Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Гали Чокрый иҗаты араларны якынайтты
3.03.2022

Гали Чокрый иҗаты араларны якынайтты

25 февральдә Халыклар дуслыгы йортында Удмуртиянең «Курай» башкорт иҗ­тимагый үзәге XIX гасырда яшәп иҗат иткән шагыйрь Гали Чокрыйга багышланган иҗади кичә үткәрде. Чарада катнашучылар шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән танышты. «Курай» оешмасы җитәкчесе Шаһит Ишаев Гали Чокрыйның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде.

Кичәгә Башкортостанның Уфа, Нефтекама шәһәрләреннән ша­гыйрьнең якташлары килгән иде.
Ун елдан артык Гали Чокрыйның иҗади мирасын өйрәнгән Башкорт дәүләт университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов шагыйрь иҗатының тирән мәгънәсе турында сөйләде. Ул шагыйрьнең теле катлаулы булуын, югары стильдә язуын, гарәп, фарсы сүзләрен күп куллануын ассызык­лады. “Мөхәммәт Гали Чокрыйның иҗатын аңлау өчен аңа якын булган дәрәҗәгә ирешергә кирәк”, – дип билгеләп үтте ул һәм шагыйрьнең бер әсәрен рус теленә тәрҗемә итеп, эчтәлеген аңлатты.

Шагыйрә, журналист, «Аҡбуҙат» балалар журналының баш мө­хәр­рире, Бөтендөнья башкорт ко­рылтаеның мәдәният һәм мас­са­күләм мәгълүмат чаралары комиссиясе рәисе Лариса Абдуллина үз чыгышында заманча шигърияткә игътибар итте. “Хәзерге дөньяда мәдәниятара һәм милләтара диа­логның әһәмияте арта. Бу бигрәк тә балалар басмаларының үзара хезмәттәшлегенә кагыла. Бүген без удмурт язучылары белән актив хезмәттәшлек итәбез. Удмуртиянең халык шагыйре Вячеслав Ар-Серги Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның «Туган тел» шигырен удмурт теленә тәр­җемә итте. Шулай ук РФ Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, тәрҗемәче Ада Диева башкорт шагыйре Гайнан Әмиринең ши­гырьләре җыентыгын тәрҗемә итте. Россия халыкларының мәдәни мирасы елында «Аҡбуҙат» журналы удмурт авторларының балалар шигырьләрен җыя, ә «Башкорт телендә дөнья әдәбияты» руб­рикасында Россия халыклары әкиятләре дөнья күрәчәк, — ди­де Лариса Абдуллина һәм быел «Аҡбуҙат» журналының федераль бас­малар исемлегенә керүен, Удмуртия укучылары өчен дә язылырга мөмкин булачагын билгеләп үтте. Ул үзе иҗат иткән шигырен дә укып үтте.
«Без Башкортлар» төньяк-көн­батыш башкортлар хәрәкәте лидеры Радик Бәхтиев башкортларның милли үзенчәлеге буларак, кос­тюмнары, гореф-гадәтләре төр­лелеге, Башкортстанның төрле районнарында гомер итүче башкорт халкының диалектлары аерылып торуын бил­геләп үтте. Башкортстан респуб­ликасы иҗтимагый палата советы әгъзасы Айдар Әхмәтҗанов үз чыгышын милләтара һәм кон­фессия­ара татулык темасына багышлады.
Нефтекама дәүләт филармониясе артистлары – Башкортстан Республикасының халык артис­ты Раян Алтыншин, курайчы Айваз Малыбаев дәртле башкорт җырларын башкарып, очрашуга ямь өстәделәр. Аларның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Башкорт­станнан килеп, бүгенге көндә Ижауда гомер итүчеләр: “Сезнең җырларны тыңлагач, туган якка кайтып кил­гәндәй булдык. Ешрак килегез! – дип, чиксез рәхмәтләрен җит­кер­деләр.
Алга таба Башкортстан кунак­лары Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министры вазифаларын башкаручы Эдуард Петров һәм «Удмурт Кенеш» ассоциациясе президенты Татьяна Ишматова белән очрашып, эшлекле әңгәмә кордылар.
Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елы концепциясен тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, удмурт мәдәният эшлеклеләре «Җир сүзе» проектында актив кат­наша һәм шушы уңайдан ул Удмуртия җәмәгатьчелеген ел проектларына кушылырга чакырды. Удмуртиядә яшь галимнәр катнашында милләтара фәнни-гамәли конференция узачак. Бу чараларны иҗтимагый оешмалар үзара хезмәттәшлек ярдәмендә үткәрәчәк.

Эльмира Нигъмәтҗан.