Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Гимназиягә Тукай кайтты!
14.09.2016

Гимназиягә Тукай кайтты!

Ижауда татар халкы өчен мөһим тарихи вакыйга булды: Габдулла Тукай исемендәге гимназиядә аның һәйкәле куелды.
Һәйкәлне ачу тантанасында Ленин районы башлыгы урынбасары Венер Баһаутдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Удмуртия Дәүләт Советы депутаты Валерий Бузилов, Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин, Удмурт халык язучысы Вячеслав Ар-Серги, язучы-шагыйрь Гыймран Сафин, гимназия җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтова, укучылар, укытучылар, күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаштылар.
Әлеге чара һәрбер кешенең кү­ңелендә дулкынландыру тудыргандыр. Безнең дә хәзер Габдулла Тукайның туган көнендә шигырьләр сөйли торган урыныбыз булды. Иманым камил, һәйкәл татарларның гына түгел, бөтен шигърият сөючеләрнең яраткан урынына әйләнер!
Әлеге һәйкәл Санкт-Петербург шәһә­рендә урнаштырылган Габдулла Тукай һәйкәленең ике тапкыр кечерәйтелгән күчермәсе. Аның скульпторы — Әхнәф Зыякаев. Татар­стан Рес­публикасының Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов: “Гимназия миңа бик якын, чөнки ике улым монда укыды, бүгенге көндә бертуганымның балалары биредә белем алалар. Без әлеге һәйкәлне ясау өчен Санкт-Петербургта яшәүче скульпторга мөрәҗәгать иттек. Аңа Ижау шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге гимназия барлыгы һәм бу һәйкәл­нең укучылар өчен мөһим икәнлеген аңлаттык. Безнең гаилә, Татарстан Республикасы, Удмуртия Хөкүмәте исеменнәң Габдулла Тукай һәйкәлен бүләк итеп алыгыз”, — диде ул үзенең чыгышында һәм Валерий Бузиловка рәхмәт белдерде. Укучылар, килгән кунаклар, язучы-шагыйрьләр, Тукайга һәм бу истәлекле көнгә багышлап, ялкынлы шигырьләр сөйләделәр, мәгънәле матур сүзләр, фикерләр әйттеләр. Удмурт халык язучысы Вячеслав Ар-Серги Тукай шигырен удмурт телендә укыса, Ирек Шәрипов исә татар телендә яңгыратты. Әйе, Тукай безне, милләтләрне берләштерә. Тукайны татарлар гына түгел, башка халыклар да милләт өчен янып яшәгән кешенең символы, байрагы итеп кабул итә. Әлеге һәйкәл — татарның милли символы. Ул — безгә һәм киләчәк буыннарга кирәк.

Рәфилә Рәсүлева.