Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Галисә Хәбибҗанова: «20 яшемдә 10 нчы сыйныфка укырга кердем»
19.05.2022

Галисә Хәбибҗанова: «20 яшемдә 10 нчы сыйныфка укырга кердем»

Ижау шәһәренең Үзәк мәчете янында чәчәкләр утыртып йөрүче, башына мөселманча итеп яулык япкан өлкән яшьтәге әбине күргән бар иде инде. Аллаһ йорты янында урнашкан «Язмышлар» социаль реабилитация һәм адаптация үзәге турында язма әзерләргә килгәч, анда да күрдем мин аны. Аралашып алырга теләк белдергәч: «Һәрвакыт ярдәм итеп яшәргә кирәк. Минем турыда түгел, шушы үзәк турында күбрәк языгыз», – диде дә, тиз-тиз генә китү ягын карады ул. Шушы көннәрдә редакциябезгә Галисә апа үзе килеп керде.

86 яшьтә булса да, әле җор телле, бик актив ул. Бер мизгелдә барыбызның да игътибарын үзенә җәлеп итте. «Мин Башкортстанның Яңавыл районы Кызылъяр авылыннан. Әнием дә, абый да тимерь­юлда эшләгәч, Яңавыл районының беренче интернатында яшәдем. Рус телен укытырга укытучы юк иде. Аның урынына математика фәнен укыттылар. Ижауга килгәч, токарь булып эшкә урнаштым. Ләкин рус телендә бер сүз дә белми идем. Хәтта: «Взвесьте мне 500 грамм хлеба», – дигән сүзләрне дә әйтә алмый идем. Аңа карамастан, югары белем аласым килде. Эштән юллама алып, Мәскәүгә сәүдә һәм икътисад институтына укырга керергә киттем. Тик рус теленнән иншаны «2»легә яздым. Шул вакытта декан миңа: «Тәрҗемәче белән язсаң, укырга алам», – диде. Мин барыбер бирә алмам дип курыктым. Ижауда кичке мәктәптә укырга рөхсәт итүләрен сорап, Мәгариф министрлыгына гариза яздым. Рөхсәт иттеләр. Шулай итеп, мин 20 яшемдә 10 нчы сыйныфка укырга кердем. Бер ел эчендә рус телен өйрәндем. Аннан соң Мәскәүдә, үзем теләгән уку йортында, читтән торып югары белем алдым.
Хезмәт юлымны икътисадчы итеп башладым. Эшемне һәрвакыт югары бәяләделәр. Җаваплы булдым, тырышып эшләдем. Җитәкче вазифасына кадәр күтәрелдем», – дип сөйләде Галисә апа.
Тормышындагы авырлыклар аны төрле яктан чыныктыра. 1977 елда Германиядәге хәрби частьтә финанс бүлеге җитәкчесе итеп эшләргә чакыргач та, югалып калмый. Риза була. Ул вакытта аны КГБ хезмәткәрләре тикшерә. «Эшем буенча төрле урыннарда командировкаларда булырга туры килгәч, минем турында мәгълүматлары җитәрлек иде. Шулай да: «Сез кем?» — дигән сорау бирделәр. «Я башкирская дочка многонациональной страны», — дип җавап биргәч, башка сорау биреп тормадылар. Тиешле документларны тутыргач, Германиягә киттем. Эшем җаваплы да, авыр да иде. Мин җитәкләгән финанс бүлегендә баш икътисадчы Галина Ромашина (артист Анатолий Ромашинның хатыны) иде. Ул минем уң кулым булды. Германиядә хезмәт иткәндә, бер ел эчендә машина алырлык акча эшләдем. Ижау­да чагында автомобиль йөртергә өйрәнгән идем. Берлин шәһәрендә «Газ 69А» машинасы алдым. Соңыннан мин аны абыема бүләк иттем. Ул машина әле дә бар», – дип сүзен дәвам итте Галисә апа. Германиядә ул 4 ел хезмәт итә. Подполковник дәрәҗәсендә хезмәтен төгәлләп, кире Ижауга кайта. Товаровед булып эшли башлый. Ләкин министрлыкта утыручылар тәҗрибәле, белемле, тырыш җитәкчене югалтырга теләмиләр. Бер ай эчендә Галисә апаны Индустриаль район хакимиятенең икътисад бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Анда ул лаеклы ялга чыкканчы, 1991 елга кадәр эшли. Һәрвакыт укый, квалификациясен күтәрә. Шундый укуларның берсенә Галисә апа Киев шәһәренә китә. 1986 елның апрель ае була ул. «Чернобыль атом электростанциясендә авария булганда, андагы радиация бөтен тирә-якка таралды. Минем дә аякларыма зыян килде. «Ярты елдан соң аяксыз каласың», – диделәр. Мин Киевтагы бер табиб-профессорга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. «Көз көне әрекмән тамырын җыеп, кайнатып эч», – дип, киңәш бирде ул. Мин ул әрекмәннең суын да эчтем, үләннең үзен ашадым да. Аллаһка шөкер, аякларымны югалтмадым», – ди Галисә апа.
Аның белән аралашканда, тормыш юлы турында сөйләгәннәрен тыңлаганда, кыюлыгына, үҗәт, тырыш булуына таң калып утырдым.

Нинди генә авырлыклар күрсә дә, югалып калмый. Чернобыльдә булган авариядән соң аякларын саклап калса да, картлык көнендә аны башка фаҗига көткән: автобус ишекләре вакытыннан алда ябылып, Галисә апаның аягы кысылып кала. Автобус йөртүче аны күрми, берничә метр өстерәп бара. Могҗиза белән исән калган 80 яшен тутырып килүче Галисә апаның аякларына катлаулы операция ясыйлар. Бер ай больницада, 7 ай урын өстендә ята. Аны мәчеттә дини дәресләр алып баручы Әлфия Халидова үзенең туганнарының фатирына алып кайта. «Ул фатирның идәне бик җылы иде, шунда үрмәләп йөрдем. Ә алар мине урындыкка утыртып, кулларында күтәреп йөрттеләр», – ди ул. Якыннары, туганнары да ярдәмнән ташламый.

«Минем абыйның улы Равил Хәбибҗанов – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Респуб­лика клиник хастаханәсендә баш травмотолог-ортопед, медицина фәннәре докторы, доцент. Фәнни-эзләнү бүлеген җитәкли. Аның белән горурланам. Минем белән шушы бәла килеп чыккач та, ташламады. «Ике ходунки алабыз. Берсе ватылса, икенчесе белән йөрерсең. Ләкин аякка басачаксың», – диде ул. Дәвалану алдым, кеше кулына каласы килми иде, тырышып-тырышып шул ходункилар ярдәмендә янә йөрергә өйрәндем. Әле дә аларны өемдә саклыйм. Ул вакытта миңа ярдәм кулы сузган һәр кешегә дә бик нык рәхмәтле мин», – дип сөйләде Галисә апа. Хәзер җитез генә йөргән әбигә карап, моннан 9 ел элек ул шушы фаҗигагә очрагандыр дип уйламассың да. «Аллаһы Тәгалә мине ярдәменнән ташламады. 2003 елдан башлап намаз укыйм», – диде ул. Әле Үзәк мәчет эшләрендә дә актив катнаша, мохтаҗларга ярдәм кулын сузарга тырыша.
«Язмышлар» социаль реабилитация һәм адаптация үзәге белән ничек бәйле булуы турында да сораш­тым. «Алар мәчет янында гына урнашкач, шулай танышып киттек. Мине дә монда кайнар ризык белән сыйлыйлар иде. Соңыннан үзем дә ярдәм итә башладым. Юынгыч, аш-су пешерү өчен кирәк яраклар, савыт-сабалар алып килдем. Акчалата да ярдәм итәм. Көн саен дистәләгән мохтаҗ кешегә кайнар ризык ашатканнары өчен әлеге үзәккә бик нык рәхмәтлемен. Изге эш башкаралар. Без бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итеп яшәргә тиеш. Мин тирә-юньдәгеләр турында кайгырту һәм яхшылыкның тормышта иң мөһиме булуын төгәл аңладым. Башкаларга карата изгелек кылсаң, Раббыбыз да сине ярдәменнән ташламас. Эшләгән вакытта командировкаларга күп йөрдем. Советлар Союзының барлык республикаларында булдым, төрле кешеләр белән аралаштым һәм минем өчен иң кыйммәтлесе җылы мөнәсәбәт булды. Әлеге үзәкне оеш­тыручыларга карап сокланам, аларга бу эшләре өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә язсын», – диде Галисә апа.
Әңгәмәдәшемнең төрле авырлыклар аша узып, 86 яшькә кадәр ничек шулай актив, сәламәт булуы белән дә кызыксынмый кала алмадым. «Гомерем буе Аллаһның берлегенә, барлыгына ышанып яшәдем. Нинди генә җитәкчеләр белән очрашсам да, авызыма бер тамчы да хәмер капмадым, хәрәм ашамадым. Үләннәр, аларның файдасы турында бик күп укыдым, өйрәндем. Яшь чакта чаңгыда йөри идем. Шәхси йортымда яшәдем, мал-туар, кош-корт асрадым. Ленинградта квалификацияне күтәрү буенча укыганда, фәнни хезмәткәрләр фатирында яшәргә туры килде. Алар миңа 25 төрле ризыкны ашамаулары турында әйттеләр. Шулар арасында ак ипи, туңдырма, майонез, колбаса бар. Яңа пешкән ипине ашамадылар, бары тик сохари ясап кына ашыйлар иде. «Мин дә шулай булдыра алам бит», – дип уйладым. Шуннан бирле нәрсә ашавыма нык игътибар бирәм. Һәр көнне финик җимеше ашыйм. Күп хәрәкәтләнәм, эшсез утырырга яратмыйм. Яшьләргә дә күп укырга, укыганнарын теркәп, язып барырга, үз сәламәтлекләрен кайгыртырга киңәш итәм», – ди Галисә апа. Аның күзләре дә әйбәт күрүенә, хәтере дә яхшы булуына таң калдым. Ярты ел абыйсының хатынын тәрбияләп, соңгы юлга озата.
Тормышны, хезмәтне яраткан, гомер буе дөрес яшәү рәвеше алып барган, күңеле гел изгелектә булган Галисә апага карап, ирексездән: «Мин дә шулай булдыра алам бит», – дип уйлап куйдым. Галисә апага озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез.

Эльвира Хуҗина.