Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Гафу итә белегез!
17.07.2014

Гафу итә белегез!

Адәм балалары үзара тормыш иткәндә бер-берсен хөрмәт итәргә, үзара ярдәмләшеп яшәргә тиешләр. Ләкин һәр кешенең күңел түрендә, тәхет өстендә үз МИНе утыра. Мин үзен генә кайгырта, үзен генә белә, аның өчен башкалар юк. Өстәвенә, кан тамырлары буйлап шайтаны да йөзә һәм кешене яман эшләргә этәрә.

Нәтиҗәдә, кешеләр арасында бер-берсен кимсетү, рәнҗетү, хакларын кысрык­лау кебек нәрсәләр барлыкка килә. Әлбәттә, бер-береңне кимсетеп, күңелләрдә дуслык-мәхәббәт түгел, бәлки дошманлык һәм ачу хисләре туа. Кешенең үзен рәнҗетүчесеннән үч аласы, таш белән атучыга таш белән кайтарасы килә. Шулвакыт кешегә Аллаһыдан бирелгән олуг сыйфат гамәлгә керә — бер-береңне гафу итү. Мин-минлегең: “Чәчрәп тышка чыгыйм, ачуымны алыйм”, — дигәндә, нәфесеңне җиңеп, кешене гафу итә алу, бу — иң көчле кешеләргә генә хас нәрсә.
Гафу — гарәп сүзе, нәрсәне дә булса сөртү, бетерү, дигәнне аң­­лата. Шәригать күзлегеннән кара­ганда: кешегә начарлык кылган ке­ше тиешле җәзасын алырга тиеш булса да, аны ул җәзадан азат итү, кичерү була. Гафу итү төрле дәрәҗәдә була. Аллаһ Коръәндә берничә урында безне гафу итешеп яшәргә чакыра. Шунысы кызык, гадәттә бу әмер ике сүз белән килә. Мәсәлән, “Бәкара” сүрәсенең 109нче аятендә: “Кешеләрне гафу итегез һәм “сафх” кылыгыз”, — диелә. “Сафх” гарәп телендә күңелеңне сиңа на­чарлык кылган кешегә карата нәфрәт, ачу хисләреннән тазарту дигәнне аңлата. Сүзлекләрне карый торгач, мин татар телендә бу сүзгә “кичерү” дигән сүзне генә таптым. Кайбер кешеләр: “Ул кабахәт кеше инде, ләкин мин аны гафу иттем”, — диләр. Бәлки ул аңа җәза бирдертергә теләмидер, ләкин аңа карата күңелендәге яман хисләрен бетерә алмаган. Кыскасы, гафу иткән, ләкин кичермәгән. Гафу итү — динебездә күркәм холык билгесе, ә кичерә алу әхлакның тагын да югарырак дәрәҗәсен күрсәтә.
Гафу итү — кешегә Аллаһтан бирелгән иң бөек сыйфатларның берседер. Кешеләрне гафу итә белү Аллаһ каршында зур изгелек, гыйбадәт санала. Аллаһ әйтте: “Аларны гафу ит, кичер һәм бел: Аллаһ игелек кылучыларны сөя” (“Мәидә” сүрәсе, 13нче аять).
Әлеге бөек сыйфатның иң зур үрнәге — сөекле Пәйгамбәребез Мө­хәммәт. Аны күпме кешеләр рәнҗеттеләр, ул аларны гафу итте: читне дә, туганын да, дустын да, дошманын да… Хатыны Гайшә әйтүенчә: “Аллаһның илчесе явызлыкка явызлык белән түләмәде, бәлки гафу итте һәм кичерде” (Тирмизи риваяте).
Кайвакыт сиңа зыян салучы кешеләрне гафу итәсең, ләкин якын булган кешең күңелеңне рәнҗетсә, аны кичерү бигрәкләр авыр. Пәйгамбәребез үзенең пәйгамбәрлеген игълан иткәч, аның күпме якын булган абыйлары аңа дошман була, аның күпме канын эчәләр, чәчләрен агарталар. Мәккә алынган көнне ул: “Әбү Суфьян һәм аның өендәгеләр иминлектә”, — ди. Хатыннары да кайвакыт, аңа үз кирелекләрен күрсәтәләр, ул аларны кичерә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең кеше-
ләрне әллә нинди вакытларда да гафу итә алуы, аларны гаҗәпләндерә. Бервакыт Пәйгамбәр (с.г.в.с.)не дошман күрүче бер егет, кулына корал алып, аны үтерергә китә. Ул агач ышыгында тыныч кына ял итеп ятканда, аның янына килә һәм явыз ниятен башкару өчен кылычын күтәрә. Шулвакыт, Пәйгамбәр (с.г.в.с.) күзен ача. Егет: “Сине хәзер кем миннән саклар?” — ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.с)нең йөзендә һичбер борчылу күренми. Ул тыныч кына: “Аллаһ”, — ди. Аның шулкадәр тыныч булуын күреп, егет бөтенләй гаҗиз кала һәм кулындагы кылычын җиргә төшереп җибәрә. Алар янына йөгереп килгән сәхабәләр егетне эләктереп алалар. Кулларында кылычлар, Пәйгамбәрнең әмерен көтәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.с) елмаеп: “Ә миннән сине кем саклар?” — ди һәм егетне кайтарып җибәрергә куша.
Кайберәүләр: “Гафу итү ул — көч­сезлек”, — диләр. Аның явызлыкны кире кайтарырга хәленнән килми, шуңа гафу итә… Ибн Кайим үзенең “Рух” китабында моны шулай аңлата: “Гафу итү — үч алырга көчең җитеп тә, үз хакыңнан юмартлык, игелек белән баш тарту була. Ә гаҗизлек, көчсезлек, курку сәбәпле, үз хакыңнан баш тарту гафу итү түгел”. Әбү Һүрайра тапшырган хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Аллаһ гафу итүе өчен кешегә гыйззәттән (бөеклек) башканы өстәмәс”, — диде (Мөслим риваяте).
Гафу итү кешедән күп көч сорый. Эчеңдәге Мин-минлегең: “Хәзер менә, күрсен газабын. Ул гаепле, ул килсен”, — дип кычкыра. Ләкин, минеңне сындыра алсаң, гафу итүең белән минең нәрсәдер югалткан кебек тоелса да, Аллаһ икенче яктан кешегә бик күп куанычлар кайтара. Күңелеңне буйсындыра алу, үз-үзеңне җиңү — иң авыр һәм дәрәҗәле эшләрнең берсе. Андый эшнең җимеше дә, шиксез, татлы була.
Аллаһы Тәгалә әйтте: “Раббыгызның мәгъфиратенә һәм җәннәтенә ашыгыгыз. Җәннәтнең киңлеге күкләр һәм җирдер, ул тәкъва кешеләргә әзерләнгән. Алар сөенечле һәм авыр вакытларында үз малларыннан өлеш чыгаралар, ачуларын тыялар, кешеләрне гафу итәләр. Аллаһ игелек кылучыларны сөя” (“әлГыймран” сүрәсе, 133-134нче аятьләр).
Әгәр Аллаһ безне кичерсен дисәк, үзебез дә башкаларны кичерергә өйрәник. Хәзер гөнаһлардан пакьләнү, Раббыбызга кайту ае. Тәүбә кылу, истигъфар кылу ае. Изге айда күбрәк изгелекләр кылыйк, гөнаһлардан ерак булыйк. Раббым, безләргә тәкәбберлегебезне җиңеп, мин-минлегебезне сындырып, бер-беребезне гафу итеп яшәргә насыйп ит. Һәркайсыбызга ихласлы тәүбәләр, эчкерсез ялварулар бир.

Йосыф Дәүләтшин,
Түбән Кама шәһәре.