Гомерле бул, «Яңарыш»!
“Яңарыш” газетасының 1000нче саны дөнья күрер алдыннан, тормышымда яраткан редакция белән бәйле вакыйгаларны барлап утырдым. Ә алар шактый күп булып чыкты. Беренче язмаларымның биредә басылып чыга башлавы, район күләмендә уздырылучы “Көмеш каләм”фестивалендә катнаша алу мөмкинлеге бирде. Аннан югарырак булган “Алтын каләм” фестиваленә “эләгү”, иҗат һәм хезмәт юлымда тәҗрибәле журналистларның һәрвакыт янәшә булуы — болар өчен мин “Яңарыш” хезмәткәрләренә рәхмәтле. Сер түгел, булачак тормыш иптәшемне дә биредә очраттым мин!
Әле бүген дә хәтеремдә, иң беренче әкиятемнең “Алтын йомгак” сәхифәсендә басылып чыгуы. Мәктәп укучысы өчен бу әйтеп бетергесез горурлык хисе иде, әлбәттә. Сәхифәне алып барган Рилия апа Закировага рәхмәт, каләм чарлаучыларга бүген дә ул киң иҗат мәйданы булдыра. Ә язмаларым җитдиләнә башлагач, аларны әкренләп “Яшьлек адымы” битенә күчерделәр. Беренче тапкыр үз исемемне өлкән авторлар рәтендә күрү, минем өчен шатлык иде. Сәхифә белән ныклап танышып, анда нинди темалар кузгатылганына игътибар иттем. Шулай әкренләп эзләнергә, башкача фикер йөртергә дә өйрәндем. Редакция хезмәткәрләре дә үзләренең яшь авторларын үсендереп торырга онытмыйлар.
“Яшьлек адымы” битен алып баручы Элмира Нигъмәтҗан белән бүген дә киңәшләшеп эшләргә тырышабыз. Безнең фикерләр бер — сәхифәдә бары тик актуаль, татар яшьләре тормышын чагылдыручы язмалар булырга тиеш. Шулай ук замана афәтләренә кагылышлы материалар да дөнья күрә. Әлеге сәхифәнең өлкән буын укучылар күзлеге аша да үтүен истән чыгармаска кирәк. Иң зур теләгем “Яшьлек адымы” сәхифәсенең яшь авторлары артсын иде.
Быел бирегә эшкә килүемә дә өч ел була икән. Дөрес, үзем телевидениедә эшләсәм дә, редакциядән аерылмыйм. Кайчакта киңәш сорап, кирәк вакытта яклау эзләп тә монда киләм. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, “Яңарыш”та соравымны җавапсыз калдыручы кеше юк. Биредә һәркемне үз гаиләңдәге кебек җылы каршы алалар. Бәлки шуңадыр да редакциядән беркайчан да халык өзелми. Яраткан газетама теләгем: киләчәктә 1000нче санына тагын берничә “нуль” өстәлеп чыгарга язсын!
Эльвира Хуҗина, Ижау шәһәре