Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Гимназиядә – «Тамчы шоу»
5.05.2022

Гимназиядә – «Тамчы шоу»

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Ижау шәһәренең 6 нчы гимназиясендә шәһәркүләм “Тамчы шоу” ярышы үтте. Ярышта 10 нчы, 97 нче “Гармония” мәктәбе каршындагы Хөсәен Фәезханов исемендәге лицей һәм Габдулла Тукай исемен йөртүче 6нчы гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Уенда укучылар ярыша-ярыша яңа сүзләр төзеделәр, пазллар җыйдылар, мәкальләр әйттеләр. Командалар алдан әзерләп килгән биремнәрен дә тәкъдим иттеләр. Өч чыгыш арасында “Гармония” мәктәбе укучыларыныкы иң яхшысы булды. Укучылар Габдулла Тукайның ”Бала белән күбәләк” шигырен сәх­нәләштереп күрсәттеләр. Күбәләк ролен уйнаган Зәйнәп Әхтәмованың сүзләрне ачык, дөрес итеп әйтүе, өстәвенә сәнгатьле итеп сөйләве безнең игътибарыбызны җәлеп итте. “Каян бу кадәр матур итеп татарча беләсең?” – дип сорагач: “Мин өйдә татарча сөйләшәм. Мәктәптә татар телен өйрәнәм. Татар теленнән минем гел ”5”ле билгесе генә”, – диде. “Гармония” мәктәбе укучылары “Там­чы шоу” уенындагы барлык биремнәрне дә яхшы үтәп, беренчелекне яуладылар. Икенче урынга 6 нчы гимназия, өченче урынга 10 нчы мәктәп укучылары командасы лаек булды.
“Безнең мәктәптә 2016 елдан бирле татар сыйныфлары эшли. Бү­генге җиңүебез– укытучыларның гына түгел, балаларның, әти-әни­ләрнең тырышлыгы”, – диде Светлана Владик кызы.
Татар телен фән буларак өйрәнгән укучылар белән ярышсалар да, 10 нчы мәктәп укучылары да сынатмадылар. “Бездә быел 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары татар телен факультативта гына өйрәнәләр. Укучылар бик яратып йөриләр. Конкурсларда актив катнашалар. Әти-әниләре дә балалары туган телне өйрәнгәнгә бик сөенәләр. “Тамчы шоу” ярышына катнашабызмы, – дип сорагач та, укучылар сөенеп ризалаштылар. Без уенга татар телен яхшы белгән алты укучыны алып килдек. Татар телен начаррак белгән укучылар: «Безнең дә барасыбыз килә» – дип калдылар. Бу уеннан соң укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынулары тагы да артыр, дип уйлыйм. Киләсе елда да мондый уеннарны уздырырга кирәк”, – диде 10 нчы мәктәп укытучысы Гүзәл Үлмәсова.
Ижау шәһәре татар теле укыту­чыларының методберләшмә җи­тәк­чесе Рәсилә Габдрахманова бу чараны әзерләүгә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Рәмзия Габбасованың этәргеч ясавын әйтте. “Татар телен өйрәнүче балаларны җыеп, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан берәр чара әзерләргә иде”, – диде. Уен рәвешендә оештыруыбыз бик отышлы булды. Укучылар башкаларның шигырь укыганнарын гына тыңлап утырмадылар, ә үзләре уенда катнаштылар. Ижау шәһәрендә бүгенге көндә татар теле фән буларак ике мәктәп тә генә өйрәтелә. Шуңа күрә уенга телне түгәрәктә өйрәнгән укучыларны да чакырдык. Алдагы уку елыннан яңа федераль стандартларга күчәбез. Биш көнлек укыту программасына күчәргә мөмкинбез. Бу үзгәреш туган тел дәресләренә бирелгән сәгатьләрнең тагы да кыскартылу куркынычын тудыра. Ничек кенә булмасын, безнең бала­лар татар телен фән буларак өйрәнергә тиеш. Бу проблема хакында җитәкчеләр, милли оешмалар рәисләре, ата-аналар һәм укытучылар түгәрәк өстәл артына утырып сөйләшәсе иде”, – диде Рәсилә Искәндәр кызы.
Бәйрәм ахырында командаларга Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе грамоталары һәм бүләкләре тапшырылды.

Рилия Закирова.