Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Гармунчы кыз
23.07.2015

Гармунчы кыз

Флүрә Хөрмәтова:
“Халык көйләрен үзәкләрне өзәрлек, күңел кылларын тибрәтерлек, бии белмәгәннәрне биетерлек дәртле итеп уйный алган кеше генә чын гармунчы була”.

Без аның белән очраклы гына очраштык. Ике сүздән үк минем алда талантлы музыка белгече утыруын аңладым. Сүзем Татарстан Республикасының атказанган артисты, мәдәният хезмәткәре, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе лауреаты, атаклы гармунчы Флүрә Хөрмәтова турында.
Артистлар белән күпме аралашып, мондый тыйнак сәнгать кешесен күргәнем юк иде. Мактанырга яратмый Флүрә ханым. Ә югыйсә, горурланырлык хезмәте бар! Иң беренче булып бию көйләрен кассетага, дискка яздырган, өстәвенә хатын-кыз гармунчы ул! Аның көйләренә хәтта Америка, Австралия, Финляндиядә дә рәхәтләнеп бииләр. Мәҗлесләрдә дә хәтта руслар да: “Поставьте Хурматову”, — дип мөрәҗәгать итә бит!
Әйе, ул бию көйләрен җылы, халыкчан, йөрәктән чыгып, йөрәккә барып җитәрлек итеп уйный. Халык күңеленә үтәр өчен укып алган белем генә җитми, бу моң ана карынында ук салынадыр. Җиде балалы гаиләдә төпчек кыз, абыйлары Җәүдәт, Шәүкәт, Риал, Зәки өйдә булмаганда, аларның гармунын алып уйнарга өйрәнә. 1нче класска укырга кергәч, авыл клубында беренче тапкыр чыгыш ясый. Абыйсы, Германиядән хезмәт итеп кайтканда, аңа бүләк итеп гармун алып кайта. Нәкъ шул гармун аны моң дөньясына алып кереп киткәндер дә инде. Сәнгать юлы Лениногорск музыка училищесыннан башланып, Казан халык иҗат йортына алып килә. Ул район, авыллардан килүчеләргә баян дәресләре укыта. Казан мәдәният һәм сәнгать институтының дирижерлык бүле­ген тәмамлагач, аны юллама буенча Чаллыга эшкә җибәрәләр. “КамАЗ” заводы төзелә башлаган елларда гармунчы кыз “Энергетик” Мәдәният сараенда эшли, “Җәүһәр” җыр һәм бию балалар ансамбле оештыра. 25 ел татар музыка уен кораллары оркестрында хезмәт куя.
“Гармунчы булмаган булсам, җырчы булыр идем. Халык җырларын яратам. Хыялым халык көйләрен гармунда башкарып, радио-телевидениегә яздырып, халыкка кайтару. Чит илләрдәге татарлар белән очрашып, көй-моңнарыбызны алар белән дә уртаклашасым килә”, — дип тәмамлады ул әңгәмәбезне.
Флүрә ханым үзе туып үскән Әгерҗе районы Мукшур авылының гына түгел, ул — безнең Ижау шәһәренең горурлыгы да. Аның мәктәп еллары 20 нче санлы мәктәп белән бәйләнгән. Гомумән, әлеге мәк­тәпне тәмамлаган күренекле шәхесләребез җыр-моң дөнья­сында күп. Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хә­бибуллин, “Шатлык” халык ансамбле җитәкчесе Фәния Гаделшина, музыка укытучысы Гайсә Моратов, һ.б.лар.
Халкыбызның көй-моңнарын тамашачыга ирештерүче шәхес­ләребезнең хезмәтләрен югары бәяләп, исән чакта кадерләсәк иде. Татар сәхнәсендә талантлы баянчы-гармунчыларыбыз бармак белән генә санарлык бит.

Рәфилә Рәсүлева.