Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Гали дә, гади дә
17.07.2014

Гали дә, гади дә

Районыбызның аксакал язучысы Чыңгыз ага Мусин — җаны-тәне белән авылга, аның кешеләренә, гүзәл табигатенә гашыйк гади, әмма гали татар шагыйре. Аның шигырьләре дә гади кеше җанын, кеше күңелен аңлап язылган, тормышчан, халыкчан булулары белән аерылып торалар. Җиңел укылалар, һәркемнең күңелен дулкынландыра, уйландыра алалар.

Чыңгыз ага 1934 елда Әгерҗе районы Тирсә авылында туа. Бүгенге көндә Мордывый авылында яши, иҗат итә. Гомер агышында Тирсә МТСында, сельхозтехника оешмаларында шофёр, автомеханик, автоколонна башлыгы вазифаларын башкарса да, йорт-кура алып барса да, балалар үстерсә дә, оныклар карашса да… аның йөрәгендә иҗат уты сүрелмәгән, кулыннан каләме төшмәгән, тимер тутыгы җанына күчмәгән, шигъри җаны бүген дә күңел күзен эшкә җигеп, “чык астыннан шигырь эзли”, таба һәм сәйләндәй тезеп укучы күңеленә сала. Сүз хатын-кыз шагыйрә турында барса, бу гаҗәп тоелмас иде, әлбәттә. Ә биредә — сандалларга салып тимер бөккән, дистәләгән еллар буена трактор, машина иярләгән зат-ир-ат! Ул җан җылысын салып, кешеләргә яктылык, шатлык, өмет өләшә.
Шагыйрьнең җырлап торган бик күп шигырьләре көйгә салынды. Төрле сәхнәләрдә, радио, телевидениедә әледән-әле яңгырап торалар.
Без аны яратып: “Аксакал, үз Тукаебыз”, — дибез. Чыңгыз аганың туган җиргә, туган нигезгә булган чиксез мәхәббәт, үз чоры өчен җаваплылык, борчылу хисләре белән сугарылган шигырьләре чиксез тәрбияви әһәмияткә ия.
Тынгысызлык аның гомер буе аерылмас юлдашы булгандыр, мөгаен. Моннан бик күп еллар элек, авылдан — авылга җәяүләп “Яңарыш” газетасына яздырып йөрүен, укучылар белән очрашуларга баруы турында ишетеп белсәм, соңгы елларда, сәламәтлеге бик шәптән булмаса да, авыллардан, аерым кешеләрдән бик күп мәгълүмат-язмалар, фотосурәтләр җы­еп, “Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр” исемле китап бастыруын күреп таң калдым. Күпме хезмәт куелган, күпме йокысыз төннәр, күпме сабырлык таләп ителгән бу гамәлләрдә?!
Чыңгыз ага гаиләдә дә бик бәхетле кеше 60 елдан артык иңне, иңгә куеп яшәгән Мәйсәрәсе бүген дә аның “йөрәк кыйбласы”. Шигырьләремне, иң элек, аңа укыйм”, — ди Чыңгыз ага, хатынына булган хөрмәтен, яратуын яшермичә. Шулай булмыйча, әниләрен озак еллар бергәләп, тиешенчә тәрбияләп соңгы юлга озаттылар, борчуын да, шатлыгын да уртак итә белделәр шул алар. Күпләрне көнләштерерлек итеп яшәп, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Бүген дә улы, килене, оныклары белән чөкердәшеп, гөрләшеп яшәп ятулары. Ишек алды тулы кош-корт, хайван асрыйлар, тезелеп утырган умарталары бакчасына ямь өсти. Бабай белән әби оныклар, оныкчыклар сөеп куаналар. Гомер бишеге тибрәлешенә күңел тибрәлеше кушыла, шигъри тәлгәшләр туа. Сигезенче дистәсен түгәрәкләп килүче остазым, каләмдәшем, районыбыз горурлыгы булган язучы-шагыйрь, тарихчы, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Риза Шәфи исе­мендәге әдәби премияләр лауреаты Чыңгыз ага Мусинның түгәрәк бәхете бу! Шул түгәрәк бәхетегез кителмәсен,Чыңгыз ага, иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен!

Әлфирә Низамова,
Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы, Риза Шәфи исемендәге әдәби премия лауреаты.

 

Чыңгыз Мусин

Еллар кайтавазы
(Булмас димә)

Бу тормышны аңлап булмый хәзер,
Һай, үзгәрде заман, үзгәрде.
Үзгәрде дә сәер бер дөньяга
Алып кереп китте безләрне.

Иж ярына барып утырдым да
Күзәтәмен якын тирәне.
Агым суга башын игәннәр дә
Чәчен чайкый тал-тирәге.
Кыр казлары юлга җыенадыр,
Борын төрткән бәбкә үләне.

Иж суының йөгерек агымнары
Күпме гасыр ярсып аккандыр.
Замананың кат-кат үзгәрүе
Ярлы ишекләрне каккандыр,
Кемдер шуннан кызык тапкандыр.

Дилбегәсез бозык җәмгыятьтән
Әллә ниләр була көтәргә.
Имансызлар һәрчак табылып тора
Кыргый әмерләрне үтәргә.

Булмас димә, еллар болганыр да
Партиягә керер муллалар.
Берсе завком, берсе партком булыр,
Онытылыр изге йолалар,
Тапланырлар кылган догалар.

Без булырбыз юлның иң читендә,
Алар үрнең өске катында.
Нотык сөйләп башны катырырлар
Коммунизм төзү хакында.

Булмас димә, безнең гомердә дә
Бу заманалар күпме үзгәрде.
Күп ишеттек тинтәк бәндәләрдән
Чынга ашмас тозсыз сүзләрне.

Мин нигәдер үзгәралмый калдым,
Заман белән күпләр үзгәрде.
Динне каргап йөргән партократлар
Хәтфә намазлыкка тезләнде.

Без кичергән еллар артта калды,
Ачып кердек гасыр ишеген.
Әвәлрәк нинди Чыңгыз булсам,
Мин бүген дә шул ук кешемен.

Күңелләрдә якты хисләр генә
Сандугачлы айлы кичләрдә.
Хатирәләр кат-кат кабатлана
Озын-озак гомер кичкәндә.

Мордывыйның изге туфрагында
Минем бабам гомер кичергән.
Нарат тугаенда печән чапкан,
Иж суында атын эчергән.

Минем бабам туасымны уйлап,
Миңа бик зур өмет баглаган.
Тик, кызганыч, үзе дөнья куйган,
Мин туганны күрә алмаган.

Тик шулай да, изге васыятьләрен
Әйтеп калган үләр алдыннан.
Үзе исән чакта кулга алган
Йорт кирәген миңа калдырган.

Мирас иткән миңа йорт нигезен,
Мирас иткән сабан-төрәнен.
Нигезендә тормыш иткән чакта
Чамалаган нәрсә кирәген.

Мирас иткән миңа ат-арбасын,
Көн дә кирәк тормыш коралын.
Мин шул җирдә яңа йорт җиткердем,
Шул нигездә әле дә торамын.

Авыл халкы җирдә ни күрсә дә,
Дин-догасыз гомер итмәгән.
Мамадыштан килгән Кыйвам хәзрәт
Мордывыйга килеп төпләнгән.

Еллар авыр, яшәү җиңел түгел,
Борылмалы тормыш юллары.
Тик шулай да, һәркем якын итә,
Яраталар Кыйвам мулланы.

Кызылъярда Давыт хәзрәт яши,
Олуг шагыйрь белән киңәшеп.
Авыл балаларын укытырга
Мәдрәсә ача Кыйвам Бигашев.

Дөрес сүзле, күңеле изге хәзрәт,
Ышаналар мулла Бигәшкә.
Аның сүзе һәрчак гадел булган,
Авыл халкы йөргән киңәшкә.

Кыйвам хәзрәт белән минем бабам,
Дус булганнар, бергә булганнар.
Ижбикәдә үскән игеннәрен
Бергә чәчеп, бергә урганнар.

Кыйвам хәзрәт әле өйләнмәгән,
Ялгызлыктан өзелә үзәге.
Йөрәгендә аның бер сылу бар,
Иж-Бубыйның сулмас гүзәле.

Мөхлисаның* гүзәл, назлы кызы
Наҗиякәй аның уенда.
Кыйвам хәзрәт Иж-Бубыйга барса,
Очрашалар елга буенда.

Озакламый алар кавышалар,
Саф мәхәббәт тоеп күңелдә.
Мордывыйга кайта яшь абыстай,
Яшь абыстай уңган килен дә.

Бер-бер артлы малайлары туа,
Куанычның чиге буламы?!
Тик илдәге барган гаделсезлек
Зур хафага сала мулланы.

Шундый заман килгән, бик күпләрне
Зинданнарга илтеп япканнар.
Изгеләрне, халык дошманы дип,
Көпә-көндез терәп атканнар.

Илдә кыргый канун, рәхимсезлек,
Җәза көтә һәрбер мулланы.
Изгелекләр кылган Кыйвам хәзрәт
Шул заманның була корбаны.

Бакчасында әле дә үсә аның
Ул утырткан кызыл баланнар.
Тик башлары түбән иелеп калган
Ул коточкыч вәхши заманнан.

Ул утырткан сирень гөлләренең
Хушбуй сипкән кебек исләре.
Аны һаман сагынадыр кебек
Мордывыйның айлы кичләре.

Иж буеның мәгърур юкәләре
Һәр язларда чәчәк аталар.

Тагын шулай кабатланмас микән
Вәхши җаннар кылган хаталар?

• Мөхлиса — атаклы Мөхлиса Бубый.

Бик сөйлисе килә

Ходай насыйп иткән гомеркәйнең
Уздым инде шактый өлешен.
Тәүге тойгыларны ялгый-ялгый,
Иж буеннан кайтып килешем.

Тирә-якта хәтфә болыннарым,
Күкрәп үскән иген- кырларым.
Монда үтте минем балачагым,
Монда уза гомер юлларым.

Мин бурычлы саныйм нигеземдә
Бабам васыятьләрен үтәргә.
Ярый әле Ходай насыйп иткән
Шул нигездә гомер итәргә.

Кырыс көзләрне дә каршыладым,
Көзләр булмый язлар шикелле.
Шыксыз көздә мәхәббәтем килде,
Көзләр гүя язлар китерде.

Табигатькә ихлас сокланулар
Миңа гына әллә язганмы?
Җәйләр узса, кышны юксынамын,
Кышлар җитсә, сагынам язларны.

Бездә генә гүя таң кояшы
Нурын ялгый җиргә үрелеп.
Бездә генә гөлләр үсә кебек
Асыл чәчәкләргә төренеп.

Бездә генә яңгыр болытлары
Җирне назлап ага түбәннән.
Бездә генә Тәмәй урманнары
Күк катына барып терәлгән.

Абзагызга инде сиксән тулды,
Каршыладым тәки сиксәнне.
Сикәлтәле гомер кичерсәм дә,
Җанда саклыйм тәүге хисләрне.

Еллар узган инде, һәр мизгелне
Хәтерендә кемнәр саклаган?

Тик шулай да бераз истә калган
Гомер сәхифәсен актарам.

Үзем күрдем кояш яктысында
Түрәләрнең кыргый эшләрен.
Үзем күрдем изге манараның
Сыкранып авып төшкәнен.

Үзем күрдем азгын түрәләрнең
Бер-бер артлы хатын алганын.
Төп йортында туган сабыйларның
Ач хәлендә ятим калганын.

Ятимлектә үткән заманалар
Беркемне дә аяп тормады.
Үземдә дә шул ук язмыш иде,
Үзем дә бит язмыш корбаны.

Күреп тордым авылым өсләрендә
Моңсу, шомлы таңнар атканын.
Изгеләрне конвой ялчылары
Зинданнарга илтеп япканын.

Белеп тордым ялкау бәндәләрнең
Усал эттәй өреп ятканын.
Белеп тордым тырыш, уңганнарга,
Кулак диеп, тамга такканын.

Кырык бердә басу капкасыннан
Кузгалдылар колхоз атлары.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Килде башта сәлам хатлары,
Өчпочмаклы солдат хатлары.

Өчпочмаклы хатлар килеп торды
Сагышланган йөрәк хисеннән.
Хатлар килде салкын окоплардан,
Дөрләп янган ялкын эченнән.

Хат ташучы ләкин сирәк килде,
Сирәгәйде сагыну хатлары.
Чит туфракта күпләр ятып калды,
Туган илгә кире кайтмады.

Бик сөйлисе килә истәлекле
Сигез дистә гомер үткәнен.
Белмибез бит әле килер көндә
Нинди язмыш безне көткәнен.

Бик сөйлисем килә, тыңласалар
Күңелем булыр иде азга да.
Барысын ничек сөйләп бетерерсең
Бу кечкенә генә язмада?