Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Генерал йорты
19.06.2014

Генерал йорты

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Үткәнгә карата хөрмәтне арттыру өчен музейлар оештырыла,  чөнки музейлар — тарихыбыз чагылышы.   Шунысы   игътибарга  лаек:  Россия Федерациясе, БДБ илләре һәм, гомумән, дөньяның  авыл-шәһәрләрендә  музейлар саны елдан-ел арта. Аларда халыкның милли-мәдәни, матди һәм рухи мирасы саклана. Шулай ук бу оешмалар фәнни-тикшеренү, аң-гыйлем тарату, туризм үзәкләре буларак та халкыбызга хезмәт итә.

Шәһәр хакимияте ел ярым элек Иж шәһәре тарихы музеен булдыру турында карар кабул итте. Агымдагы елның җәй аенда, аны тормышка ашыру эшләре башланды. «Генерал йорты» — 12 июньдә — шәһәр көнендә, теләгән һәркем өчен ачык булды.
Хәзергә тышкы кыяфәте мактанырлык булмаган, киләчәктә музей булачак әлеге бина, узган гасырларда Иж каласында данлыклы булган. Казна хисабына салынып, анда гаиләләре белән корал заводы командирлары яшәгән. Килә-китә торганнар — барысы да хәрби хезмәт үтәгәннәр, кайберләре генерал дәрәҗәсендә булганнар , шуңа күрә дә бина да халык теленә «генерал йорты» булып кереп калган. Якын киләчәктә биредә Иж шәһәре тарихы музее булачак.
«Галерея» күргәз­мәләр үзәге директоры урынбасары Марина Рупасова, түбәндәгеләрне сөйләде:
“Йортның архивтан табылган схема-планы кайда нәрсә булганлыгын күзалларга мөмкинлек бирә. Түшәмнең кайбер урыннарында бизәкләр, иске паркет калдыклары сакланган, шәмдәлләр беркетелгән, ишек уемнары билгеле — шуларга карап торгызачакбыз. Килүчеләрне — завод башлыклары портретлары каршы алачак. Әлбәттә, аларда реаль шәхесләр түгел, ә образлар сурәтләнә. Ижау рәссамнары актуаль сәнгатькә багышланган күргәзмә дә тәкъдим итәчәкләр.
Завод башлыгы кабинеты булган бүлмәне дә, борынгы җиһазларны да, төзекләндерәчәкбез. Без аларның кайберләрен сатып алдык. “Музейга борынгы әйберләр кабул ителә”, — дип хәбәр салгач, халык та китерә. Аеруча, татарлар — актив. Танылган фоторәссам Әхәт Хисаметдинов үз коллекциясеннән элекке маркалы фотоаппаратлар бирде. Венера Гатауллина кулдан эшләнгән татар калфагы бүләк итте. Таһир Рәхимов Карл Маркс урамындагы иске өйләр урыныннан тапкан экспонатлар белән уртаклашты.
Без, Ижауда гомер кичерүче һәркем үз тарихын күзалларлык экспозицияләр булдырырга ниятлибез”.
Генерал йортының дә­­рә­җәле кунакларны кабул иткән зур залы тәрәзәләре буага карый һәм бөтен завод уч төбендә кебек күренә. Музей хезмәткәрләренең алга таба хыяллары зур: сакланып калган тарихи биналарның барысы да төзекләндерелеп, Иж шәһәре тарихына багышланган тулы бер музей-комплекс булдырылыр, дигән теләктә калалар алар.

Тарихи белешмә

Тарихка күз салсак, күп гасырлар элек Ижау шәһәре урнашкан жир, иң элек, Алтын Урданыкы булган, аннары Казан ханлыгына кергән. Аннан соң, хәзерге Удмуртиянең җире Иж елгасының чыганагыннан алып, аның Кама елгасына кушыла торган җиренә тикле һәм Иж елгасы буе җирләре — барысы да татар морзасы Яушев кул астында була. 1720 елларда Яушевлар бу җирләрне Россиянең дәүләт эшчесе генерал-майор Котлымөхәммәт Тәвкилевка саталар. 1760 елда тимер кою заводы, 1763 елда Ижау буасы булдырыла. 1807 елда Александр I указы буенча тимер ясау заводы урынында, корал заводы төзелә.