Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Гамил Гыйздуллин: «Без бары тик солдат кына идек…»
12.02.2014

Гамил Гыйздуллин: «Без бары тик солдат кына идек…»

1989 елның 15 феврале. Бу дата илебез тарихына Әфганнан Совет гаскәрләрен чыгару көне булып кереп калды. Шулай итеп, 10 елга сузылып, 15000нән артык артык әзмәвердәй ир-егетләребезнең гомерен өзгән сугыш тәмамлана. Бу истәлекле көнне  алар искә алына, ә исән-имин әйләнеп кайткан ветераннар игътибар үзәгендә була.

Әфганчылар үзләре турында күп сөйләргә яратмый, диләр. Чыннан да, шулай икән. Бүгенге көндә гаиләсе белән Ижауда яшәүче Гыйздуллин Гамил абыйдан да әңгәмә вакытында һәр сүзне тартып алырга туры килде.
Ул Совет армиясе сафларына 1983 елның көзендә алына. “Минем өч абыем да чит илдә хезмәт итте. Мине дә чит илгә җибәрегез,”- ди ул хәрби комиссариатта. Ул вакытта Гамил абый чит илнең дә ниндиенә — үлем оясы Әфганстанга җибәрерләр дип уйлап карады микән? Туган авылы булмаса да, инде ияләшкән Әгерҗе районының Кадыбаш авылы, сыйныфташлары, газиз әти-әнисе, туганнары белән саубуллашып чыгып китүенә ярты ел үтүгә, ул Әфганстан җиренә аяк баса. Мин Гамил абыйдан шул еллар турында кызыксындым.

— Гамил абый, безнең солдатлар ни өчен Әфганстанга керделәр?
— Безне Әфганстанга интернациональ бурыч үтәргә дип җибәрделәр. Советлар Союзының көньяк чикләрендә дус ил булуы кирәклекне аңлаттылар. Интернациональ бурыч дигән сүздән хәзер көлеп карау да бар. Уйлап карасаң, монда хаклык та зур бит. Безнекеләр Әфганстанда ул елларда никадәр завод-фабрика, аэропортлар, ГЭС, юллар төзеделәр. Алардан, сыйфаты түбән булса да, газ сатып алдылар. Болар барысы да көньяк күршебез белән дус яшәү өчен эшләнде. Без, совет солдатлары, яңа власть урнаштыручы әфган халык армиясе янында күзәтүче ролен генә үтәргә тиеш идек. Тик чынлыкта алай булып чыкмады. Кан да түгелде, күпме яшь егетләр кургаш табутларда кайттылар. Мин үзем солдат хезмәтемне Шибирганда газ кудыручы заводны саклаудан башладым. Шартлар нәкъ сугыштагыча: тирә-як яхшы күренә торган урын, землянка, экипаж… Аннан Хайратон, Айбак, Мазари-Шәриф… Ел ярым танкист булып хезмәт иттем. Бик күп сугышчан операцияләрдә катнашырга туры килде. Стратегик яктан бик мөһим объект — Аму-Дәрья аша салынган дуслык күперен сакладык.

Сез солдат хезмәтен сугышчан шартларда үткәнсез. Бу тыныч урындагы хезмәттән, куркыныч булудан тыш, тагын нәрсәсе белән аерыла дип уйлыйсыз?
— Янәшәңдәге иптәшләрең өчен җаваплылык хисе көчле булу белән. Менә үзем хезмәт иткән урында булган бер вакыйганы сөйлим әле. Сугыш кораллары төялгән колоннага дошманнар кыядан атып, бер солдат-шоферның маңгаена тидерәләр. Пуля маңгаеннан кереп, баш чүмеченнән чыга. Әгәр бу машина туктап калса, бөтен колонна туктый һәм һәлак була. Бу егет ату зонасыннан чыкканчы, яралы килеш машинасын алып бара. Куркыныч урыннан чыккач кына, машинасын читкә чыгарып куя, янәшәдә утырган иптәшенә: “Командир, мин берни дә күрмим,” — ди дә җан бирә. Моңа хәтта ышану да авыр, тик бу, чыннан да, булган хәл. Кеше, андый вакытта ихтыяр көчен җыеп, үзендә баш җитмәслек эшләр башкарырлык көч таба. Ул вакытта бу солдат күпме иптәшенең гомерен саклап калды.
Командирлар да солдат гомере өчен бик җаваплы карыйлар иде. Әлбәттә, Уставта язылган кагыйдәләрдән читкә китүчеләр дә очрый иде. Бәхеткә каршы, андыйлар бик сирәк иде. Иң мөһиме — бер-берең өчен кыядай тору — бездә язылмаган закон иде.

— Бу еллардагы иң истә калган онытылмас мизгел нинди?
— Мәктәптә бергә укыган, армиягә бергә китеп, андагы укуны бергә үтеп, Әфганга чыгар алдыннан гына аерылышкан дустым Рафис Хөснетдиновның һәлак булуы турында ишетү. Бу хәбәрне мин бик авыр кичердем.

Гамил абый, әфган халкы сезнең күз алдында нинди булып калды?
— Әфганстан халкы бик чуар. Төрле кабиләләрдән тора. Аларның үзара мөнәсәбәтләре дә бик катлаулы. Әфган халкы бик дини. Ул чагында халыкның кышлакта яшәгән өлеше укый-яза белми, бик хәерче яши иде. Алар Совет солдатларын бик өнәп бетермәделәр, безне читләр, аларның эшенә тыкшынучылар кебек кабул итүчеләр күбрәк булды. Бәлки, зуррак шәһәрләрдә яшәүчеләр башкачарак уйлагандыр. Ә безгә кышлакта яшәүчеләр белән генә аралашырга туры килде. Мин аларны хәзер аңлыйм да. “Шуравиларлар”ның, ягъни безнең анда булуыбыз Әфганстанның яңа власте һәм безнең хакимият өчен кирәк булды. Бу — сәясәт, ә без гади солдатлар гына идек.

Нурислам Гыйззәтуллин,
Әгерҗе шәһәре 1нче гимназия.