Гомернең онытылмас мизгелләре
“Кадерле парлар! Һәр кешенең тормышында гомергә хәтердә калырлык кадерле минутлар, сөенечле вакыйгалар була. Сезнең бүген шундый шатлыклы һәм истәлекле көнегез. Сез иң җаваплы көнегезгә аяк басасыз. Тормыш юлыгызны бергә узу өчен, сөенечләрне һәм кыенлыкларны бергәләп кичү өчен уртак гаилә төзисез. Шушы көннән бирле гаиләгезнең бәхетле булуы сезнең икегезгә бәйләнгән…”
Алып баручының шушындый йөрәккә үтеп керә торган матур сүзләрен күңелдән кичереп, аһәңле Мендельсон маршы астында үзара мөнәсәбәтләрен законлы никах белән теркәү минутлары һәркем өчен дулкынландыргыч онытылмас вакыйга булып тора. Шушы минутлар безне гаилә дигән әһәмиятле, катлаулы, җаваплы матур дөньяга алып керә. Ә ЗАГС хезмәткәрләре башкарган эш аеруча үзенчәлекле – дөньяга килгәннән бирле кешелек дөньясының бертуктаусыз хәрәкәтен рәсми кәгазьгә теркәп бару: гаиләләр, бер-бер артлы балалар тууын… Шуңа да әлеге урын миңа ниндидер серле, изге бер җир булып тоела, ә аның хезмәткәрләре аеруча ягымлы, игътибарлы, олы җанлыдыр кебек. Ә чынында ничек икән соң биредә эшләү?
Минем бер генә мизгелгә үземне ЗАГС хезмәткәре итеп тоеп, заман яшьләренә, бүгенге көнне барлыкка килүче парларга алар күзлегеннән карыйсым килде. Әлфия Фидус кызы Сәйфуллина инде 8 елдан артык Устинов ЗАГС бүлегендә яшь парларның язылышу тантаналарын алып баручы булып эшли. Бу вакыт эчендә аның күз алдыннан нинди генә парлар, нинди генә вакыйгалар үтмәгәндер. «Миңа танышларым “Синең эшең шәп инде, һәрвакыт бәйрәмгә барасың, кешенең гомерендә бер генә була торган тантанада катнашасың, бәхетле, матур, шат йөзләр, сөенечле ыгы-зыгы әйләнәсендә эш көнең уза”, — диләр. Әлбәттә, бу шулай. Эшем һәрвакыт Мендельсон маршының тантаналы яңгырашында уза. Ул мин эштән кайтып ял иткәндә дә колагымда яңгырап тора. 8 ел язылышу тантанасын алып баручы булып эшләсәм дә, һәрбер парның тормыш бәйрәме миңа яңа, мин аны үзем бу юлны узган сыман күңелем аша уздырам, һәрбер тантанага барлык көч-куәтемне, йөрәгемне бирәм. “Башлангыч ничек була, гомер буе тормыш шулай бара”, — диләр бит. Димәк, язылышу тантанасының бар яклап күркәм, истә калырлык булып узуы гына түгел, никахлары теркәлгән парларның киләчәге өчен дә җаваплы мин”, — ди Әлфия ханым.
“Бер көн эчендә ничә парның язылышу тантанасы үтә?” — дип кызыксынам мин аннан. “Ел вакытына карап. Парлар иң күп өйләнешкән вакыт — июнь — сентябрь. Бу айларда көненә 25әр парның язылышу тантанасы уза. Ә гадәттә 17-18 пар язылыша. Әле кәбисә, толлар елы дигән галәмәтләр бар. Бу вакытта өйләнешергә ярамый, дип әйтсәләр дә, шәхсән мин үзем бу ырым-шырымга ышанмыйм. Мондый елларда өйләнешеп тә, менә дигән итеп яшәп ятучылар бихисап арабызда. Әмма ышанучылар да бар, башка еллар белән чагыштырганда, бу елларда язылучылар бераз азрак. Шулай ук май аенда өйләнешүчеләр саны аз. Янәсе дә, майда өйләнешсәң, интегеп яшисең. Ә инде 07.07.07, 08.08.08 кебек даталарда язылышырга теләүче парлар, киресенчә, күп, ди ул. — Мисал өчен быелгы 12.12.12 датасында республика буенча 111 пар язылышырга киләчәк».
Ә гомумән, бүгенге яшьләр мөнәсәбәтләрен законлы рәвештә теркәүгә җитди карыймы, аларның йөзләре ни хакта сөйли? Уйчанмы алар бу мизгелдә, җитдиме? Бу соравыма Әлфия ханым үзе дә озак уйланып торганнан соң гына җавап бирде. “Гомумән алганда, җитди, дип әйтергә кирәктер. Зур дулкынлану кичерәләр. Тантана вакытында күңелләре тулып тын гына елаучылар да бар. Кайбер чакта кияү егетнең күз яшьләрен сөртеп торуын күреп, «Нинди нечкә күңелле?! Гаиләгә, булачак тормыш иптәшенә дә шулай нечкә күңел, игътибарлы була күрсен иде», — дип телим. Бар, әлбәттә, араларында тантанага җиңел караучылар, тантана барышында мондагы чыгышларга игътибар да бирмичә бер-берсе белән сөйләшеп торучылар, үз язылышу тантаналарына исерек килүчеләр дә очрый. Әлбәттә андыйларны кире борабыз. Безнең аек булмаган кешегә никах теркәргә хокукыбыз юк. Шундый бер очрак булды. Язылышу тантанасына кияү егет паспортсыз килгән. Яшәү урыны буенча теркәлергә документларын паспорт өстәленә тапшырган да, тантанага килгәндә бу документ кирәклеген бөтенләй оныткан. Без исенә төшергәч, үрле-кырлы килеп паспортын алу юлларын эзли башлады. Ә шимбә көнне паспорт өстәле эшләми, алар белән бәйләнешкә керү мөмкинлеге юк. Шулай итеп аларга туй мәҗлесен рәсми рәвештә язылышмый гына уздырырга туры килде. Бик теләсәк тә, бу урында берни белән дә булыша алмадык.
үгенге көндә “выездной ЗАГС”, ягъни кайсыдыр урынга барып язылу тантанасын да закон рәвешендә бетерделәр, без ЗАГС бүлегендә генә парларны терки алабыз. Язылышуга кагылышлы үзгәрешләргә килгәндә, бүгенге көндә язылышыр өчен ЗАГСка гаризаны электрон рәвештә Интернет аша гына бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен хәзер махсус ЗАГС бүлегенә килеп йөрү мөһим түгел”.
“Хәзер төрле тематик туйлар уздыру модага кереп китте. Ә ЗАГС бүлегендә мода артыннан куу сизеләме? Язылышу бары тик классик рәвештә барамы? Ә киемнәр?” — дип кызыксынам. “Уууу, ул кием турында сөйләсәң, ниндиләре генә юк! Бер язылышу тантанасына кунаклар да, кыз белән егет тә матрос тельняшкаларыннан килгән иде. Янгын сүндерү хезмәтендә эшләүчеләр янгын сүндерү машинасында килеп, тулы бер тамаша ясаганнар иде. Велосипедларда, спорт костюмнарында килү очраклары булды. Без мондый күренешләргә каршы төшмәсәк тә, барыбер әдәп кагыйдәләрен саклау кирәк, әлбәттә. ЗАГСтагы язылышу тантанасының ничек узуына тулысынча без җаваплы һәм ул тулысынча без куйган кагыйдәләр, сценарий буенча уза”, — ди Әлфия ханым.
ЗАГС хезмәткәре буларак, милләттәшемнең күпчелек матур итеп туйлар ясап кушылган парларның аерылышулары үзәген өзә. “Ата-аналары, якыннары алдында бер-берсенә вәгъдәләр бирешкәннән соң, “букетлы-конфетлы” чор узып, ярты ел эчендә үк аерылышкан гаиләләрне күреп, йөрәк әрни. Бу парлар аерылышу нәтиҗәсендә ятим калып, ата назын тоймыйча үскән балалар бигрәк тә кызганыч. Аларга: “Бер-береңә ошый, яраклаша алу, уңай һәм кимчелекле якларны күрү турында өйләнешкәнче уйларга кирәк иде дә соң, — дип әйтәсе килә. — Нигә инде парыңны үзеңчә тәрбияләргә омтылырга? Аны ничек бар шулай кабул итәргә кирәк, яраклашу юлларын эзләргә.
Ә аерылышу очраклары чыннан да бик күп. Корылган гаиләләрнең өчтән бер өлеше ниндидер сәбәп белән таркала бара. Мисал өчен, 2011 елда шәһәр буенча рәсми рәвештә барлыгы — 3870, 2012 елда бүгенге көнгә кадәр 3170 никах теркәлгән. Аерылышучы гаиләләр саны 2011 елда -1080, агымдагы елда – 1010. Беренчедән, бар яшь гаиләләр язмышы борчыса, икенчедән, үземнең дә бүгенге көндә 25 яшьлек улым, 20 яшьлек кызым гаилә кору яшендә”, — ди милләттәшем. Әлфия апаның үзенең кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән дус-тату гаилә көтүләренә 26 ел. Чын татар халкына хас традицияләрне саклап, саф татарча аралашып, үз шәхси йортларында кош-корт, мал асрап яши алар. Шулай да “Гаилә бирә торган кыйммәтләрне үз балаларыма бирә алдым микән, алар ничек гаилә корырлар? — дип, борчыла әңгәмәдәшем. — Кияүгә чыгу лотерея уены сыман, отканмы ул пар сайлаганда, үкенмәсме?
Туй күлмәгенә тиң аклыкны, сафлыкны мөнәсәбәтләрдә саклап яшәү — үзе бер сәнгать. Ә бигрәк тә бик күп нәрсә хатын-кыз тапкырлыгыннан тора. Зур дулкынлану кичергән, тантана барышында һәрбер сүзне күңеле аша уздырып, күзләре яшьләнгән ата-ананы күргәч, эчемнән булачак парлар өчен бәхет, гомергә бергә, туачак сабыйларның пар канатлы булуларын телим.
“Мин һәркөн эшкә бәйрәмгә барам”, — дисә дә, Әлфия ханымның вазифасы катлаулы да, җаваплы да. Биредә эшләү өчен ачык йөзле булу гына җитми, ә күпмедер дәрәҗәдә педагог та, психолог та, иҗат кешесе дә, юрист та булырга кирәк. Ә иң мөһиме кешеләрнең күңелен аңларга, язылышу тантанасы кебек бер мизгел генә булган вакыйганың гомерлек, ә гомернең мизгел кебек тиз узуын һәм аны мәгънәле итеп үткәрергә кирәклеген яшьләргә аңлата белергә.
Элмира Нигъмәтҗан