Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Глазовта мәчет төзелеше дәвам итә
30.10.2014

Глазовта мәчет төзелеше дәвам итә

Удмуртиянең төньягында урнашкан Глазов шәһәрендә мәчет төзелеше дәвам итә. Әлеге төзелешне тарихи дип тә атарга мөмкин. Чөнки 5 мең татар яшәгән шәһәрдә моңа кадәр иман йорты булмаган.
Төзелеш 4 ел элек башланып киткән. Мәчет проекты Удмуртиянең атказанган архитекторы Хәлил Баһаветдинов җитәкчелеге ас­тында эшләнгән. Төзелеш 1886 кв. метр мәйданда бара. Проект буенча бер катлы мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызларга намаз укырга ике аерым зал, имам бүлмәсе, Ислам дине нигезләрен уку һәм йолалар уздыру өчен дә махсус бүлмәләр, тәһарәт алу бүлмәсе, ашханә булачак. Шулай ук ху­җалык кирәк-яракларын сак­лау өчен дә аерым урын каралган. Гает көннәрендә мәчеткә 146 кешегә урын булыр дип исәпләнә. Ишегалдына асфальт түшәләчәк.
4 ел эчендә иман йортын төзү буенча бик күп эшләр башкарыл­ган. “Аллаһы Тәгалә теләсә, стеналар һәм түшәмне ясап бетерү алдында торабыз. Аннан инде түбә астына гына кертәсе кала”, — ди Глазов шәһәре имамы Зөфәр Сабреков.
Бинаны түбә астына керткәч, эчке эшләренә керешәчәкләр. Ут һәм җылылык системасы белән тәэмин итү, пластик тәрәзәләр кую, идән җәю һәм тагын бик күп эшләр башкарылырга тиеш әле биредә. “Бары матди яктан гына мөмкинлек булсын”, — диләр дин кардәшләребез. Бүгенге көнгә кадәр төзелешкә барлыгы 11 млн 700 мең сум күләмендә акча тотылган. Шуның 4 млн 600 сумы халыктан кергән акча. “2010нчы елгы документлар буенча мәчет төзелешенә проект буенча 18 млн 860 мең сум акча кирәк. Тик төзелеш материалларына хаклар күтәрелеп тора. Хәзерге вакытта төзелешне төгәлләү өчен якынча 20 миллион кирәк булыр дип исәплибез”, — ди мәчет төзелешенең попечительләр советы әгъзасы, үзе дә матди яктан даими ярдәм күрсәтүче Рәшит Касимов. Милләттәшләребез шәһәр предприятияләренең берсендә җитәкче булып эшләүче, мәчет төзелешенең попечитель советы рәисе Кәрим Касимовка акчалата зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтле.
Мәчет төзелешен башлап җи­бәрү өчен дин кардәшләребезгә уңайлы, шәһәр үзәгеннән ерак булмаган урын алу артыннан бик озак йөрергә туры килә. Зур сабырлык, түземлек, үҗәтлек күрсәтеп, алар бу максатларына ирешәләр. Шәһәрнең төрле почмагында яшәүче, шәхси машиналары булмаган кешеләр дә бирегә җәмәгать транспорты белән килеп җитә алалар. Бу аеруча өлкән буын өчен уңайлы. “Мәчет төзелешен Глазов халкы бик күптәннән көтә. Иман йорты ачылгач, җомга намазларына йөрүчеләр дә, дингә тартылучылар да артып китәр дип ышанабыз. Аеруча яшьләр дини белем алырга омтылсыннар өчен тырышачакбыз”, — ди берничә ел Татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Нурзадә Де­вятьяров.
Мәчет төзелеше бе­­лән шө­гыльләнүче милләттәш­ләребез белән аралашканнан соң иман йорты бик тиз арада төзелеп бетәр дигән фикер туды.

Эльвира Хуҗина.