Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Глазов шәһәре туган көнен билгеләп үтте
15.09.2013

Глазов шәһәре туган көнен билгеләп үтте

Глазов шәһәре туган көнен билгеләп үтте

Глазов шәһәре туган көнен билгеләп үтте

Узган ял көннәрендә глазовлылар шәһәрләренең 335 еллыгын бәйрәм иттеләр. Бәйрәм тантаналарында республика башлыгы Александр Волков та катнашты. Ул иң элек эремчек җитештерә торган яңа линияне ачуга үз фатихасын бирде. Аннан соң берничә социаль объектка кереп чыкты. “Прогресс” спорт комплексы төзелешен тикшерде. Әлеге комплекста 2014 елда республика авыл спорт уеннары узачагын билгеләп үтте. Күптән түгел спорт залы һәм фасады төзекләндерелгән өченче мәктәпне тикшереп чыкты. Ә 11 нче мәктәпнең стадионында әле төзекләндерү эшләре төгәлләнмәгән. Төзүчеләр йөгерү юлларын махсус материал белән түшиселәре барлыгын әйттеләр. Александр Волков укучылар белән очрашу вакытында әлеге стадионны төзүдә Глазовта эшләгән елларында үзенең катнашуы турында сөйләде. Ул Ирек Мәйданында бәйрәмне ачып җибәргәннән соң, журналистларга түбәндәгеләрне сөйләде: “Мин Глазовка һәрвакыт шатланып киләм, чөнки Глазов миңа олы тормыш юлына юллама бирде. Ул минем яшьлегем шәһәре. Биредә мин мәхәббәтемне таптым, биредә безнең балаларыбыз туды. Мин элекке хезмәттәшләремне, укытучыларымны, остазларымны күрүемә чиксез шат. Глазов хәзер 43 ел элекке кебек түгел инде. Ул заманча, матур, төзек шәһәргә әверелде. Урамнар буйлап узганда шәһәрдә яшәүчеләр миңа шәһәрне төзекләндерүгә, аның үсешенә игътибарыбыз өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Моңа шатланмый мөмкин түгел.”