Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Гармунчы Сәлим малае
23.11.2016

Гармунчы Сәлим малае

Ижауда танылган баянчы исемен яулаган Илфат Нурмөхәммәтовны кемнәр генә белми икән? Мөгаен, бер тапкыр күргәннәре, аның белән очрашканнары һәм гармунда  уйнаганын тыңлаганнары булмаганнар да, шәһәребездә кайчандыр шундый легендаршәхес яшәгәнен ишеткәннәре бардыр.

Ә миңа студент елларымда ул җитәкләгән “Ижау моңнары” ансамбленең тулы зал җыйган концертларын карау, репетицияләрендә катнашу, Илфат абыйныңсәхнәдә өздереп-өздереп баянда уйнауларыннан дәртләнеп, хисләнеп утыру бәхете насыйп булды. Аның белән һәр очрашудан соң, Ижау мәдәнияте тарихында зур эз калдырачагына кат-кат инанган  идем.

Илфат Нурмөхәммәтовның 70 еллык юбилее һәм аны искә алу кичәсеоештырылачагы турындагы хәбәрне бик сөенеп кабул иттем. Аның кебек сәләтле шәхесләрне хәтергә алу изге гамәл булса, бүгенге тормышыбыз хакында уйланырга да азык бирә.

Әлеге язманы әзерләргә алынгач, аның Ижауда яшәүче сеңлесе белән бер генә тапкыр очрашырга туры килмәде. Аны абыйсы турындагы хатирәләрен яңартып кат-кат күзләрен яшьләндерсәм дә,  атказанган сәнгать эшлеклесе, вертуоз баянчы булып танылганчы нинди юл яруын күзаллыйсым килде.

100Илфат Ижау шәһәрендә Сәлимгәрәй һәм Наилә Нурмөхәммәтовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Илсур, Илфат, Илшат һәм кызлары Фәния – ишле гаилә була алар.  Кече уллары Илшат авылдагы әби-бабаларына кунакка кайткандаБарҗы елгасында 9 яшендә батып үлә,гаиләләренә мәңге төзәлмәслек җәрәхәт сала.

Моңлы, нурлы гаилә була Нурмөхәммәтовлар гаиләсе.  Гаилә башлыгы гармунда уйнаса, әниләре Наилә кушылып җырлаган. Әле җитмәсә, шигырьләр, бәетләр дә иҗат иткән. “Әтием гармунда уйнаусерләрен  улларына да ачып калырга теләде. Кечкенәдән аларны баянда уйнарга өйрәтте. Илфат баянны бигрәк тә яратты. Ул аны шундый мавыгып уйный иде ки, аны кечкенәдән сәхнәләрдәдә чыгыш ясарга чакыра башладылар. Гармун уйнаганда, башы да күренми иде аның. Без бар гаиләбез белән аның бу яратып башкарган шөгылен үстерүгә, сәләтен халыкка таратуда илһам биреп тордык, уңышларына чын күңелебездән шатландык”, — ди сеңлесе Фәния апа.

Илфат  Ижау шәһәренең 20 санлы мәктәбендә белем ала. Аннары Флера Хөрмәтова белән бергә, Лениногорск музыка мәктәбенә китәләр, анда бер курста укыйлар.

104Укуны тәмамлап , Ижауга кайтканнан соң, күңелле дә, тынгысыз да, сәхнә һәм җыр-моң белән бәйле еллары башлана. “Ижаудагы татар мәдәни тормышы Татарстаннан да, Башкортостаннан да ким булмаска тиеш, үз җырчыларыбызны, нәфис тел осталарын үстерергә, табырга кирәк”.Шундый максат белән эш итә ул. Һәм шуңа да үзе эшләгән мохиткә җыр-моң белән кызыксынуы булган кешеләрне тартырга тырыша. Тимерьюлчылар мәдәният йортында эшләп килгән ансамбльдә, соңрак  “Ижсталь” заводы каршында эшләп килгән “Андан” ансамблендә баянчы булып эшли башлый. Румыния, Венгрия, Болгариядә узган узган конкурсларда, республикабызда узган “Ижау моңнары” бәйгесендә җиңү яулый.

“Иҗау моңнары”дип аталган беренче республикакүләм бәйге узганнан соң “Иҗау моңнары” ансамбле оеша. Ирек Мөхәммәтҗанов, Шәфика Тәҗетдинова, Альберт Әхмәтшин (мәрхүм инде) Айдар һәм Ренат Гобәйдулиннар кебек  бик күп сәләтле милләттәшләрне үзенә җәлеп итә.

“Илфат Сәлимгәрәй улы Нурмөхәммәтов республиканың “Йолдыз” мәдәният үзәген оештыручы һәм халык өчен күп кенә файдалы эшләр башкаручы буларак та үзен милләткә танытты.  Арттыру түгел, Илфат кебек шәхесләрнең хезмәте милләт өчен әйтеп бетергесез файдалы. Милләт буларак халкыбызны алар саклыйлар”, — дип язган 2008нче елда Илфат Нурмөхәммәтов белән хушлашу турындагы язмасында Закуан Нуретдинов.

Илфат Нурмөхәммәтов сәламәтлеккә туймый. Тормыш юлының соңгы елларында шәхси тормышындагы күңелсез вакыйгалар, 1996 елны янгын чыгып, туып үскән йортлары януы кайгы өстенә кайгы булып, Илфат абыйның саулыгын тәмам какшата.  “Йортыбыз белән бергә әти-әниебез, Илфат белән бәйле булган барлык фотосурәтләр, ул төрле бәйгеләрдә яулаган мактау грамоталары, мактаулы исемнәр, әткәйнең тальян гармуны янды, — ди күз яшьләрен сөртеп  сеңлесе Фәния апа. Яртылаш янган, ялкын телләре үз эзен калдырган, саргаеп беткән фотосурәтләрне миңа сузганда, аның куллары калтырап китә. – Абыебызны искә алырлык әйберләре бик аз калды шул”.

Илфат абый белән бәйле рәсми кәгазьләрне, бик күп фотосурәтләрне, аның турында язылган бихисап мәкалә һәм рәхмәт сүзләрен ялкын ялмаса да аның шәкертләре һәм хезмәттәш дуслары күңелендәге истәлекләр, рәхмәт хисләре мәңге яши.

Ирек Мөхәммәтҗанов:

“Безгә Илфат абый белән күп аралашырга, бергә концертлар куеп йөрергә туры килде. Җырларны һөнәри рәвештә ничек башларга, ничек тәмамларга өйрәтә торган иде. Бер очракта да югалып калмас, кыенлыктан чыгу юлын табар. Шундый бер очрак булды безнең белән. Кама поселогына баргач,  ут сүнде. Аппаратура эшләми, яктылык юк. Нишләргә дә белмибез. Шул вакытны Илфат абый: “Борчылмагыз. Мин гармунда уйныйм. Җырның сүзләрен беләсез. Тагын ни кирәк сезгә концертны куймыйча, кайтмыйбыз?!” – диде. Шулай иттек тә. Бар җырларыбызны, биюләребезне баян көенә башкарып чыктык. Тамашачыларга “җанлы”,концерт тагын да ныграк ошады әле. Рәхмәтләр әйтеп, зур алкышларга күмеп озаттылар. Дөрестән дә, тәҗрибәсе бай, сәләте, белеме зур иде аның.  Үз эшен җанын-тәнен биреп башкарды. Вакыты-вакыты белән кырыс, бик таләпчән дә була белде.  Сәхнәдә чыгыш ясау өчен, шунсыз  булмый  торгандыр. әзерлекле концертлар күрсәтеп тә булмый торгадыр. Һәр чыгышның башында  тынгысыз хезмәт, кабатлаулар ята.

Хәзер дә бик еш: “Эх, Илфат абый исән булса, аның киңәшләре җитми!”, — дип искә алам.  Аның белән эшләгән вакытларны сагынам. Ул булса, Удмуртиядә татар мәдәнияте күпкә көчлерәк булыр иде.

Һөнәрилеге, таланты белән генә түгел, кешелеклелеге белән дә аерылып торды. Гади, аңлаучан иде ул. Мин аңа бик нык рәхмәтле”.

Фәридә Мохтарова:

“Педагогия училищесы студенты идем. Укудан өйгә кайтуыма безгә кунак килгән. Ул Илфат абый иде. “Пианинода уйнаучы кыз син буласыңмы?” — дип каршы алды ул мине. Танышуыбыз шулай башланды. Аннары мин пианинада уйнадым, ә ул уйчан гына тыңлап утырды. Әле бер,әле икенче җыр көен уйнавымны сорады. Мин рәхәтләнеп уйнадым. Шулай итеп, без бер-беребезне музыка аша аңладык,ахры. Бер юнәлештә эшли башладык. Илфат абый мине үз ансамбленә чакырды. Кайтып киткәндә әти-әниемә дә: “Бу бала музыка юнәлешендә укырга тиеш, киләчәге өметле”, — дип әйтеп киткән иде. Мине бу сүзләр канатландырып җибәрде.

90нчы елларда педагогия көллиятендә укытты Илфат абый. Яшьләрне җыеп, анда ансамбль дә оештырды. Бу ансамбль татарча узгантөрле кичәләрдә чыгыш ясый иде. Номерларыбыз көчле иде, концертларга ямь бирде. Илфат абыйдан соң училищега мин укытучы булып килдем. Ә Илфат абый белән һәрвакыт аралашып тордык, күп еллар хезмәттәшлек иттек.

Илфат абый укытучыларымның иң көчлесе, иң дөрес юнәлеш бирүчесе булды дип икеләнмичә әйтә алам. Һәрвакыт ярдәм итә, уңышларыма сөенә иде.

Югары һөнәр иясе, танылган булса да, бик гади иде үзе. Бик кызык кеше дә иде. Аның белән бәйле вакыйгаларны елмаеп искә алам. Бервакыт Казанда узган регионара бәйгедә катнашып, беренче урын яулап кайтты.  “Иң оста оранжировчик исеме биргәннәр иде аңа. Ижауга кайткач, безгә сөйли: “Бәйгедән соң Хәния Фәрхи яныма килде дә: “Бик оста уйныйсың, бик ошадың. Әйдә, безгә Чаллыга күченеп кил әле, бергә, бер төркемдә эшләрбез”, — диде. “Сез нәрсә дип җавап кайтардыгыз соң?” — дим. “Хәния, мин Ижауда бик әйбәт кенә эшләп ятам. Булмаса, син безгәкүченеп кил. Ул вакытта гөрләтеп эшләрбез”, — дип җавап бирдем дип сөйләгән иде Илфат абый”.

Шәфика Таҗетдинова:

“Илфат белән Ижауда гына түгел, республика авыл-шәһәрләре буйлап  концертлар куеп йөри идек. Танышуыбыз да җыр-моң ярдәмендә булды.  Туган ягым Әгерҗе районына кайтып, Сабантуйда “Элмәле” җырын башкарганымны ишеткән дә Илфат мине Ижаудан эзләп тапты, ансамбленә чакырды. Ансамбль Ижау шәһәренең Тимерьюлчылар мәдәният йортында  җыела иде. Ул вакытта мәдәният йортын Рафак Ишметов җитәкли иде. Репетицияләргә бик теләп, зур кызыксыну белән берсен дә калдырмыйча йөрдем. Илфат белән эшләү бик күңелле иде. Илфат, Мәҗит, Флүр, Фердинанд төрле уен коралларында уйный, мин җырлыйм. Концертларда кеше күп була иде. Басып дәррәү кул чабуларын һаман сагынып искә алам.

Илфатка килгәндә, музыканы, һәр чыгышны нечкә тоемлау хисе белән бәяли, энәсеннән җебенә кадәр җаны аша үткәреп, җырчыга киңәшен бирә, кирәк урында төзәтеп җибәрә. Кыскасы, табигатьтән бирелгән гаҗәеп талант иде аңарда”.

Флүр Сахипов:

Тимерьюлчылар мәдәният йортын 70нче елларда Рафак Ишметов җитәкли иде. Аның инициативасы белән оркестр оешты. Илфат Нурмөхәммәтов биредә оста баянчы буларак халыкның күңелен яулады. Бик күңелле вакытлар иде ул! Татар концертлары уздыра башладык. “Яшьлек” дип аталган инструменталь ансамбль оештырдык. Җитәкчесе Рафак Ишметов, концертны ул үзе алып барды, Илфат баянда, мин гитарада уйныйм. Бер-бер артлы җырчылар тупланды.  Фокус күрсәтүчеләребез дә бар иде. Концертларда утырырга урын булмый иде – шундый кеше күп җыела!

Бервакыт шәһәребезгә Илһам Шакиров килде. Ул Илфатның баянда уйнавын бик яратты. Аның кебек виртуоз баянчылар сирәк шул! Илфатны  үзенең “Идел” ансамбленә чакырды. Тик күпме генә үгетләмәсен, ул ризалашмады.

Юкка  гына Казанннан, башка төбәкләрдән килгән җырчылар аны үзләренә чакырмый иде. Илфат Нурмөхәммәтовка музыкант булрак шәһәребездә тиңнәр юк иде”.

Мәҗит Гатауллин:

Мин Илфат Нурмөхәммәтов белән 71 елларда таныштым.Бергә Тимерьюлчылар мәдәният йортына йөрдек. Бик музыкаль гыйлемле кеше иде ул.  Импровизацияләре шәп иде. Аның кебек оста баянчы әле дә очратканым юк.

80нче елларда Илфат “Андан” ансамблендә эшләде. Ул мине дә бирегә бас гитарада уйнарга чакырды. Бергә  Ленинград шәһәрендә  узган “Ак төннәр” дип аталган фестивальдә катнашырга бардык. Анда да ул халыкны таң калдырып, осталыгын күрсәтеп кайтты.

“Андан”нан киткәннән соң, мин аны бик озак күргәнем булмады.2001нче елда бер иптәшебезнең юбилеенда очраштык. “Бик көчле тавышлы җырчы таптым”, — дип, Ирек Мөхәммәтҗанов турында сөйләгән иде ул. Кәефе күтәренке, планнары зурдан иде.

Сәламәтлеккә туймавы гына аңа киртә куйды. Инсульт булганнан соң, хәле тагын да авырлашты.Югыйсә, әллә нинди эшләр башкарыр, көчле, халыкчан ансамбль булдырып, аны әллә нинди югарылыкларга күтәргән булыр иде”.

Фәния Гаделшина:

“Илфат белән бергә укыдык, бергә гармунда уйнап, концертлар куя торган идек. Ул вакытта Илфат  — 4нче, мин – 5нче, Флера Хөрмәтова 6 сыйныфта укый идек. Бер вакытны Рафак Ишметов җитәкчелегендәге төркем белән ай ярым Удмуртия районнарында концерт куеп йөрдек.

7нче сыйныфны тәмамлагач, Илфат Флера Хөрмәтова белән бергә Лениногорск шәһәренә музыка мәктәбендә укырга китте. Кайту белән шәһәребездә татар мәдәниятен үстерү юнәлешендә эшли башлады.

Мин дә Казанга киткәч, кире Ижауга әйләнеп кайттым. Кайтканымны ишетү белән эзләп тапты ул мине. “Нигә кире кайттың? Инде кайткансың икән, әйдә эшкә тотын. Бер җырчы, бер оештыручы кеше юк безнең татар дөньясында”, — диде. Ул вакытта Рафак абый вафат иде инде. Илфат шулай канатландырып җибәрде. Иң беренче “Ижау моңнары” бәйгесен оештырдык. Шушы исем  белән ансамбль оешты. Бәйге бик күп кенә талантларны ачты.

Илфат белән без һәрвакыт аралашып тордык.Аның белән эшләү җиңел иде. Илфат кебек баянчы күргәнем юк. Андый талант, тумыштан, тамырлардан, йөрәктән киләдер. Әтисе дә бик оста гармунчы иде аның. Мәктәптә укыган чакта без аларга барып репетиция ясый идек.  “Сәлимгәрәй абый, без килдек”,  — диюгә, капка ача. Кулында – гармун.  Уйный-уйный каршы ала иде ул безне. Аны барысы да «Гармунчы Сәлим” дип беләләр иде”.

Элмира Нигъмәтҗан.