Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Георгий тасмасы сездә нинди хисләр уята?
7.05.2015

Георгий тасмасы сездә нинди хисләр уята?

Дөресен генә әйткәндә…
4781

2005 елдан бирле Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Георгий тасмасын тарату акциясе оештырыла. Ул — хәтер һәм хәрби дан билгесе. Россия мәмләкәте (империя) вакытында Георгий тасмасы Изге Георгий орденын, ә Бөек Ватан сугышы елларында “Дан” һәм “Германияне җиңү өчен” орденнарын тулыландырган. Тасманың төсенә килгәндә, кызгылт-сары һәм кара төсләр ут һәм дары төсләрен аңлата. Бу төсләрнең дәүләт гербындагы алтын җирлектә кара бөркет дигәнне аңлата диючеләр дә бар.

Яшьләрнең Георгий тас­масына мө­нәсәбәте нинди? Алар аны кулларына алгач нинди хисләр кичерә?

Гөлназ Мөхәммәтшина (журналист):
“Мин зур горурлык белән тасманы кулга алам. Аңа карап, әби-бабайларыбызга зур рәхмәт хисләре кичерәм! Тасма үзе кечкенә генә булса да, ул безгә — яшьләргә ата-бабаларыбызның каһарманлыгы турында искә төшереп тора”.

Ринат Әхмитшин (юрист, адвокат):
“Һәр чорда буыннарны бәйләүче, үзара берләштерүче символ булырга тиеш дип уйлыйм мин. Бөек Җиңү символы — Георгий тасмасы булуына мин бик шат. Май башында өлкәннәр дә, яшьләр дә ветераннарга хөрмәт күрсәтеп, тасма тагып йөрүләре сөендерә. Ләкин ул буын кешеләренә булган рәхмәтебезне, хөрмәтебезне, алар алдындагы бурычыбызны тасма тагып кына түләп бетерерлек түгел. Аларга көчебездән килгән кадәр ярдәм дә күрсәтсәк иде”.

Динара Мирзаәхмәтова (студент):
“Минем өчен әлеге тасма безгә Җиңү бүләк итүчеләргә карата хөрмәт билгесе. Аны кулга алгач, илебез тарихына кагыл­гандай булам. Без ул елларны Җиңү алып килгән буынның батырлыкларын, кыюлыкларын онытырга тиеш түгел”.

Гөлнара Гыйззәтуллина (шәхси эшмәкәр):
“Кулымда тасма — күңелдә дулкынлану. Ирексездән үземнең газиз бабаларым искә төшә. Минем ике бабам да сугыш ветераннары иде. Фаиз бабамның 9 майда күкрәк тутырып орден-медальләрен тагуы минем өчен зур горурлык, ул мизгелләрдә бабайларымнан да мөһим һәм батыр кеше юктыр кебек тоела иде миңа”.

Гөлнара Шәяхмәтова (хисапчы):
“Кулга тасма алгач, сугыш турындагы фильмнардагы солдатлар, хәрбиләр, самолетлар, шартлаулар күз алдына килә. Аннан картина алышына: шул ук солдатлар гармун тартып җырлап утыралар. Ирексездән йөзләрдә елмаю һәм илебезне яклаучылар белән горурлану хисләре туа. Һәм, әлбәттә, үземнең якыннарым, әби-бабайларым искә төшә. Алар исән вакытта сугыш елларында күргән авырлык­лары турында сөйләүләре әле дә истә. Мин кечкенә вакытта әбием шкафтан кулъяулыкка төрелгән күкрәк билгеләрен, орден-медальләрен күрсәтеп, аларның һәрберсенә тукталып, үзенең яшьлеге турында күз яшьләре белән сөйли иде”.

Ринат Фәйзуллин (икътисад фәннәре кандидаты):
“Георгий тасмасы — Бөек Ватан сугышы авазы. Илебездә сугыш афәте кагылмаган гаиләләр дә юктыр. Минем ике бабам да бу канкойгыч сугышны үз җилкәләрендә татыганнар. Шуңа күрә тасма — минем өчен хәтер билгесе. Безнең якты киләчәк өчен яшьлекләрен, гомерләрен кызганмаган фидакарьләр һич онытылырга тиеш түгел”.

Юлияна Манурова (яшь әни):
“Минем бабай — сугыш ветераны. Ул хәзер арабызда булмаса да, без аны бик еш искә алабыз. Күкрәгемә беркеткән тасма — әби-ба­баларыбызга аяз кү­гебез, тыныч тормышыбыз өчен чиксез рәхмәт билгесе ул. Тасма үзе гади генә булса да, үз эченә күпме тарих­ны сыйдырган”.

Гөлназ Нургалиева (шәхси эшмәкәр):
“Георгий тасмасы — күп­милләтне халкыбызның ныклыгын исбатлаучы символ. Аны кулга алган, таккан һәр кеше җиңү яулаган иле, халкы белән горурларнырга тиеш. Шунысын да билгеләп узасым килә: әлеге тасманы май аенда машиналарда, хатын-кызларның сумкаларында, хәтта чәчкә тагып куючылар да бихисап. Мин моның белән килешә алмыйм. Тасманың урыны — йөрәк янында. Чөнки ата-бабаларыбызның совет халкының бөеклегенә, җиңүгә чын йөрәктән ышанычы Бөек Җиңүгә китергән”.