Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Гербер удмурт халкын бергә җыйды
20.06.2018

Гербер удмурт халкын бергә җыйды

16 июньдә Ува районының Пекшур авылында удмурт халкының Гербер бәйрәме гөрләп узды. Язгы чәчү эшләре тәмамлангач үткәрелә торган бу милли бәйрәмдә Удмуртия җитәкчеләре, район һәм шәһәрләрдән делегацияләр, чит регионнардан кунаклар катнаштылар.
Язгы эшләр тәмамлануны бәйрәм иткәндә, әлбәттә, игътибар үзәгендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре була. Биредә дә тамаша Удмуртия Хөкүмәте рәисе Ярослав Семеновның авыл эшчәннәрен тәбрикләве белән башланып китте. “Хәерле көн, хөрмәтле дус­лар! Ихлас күңелдән сезне Гербер бәйрәме белән котлыйм. Чәчү эшләре уңышлы тәмамланганда без бүген авыл эшчәннәрен данлыйбыз. Алар гына крестьян хезмәтенең чын бәясен белә. Бүген безнең өстә зур җаваплылык ята. Чөнки бәйрәмне ничек ямьле, күңелле итеп үткәрәбез, шулай ук гөрләп игеннәр уңачак. Әйдәгез аны бердәм, матур итеп уздырыйк! Авыл ул — безнең горурлыгыбыз һәм көчебез, әмма ул ярдәмгә, таянычка мохтаҗ. Шуның өчен дә без юллар төзибез, Интернет үткәрәбез, булдыра алганча авылда уңай шартлар тудырырга тырышабыз. Быел гына да 200дән артык авылга Интернет кертелде. Болар эш турында. Ә бездә бүген бәйрәм. Сезне шушы уңайдан тәбриклим”, — дип, изге теләкләрен җиткерде ул.
Удмуртиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы Герберны ачу тантанасында Удмуртиянең муниципаль берәмлекләре арасында чәчү һәм кыр эшләренә әзерлек буенча үткән конкурска йомгак ясады. Конкурста Алнаш һәм Вавож районнары җиңеп чыккан. Икенче урынга Можга районы авыл хуҗалыгы эшчәннәре лаек булган. Ә өченче урынны Воткинск районы яулаган.

Бәйрәмдә 2018 елның язгы чәчү һәм басу эшләре буенча ярышларда җиңгән тракторчы-машинист-ларның һәрберсен тәб­рик­ләп үттеләр. Алдынгы хезмәт ияләрен Удмуртия Башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия белән бүләкләделәр.
Авыл уңганнарын шулай ук УР Дәүләт Советы рәисе Алексей Прасолов, Удмуртия буенча Баш федераль инспектор Дмитрий Мусин, “Удмурт Кенеш“ ассоциациясе президенты Татьяна Ишматова да котлады. Киләсе елда Гербер Игра районында узачак. Бу хакта бәйрәмнең тантаналы өлешендә хәбәр иттеләр. Ува районы башлыгы Владимир Головин Игра район башлыгы Александр Чирковка удмурт халкында уңыш символы дип саналган “Кылдысин” дип аталган сынны тапшырды.

Гербер — 1992 елда респуб­ли­какүләм статус алган. Аны үткәрүнең төп максаты — удмурт халкының милли гореф-гадәтләрен саклап калу, баету, мәдәниятне үстерү, яшьләрнең игътибарын милли кыйммәтләргә җәлеп итү, районнар һәм милли диаспоралар арасында дуслыкны һәм бәйләнешне ныгыту. Чыннан да, бирегә Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Татарстан, Чувашия һәм башка төбәкләрдән килгәннәр иде, удмуртлар бергә җырлап-биеп бәйрәм итте, тәҗрибә уртаклашты, бу — бик матур күренеш.
Герберда һәр районның, һөнәр­челек оешмаларының матурлап бизәлгән палаткалары үзләренә җәлеп итеп тора иде. Бәйрәм барган урында берничә иҗат мәйданчыгы эшләде. Анда җыр-моң, уен-көлке, биюләр өзелмәде. Бәйрәм үзешчән һәм һөнәри ансамбльләр чыгышлары белән үрелеп барды.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында милли ярышлар узды. Удмуртиянең район башлыклары арасында узган миллек (мунча себеркесе) бәйләү буенча ярыш бигрәк тә күңелле узды.
Герберга, алдан хәбәр ителгәнчә, һәр район, һәр делегация ярма алып килгән иде һәм шушы ярмаларны бергә җыеп, зур казанда бәйрәм боткасы пешерелде. Бәйрәм программасы яшьләрнең кичке бию мәйданчыгында дәвам итте. Герберда барлыгы 10 меңнән артык кеше катнашты дип хәбәр итә оештыручылар.
Киләсе республикакүләм зур бәйрәм – Сабан туе. Ул 30 июньдә Ижауның «Чекерил» спорт комплексында узачак. Милли бәй­рә­мебездән читтә калмагыз, дуслар!

Элмира Нигъмәтҗан.