач төпләре яндырып, күмер чыгарды, дегет кайнатты. Шуларны сатты. Әни һәм аның апасы Миңнур зур казаннарда ашау пешереп, самавырда чәй кайнатып, эшчеләрне ашатты. Ә мине – русча бер кәлимә сүз белми торган кызны – рус мәктәбенә укырга бирделәр. Әтинең аягыма чабата кигезеп, букча тоттырып, бер кызга ияртеп җибәргәнен әле дә яхшы хәтерлим. «Да», «аха» дип йөри торгач, рус телен дә өйрәндем, дуслар да таптым. Шулай 4 нче сыйныфны яхшы гына тәмамладым.Ул елларда тормышның авырлыгы, ачлык күпләрне аяктан екты. Әтием дә авырып китте һәм без кире Уразайга кайтырга мәҗбүр булдык. Мине яңадан Салагыш мәктәбенә 4 нче сыйныфка укырга бирделәр. Бу юлы инде мин татарчаны начар белә, рус телен су кебек эчә идем. Аның өчен укытучылар яраттылар, хәтта миңа дәрес уздырырга кушып, чыгып китәләр иде. Мәктәптә яхшы укыдым, бик актив булдым. 7 классны гел яхшы бил­геләренә генә тәмамладым. Хәтерлим: ип­тәш кызым, сыйныфташым Нәгыймә белән икебезгә уку алдынгылары булган өчен бүләк бирделәр: беребезгә – зур таз, икенчебезгә – су багы. Ике авыл арасы 3 чакрым, көчкә күтәреп кайттык шуларны.
1935 елда авылга Казаннан туганнарыбыз Кәшифә һәм Шәрифә Күкрәковалар кайтып, Шәрифә апа мине үзе белән бала карарга алып китте. Казанга барып кердек: минем аякта – тишек чабата. Анда чабатадан йө­рүче юк. Шәрифә апа мине кызганып, бала каратмыйча, укырга кертергә, һөнәрле итәргә булды. Шәрифә апа бик яратты мине, ярдәм итте. Соңрак чәчәккә каршы прививка ясарга өйрәтте дә, мин йорттан-йортка, фатирдан-фатирга кереп, прививка ясап йөрдем. Аннан 1939 елның 10 сентябрендә Кызыл хачның шәфкать туташлары курсларына укырга кердем. 1941 елда бергә укыган кызлар белән Бауман урамыннан кайтып барабыз. Радиодан шомлы тавыш яңгырады: «Сугыш башланды!». Без югалып калдык, халык ыгы-зыгы килә башлады, без дә нишләргә белмибез. Шул көнне ир-атларны сугышка алып китә башладылар. Без дә беркөнне хәрби комиссариат яныннан узып барганда, үз теләгебез белән армия сафларына алынырга әзер дип, гариза язып чыктык. Шуннан укыган җирдә команда туплап, присяга кабул итеп, учениеләр уздыра башладылар: мылтыктан атарга, шуышып йөрергә өйрәндек. Инде берничә көннән сугыш кырына алып чыгып китәләр дип көткәндә, 6 шәфкать туташын Казанда оешкан 1311 нче эвакогоспитальгә эшкә җибәрделәр, калганнар сугышка китте. Без сугышта яраланып кайткан солдатларны дәваладык, аларны янәдән аякка бастырып, Ватанны сакларга озата идек. Бик авыр яралы солдатлар, аяк-кулларын сугыш кырларында калдырып кайтучылар өчәр ай дәвалана иделәр. Кайберләренең тормышларын да саклап калып булмады, шунысы кызганыч. Араларында балалар да бар иде. Бер кечкенә үзбәк малаеның соңгы сулышларын алганда: «Апа укы, укы», – дип кабатлап, үлемен җиңеләйтү өчен дога укуымны сораганын әле дә күз алдымда…»
Маһинур апаның хәтеренә уелып калган мизгелләр турында сөйләвен тыныч кына тыңлап булмый. Үзе дә вакыт-вакыт: «Җитте балакаем, сөйләмим, бик авыр», – дип уфтанып, күз яшьләрен сөртеп куя.
Ачлык заманы аны балачактан мәхрүм итсә, рәхимсез сугыш яшьлек елларын урлый. Бераздан Маһинур апаны 4492 нче эвакогоспитальгә күчерәләр. Ул анда 1945 елның апреленә кадәр эшли. «Яз көне бик каты авырдым. Әнием килеп, кире Уразайга алып кайтып китте. Шуннан кире килмәдем. Озак кына дәваланганнан соң, авылда калдым. Идарәгә кассир булып эшкә кердем. Шәфкать туташы булгач, авылда да һәрвакыт ярдәм итеп тордым. Авылда медпункт та, дарулар да юк заманнар бит. Кемгәдер банка салам, кемгәдер бала тудырырга ярдәм итәм. Аннан Уразайга яңа колхоз рәисе куйдылар. Ул үзенең хатынын минем урынга идарәгә эшкә урнаштыргач, мин эшсез калдым. Озак уйлап тормадым: көтүче булып урнаштым. Аллага шөкер, пенсиягә чыкканда, шул көтүче булып эшләгән елларым ярдәм итте», – ди Маһинур апа.
Авыл егете Гатиятулла белән гаилә коралар. Кызлары һәм уллары тугач, ире башка хатынга өйләнә. Шулай итеп, Ма­һинур апага ике баланы ялгызы аякка бастырырга туры килә. «Мин язмышымнан да, тормышымнан да зарланмыйм. Аллага шөкер, улым Гафият Уразайның җырчы сандугачы, оста баянчысы, данлыклы композиторы булды. Кызганыч, 2021 ел­ның сентябрендә бакыйлыкка күчте. Ана өчен үзеннән алда баласын җир куенына салудан да авыр кайгы юк. Мин Гафиятем белән бик горурланам. Кызым Гөлнур да югары белемле. Балтач авылы мәктәбендә эшләгәннән соң, Ижауга күчеп килгәч, «Удмуртэнерго» оешмасында 30 ел эшләде. Ул – Россиянең хезмәт ветераны, күп кенә Мактау грамоталары бар. Киявем Тәлгать белән җитеш тормышта яшиләр. Мине дә бик хөрмәтләп тәрбиялиләр. Раббым тигезлекләрен, сәламәтлекләрен бирсен иде», – дип, изге теләкләрен тели-тели дога кыла Маһинур апа. Ә аның җыерчыклы кулларында бер гасырлык гомернең һәр көне язылган диярсең. Ул көннәр ничек кенә кырыс һәм авыр булсалар да, әни, әби кулы йомшаклыгын югалтмыйча, онык-оныкчыкларына саклаган.

Гүзәл Шакирова.