Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Гомерләр үтә икән ул…
24.09.2021

Гомерләр үтә икән ул…

Гомер сукмаклары сикәлтәле, диләр. Дөрес, сукмакларда киртәләр дә, чикләр дә була. Әмма аларны узу өчен аек акыл, рухи һәм физик көч, тырышлык та кирәк. Икесе дә шушы көннәрдә үзлә­ренең 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән Әнисә һәм Жәвәт Камалетдиновлар әлеге сыйфатларны өлкән буыннан туплап, барлык каршылыкларны узып, матур тормыш корганнар. Үзләре кебек белемгә омтылган, тырыш балалар, оныклар тәрбияләгәннәр. Бүгенге көндә алар бер-берсенә ныклы терәк. Әнисә Габдрахман кызы һәм Жәвәт Гайнетдин улы Камалетдиновларның тормыш йомгакларын бергәләп сүттек.

Әнисә ханым һәм Җәвәт Камалетдиновлар икесе дә зыялы гаиләләрдә туып үскәннәр. Әнисә ханымның әти-әниләре Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган. Җәвәт ага – Ижау мәчете имамы Фәттахетдин Низаметдин улының оныгы. Фәттахетдин хәзрәт шулай ук данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыган. Тагын дини белем эстәп, 1916 елда Ижауга указлы имам булып билгеләнгән. Җәвәт ага — Фәттахетдин хәзрәтнең олы кы­зы Галия апаның улы. Бу хакта Әнисә Камалетдинова: “Тормыш бик авыр булды. Әнием нык авырды. Мин аны сәламәт килеш күрмәдем дә. Бөтен авырлык минем өстемдә иде: уколлар ясадым, даруханәгә дә мин чаба идем. Нагорный тыкрыгында 3 нче даруханә бар иде, ә анда дару сатучы миңа: “Врачиха пришла. Дайте ей любое лекарство”, — ди иде. Ул вакытта эфедриннарны бирмиләр иде, миңа нәрсә кирәк, шуны бирделәр. Шулай итеп мин әнине карадым”, — ди. Әнисә ханымның гаиләсендә алты бала туган. Әмма аларга сәламәт озын тормыш насыйп булмаган. “Әни мине сугыш вакытында әни мине тапкан. Белмим, бәхеткә булдымы икән, тәхеткә булдымы икән. Нәрсәгә булгандыр? Әти хәрби базада эшләгәч, ул: “Син минем бәхетемә туган”, — дия иде. Дүрт тапкыр сугышка алганнар. Дүрт тапкыр кайтарганнар. Шундый ул тормыш. Русның әйтеме бар “жизнь прожить – не поле перейти”. Әле басуны чыкканда да абынасың, сөртенәсең. Төрле чак була, ә бу тормыш бит”, — ди Әнисә ханым балачагын күңеленнән үткәреп.
“Без биш бала идек. Биш баладан икәү генә калдык. Икесе ачлыктан сугыш вакытында вафат булдылар. Рә­шәт абый янгын сүн­дерүче булып эшләде. Янгын сүндергәндә, төтендә исереп үл­де. Ул Удмуртиядә узган ярышларда беренче урыннар ала, бик оста иде. Шул юлдан киткән Мөкатдәс абый гомере буена янгын сүндерүче булып эшләде”, — ди Җәвәт ага. Әйе, аның абыйсы Мөкатдәс Гайнетдин улы Камалетдинов — Удмуртиядә таныл­ган шәхес. Дистәләгән еллар республиканың янгын сүндерү оешмасын җитәкләде.
Җәвәт аганың кулында – Раиф Мәрдановның “Иж шәһәре татарлары тарихы” китабы. Анда бабасы Фәттахетдин хәзрәт гаиләсе турында тулы мәгълүмат бар. Ул Ижау мәчетендә 24 ел имам вазифасын башкарган. Революциядән соң башка тармакка күчәргә туры килгән. Хәзрәт үз хуҗалыгы белән гомер иткән, яшелчә, җиләк-җимеш үстергән. Әлеге китапта бу йортның һәм әнисе Галия апаның туган сеңелләре белән төшкән фотосурәтләре дә урнаштырылган. Мулла кызларына бик авыр чорда яшәргә һәм күп киртәләр узарга туры килгән. Аларны укырга алмаганнар, клуб­ларга кертмәгәннәр. Әмма кызлар төрле юллар белән белемгә омтылган һәм моңа ирешкәннәр дә.
«Бабайның дүрт кызы булган. Бабайга бик авыр булган. Динне ташларга туры килгән. Дүрт кызның иң олысы минем әнкәй. Шәфика апа Алма-Атада укытты. Нәҗибә апа Казанда артистка булып эшләде, ул Нәкый Исәнбәткә кияүгә чыкты. Нәкыя апа Актанышта агроном булып эшләде. Аннан соң монда кайтты. Әнкәй бик укымышлы иде. Минем аның белән бәхәсләшкән булмады. Ул әдәбиятны бик әйбәт белә иде”, – дип сөйли Җәвәт ага.
Камалетдиновлар гаиләсендә татар дөньясында танылган төр­ле шәхесләр була. Әнисенең се­ңелесе Нәҗибә ханым танылган язучы Нәкый Исәнбәт белән тор­мыш коргач, Җәвәт ага Казанда аларда еш була. Нәкый Исәнбәт Ижауга да килеп йөри. Мин Казанга еш йөрдем. Нәкый абый белән утырдык. Күп сөйли иде. Хәсән Туфан белән очраштым. Безгә килгәне булды. Алар белән аралашу безгә китап укырга да этәргеч биргәндер. Кызык кешеләр иде. Алардан бик күп өйрәндек”, – дип искә алды ул.
Китап киштәләрендә Нәкый Исәнбәтнең сүзлекләре, аның эш­кәртмәсендә башка китаплар да саклана. Сүзлекләр белән даими кулланалар. Әле еш кына туганнары һәм танышлары да сүзләрнең аңлатмаларын сорап мөрәҗәгать итә икән. Әнисә ханым һәм Җәвәт ага икесе дә югары уку йортларын тәмамлап, укытучы һөнәренә ия булалар. Әнисә Габдрахман кызы Ижау шәһәренең 20 нче татар мәк­тәбендә алман (немец) телен укытты. 20 нче мәктәп ябылгач, 61 нче һәм 38 нче мәктәпләрдә балаларга чит тел укытуын дәвам итте. Ветеран укытучы мәктәптә эшләгән елларын сагынып искә алды.
“Сагынам, төшләремдә күрәм. 38 нче мәктәп директоры Әлфия Бакировна әйтә торган иде: “И, Әнисә Габдрахмановна, балалар белән эшли беләсез. Бер ел да узмый, киенә дә белмәгән балалардан чәчкә ясыйсыз”. Минем кабинетта сабын, тастымал, көзге — бөтен нәрсә бар иде. Балаларны чисталыкка өйрәтә идем. Кабинетымда бөтен бәйрәм узды. Ни өчен? Директор: “Аның кабинетына керсәң, тузан да юк, чүп тә юк. Без шунда уздырабыз”, – дип әйтә торган иде. Мәктәпкә кунак­лар килсә дә, минем кабинетка җыела идек. Яратып эшләдем”. Җәвәт ага институт тәмамлап, авылда мәктәптә укыткан. Ижау­да яши башлагач, лаеклы ялга кадәр мотозаводта хезмәт куйган.
Җәвәт ага: “1964 елда пединститутка укырга кердем. Кулга дип­лом алгач, 5 ел авылда тарих укытучысы булып эшләдем. Авылда укытучылар җитмәгәч, географияне дә, хәтта физкультураны да укыттым. Аннан соң мәктәп директоры итеп билгеләндем. Авылда кызык иде. Әнкәй чирләгәч, без Ижауга кайтырга булдык. Аннан соң мотозаводта 40 ел эшләдем”, — ди.
Әнисә ханым һәм Җәвәт ага Камалетдиновлар тәрбияле, бе­лемгә омтылучы эшчән уллары Наил, кызлары Нурия, онык­лары Камилла һәм Артем бе­лән горурланалар. Әнисә ханым: “Балаларның һәрберсенең гаилә­се, яратып эшли торган эшләре, торырга фатирлары бар. Аллага шөкер, “Акча бирегез”, — дип, берсе дә сорамый, киресенчә балалар үзләре булышалар. Алар бик яшьли эшли башладылар”, — ди, шатлыгын яшермичә.
Алар үзләре дә эш сөючән, тырыш хуҗалар. Көз инде күптән хөкем сөрә. Аларның әле гөрләп кыярлары үсеп утыра. “Әле генә бер табак кыяр җыеп кердем”, — ди хуҗабикә. Ишегалдында, урамда үсеп утырган чәчкәләр һаман матурлыгын югалтмаганнар. Җәвәт ага өлкән яшьтә булса да, кул кушырып утырмый. Хуҗалыкта барлык эшләрне үзе башкара. Әле мунчадагы идәннәрне яңарткан. “Әнисә белән тырыштык. Аллага шөкер, балалар әйбәт кенә үстеләр. Оныклар бөтенесе шалтыратып, хәлне белешеп торалар. Аллага шөкер. Үзебезне бик бәхетле дип саныйм. Дөрес, балалар күбрәк әниләре карамагында булды”, — дип билгеләп үтте Җәвәт ага. Тормышның барлык авырлык­ларын бергә узып, бер-берсенә ныклы терәк алар. ”Бик авыр елларны, Наилне Әфганстанга алгач, бөтен терәгем Җәвәтем булды. Армиягә дә барды ул. Фирганәгә дә барды. Ул миңа: “Түз, җаным, түз. Татар хатыннары түзем була”, — дип әйтә иде. Мин түздем. Аның өчен үлеп торам, ул – минем өчен. Иң кыйммәтлесе шушы бит инде. Олыгайгач бигрәк тә. Хәзер 80 яшь. Көлке түгел – бәхет ул”, — ди Әнисә ханым.
Әйе, 80 яшьне тутырып, бер-береңә терәк булып, тормыш­ны алып бару – олы бәхет. Һәр­нәрсәне уртага салып, ки­­ңәш­­­ләшеп эш итәләр. Өй, ка­рал­­ты-куралары төзек.
“Без Җәвәт белән бик канәгать. Булганның кадерен белеп яшәргә генә кирәк. Әни әйтә иде: “Акча табып кына түгел, аны тота белергә кирәк”, — дип. Хак сүзләр. Гаиләдә туган телебездә аралашабыз», — ди. Әнисә ханым рус мохитендә тәр­бияләнгән. Әмма татар телен өй­рәнгән, балаларына да туган теле­безнең мөһимлеген аңлаткан. Алар татар телендә белем алмаса да, туган телебездә аралаша. “Рус мохитендә үскәч, татар телен үзләштерү җиңел булмады, әмма барыбер үз телеңне белергә кирәк. Минем әни бик матур җырлый иде. Ул Р. Ваһапов, С. Я.Лемешевны яратып тыңлый, безгә шул җырларны өйрәтә иде. Соңрак үзем мәктәптә дә балаларга шул җырларны өйрәтә идем”, – ди Әнисә ханым.
Сигез дистәне тутырып та, сәламәт булып яшәүнең серләре хакында соравыма Җәвәт ага уйлап та тормыйча: “Кеше эшли икән, ул сәламәт була. Шуңа да пенсиягә чыккач, әле мин ун ел эшләдем. Хәрәкәттә – бәрәкәт, йөреп торырга кирәк”, — диде.
“Гомерләр үтә икән ул. Үтә дә китә икән…” – дип җыр сузды…
Һәркемгә дә тормыш юлыннан Әнисә Габдрахман кызы һәм Жәвәт Гайнетдин улы кебек парлап узарга, балалар-оныклар мәр­­­хәмәтен тоеп, тормышның тә­мен һәм ямен белеп, озак еллар яшәргә насыйп булсын.

Хәмидә Гайфуллина.