Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Гамәлләр галәмнәрдә мәгълүм
16.03.2012

Гамәлләр галәмнәрдә мәгълүм

1 мартта Удмуртия мөселманнары күптән көткән хәл тормышка ашты: Ижау үзәгендә җиткерелүче мәчетнең як-ягындагы ике манарага алтын ай урнаштырылды.

40 метрлы манара очындагы айлар, Ислам символы булып, Мәккә шәһәрендәге Кәгъбәтуллага карап торалар. Хәзер манараларның гомуми саны — 6. Алтын пирамидалар Чиләбе өлкәсендәге «Оникс» фирмасы тарафыннан ясалган. Аларны манарага утырту эшләрен дә шул фирма эшчеләре башкарып чыкты. Төзелеш җитәкчеләре: Үзәк мәчет төзелеше буенча Попечитель Советы рәисе, Үзәк мәчетнең имам-хатибы, Удмуртия мөфтие урынбасары Нәгыйм Баян улы Каюмов һәм Удмуртия буенча мәчетләр төзүгә һәм төзекләндерүгә ярдәм итү фонды җитәкчесе, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Гавас улы Мирзаянов шушы ике манараны җиткерүгә акча тапшырган, техник документлар әзерләгән, вакытында сыйфатлы материаллар белән тәэмин иткән, махсус техника, җиһазлар һәм эш кораллары бүлеп биргән һәр җаваплы кешегә зур рәхмәтләрен җиткерәләр. Ярдәмнәре төзелешне бертуктаусыз алып баруны тәэмин иткән һәр оешма, һәр кешенең исемнәре бу мәчетнең хәтер китабына язып куелачак. Иң мөһиме: аларның игелекле гамәлләрен галәмнәрнең Хуҗасы Аллаһы Тәгалә белеп тора! Изге гамәлләр кабул булсын, аларны кылган кешеләргә әҗер — саваплар, Аллаһының күптөрле нигъмәтләре булып ирешсен!