Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Геройны зурладылар
9.02.2020
Геройны зурладылар
9 февральдә «Кречет» махсус бүлек сугышчысы Илфат Закиров үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде. Аның гомере 2000 елда өзелә: Илфат Чечня Республикасы территориясендә хәрби бурыч үтәгәндә һәлак була. Бүген 11нче балалар бакчасы Илфат Закиров исемен горур йөртә һәм биредә аны онытмыйлар. Һәрдаим очрашулар, кичәләр уздыралар.
Бу юлы да юбилярның әнисе Ләйсирә ханым чараның хөрмәтле кунагы булды. Кунаклар иң элек балалар бакчасының музей экспозициясе белән таныштылар. Анда Илфатның бүләкләре һәм фотосурәтләре күчермәләре урнашкан. Музыка залында «Соколята» төркеме кадетлары кунакларга концерт номерлары күрсәттеләр. Геройны онытмаганнары өчен Ләйсирә ханым 11нче балалар бакчасы мөдире Ферүзә Умаровага ихлас рәхмәтен белдерде.