Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - “Галимнәр кабердә ятсалар да — тереләр, наданнар җир өстендә йөрсәләр дә — үлекләр…”
29.10.2015

“Галимнәр кабердә ятсалар да — тереләр, наданнар җир өстендә йөрсәләр дә — үлекләр…”

Аң-белем, мәгърифәт — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте. Адәмнәрдә күп кенә яхшы сыйфатлар булырга мөмкин, әмма гыйлем аны башкалардан аерып торучы үзенчәлек булып тора. Бөтен тормышын халкыбызның мәгърифәтен үстерүгә багышлаган Риза Фәхретдин моннан 100 ел элек язган “Шәкертлек әдәбе” китабын шушы юллар белән башлый: “Гыйлем — дөньяда һәм ахыйрәттә үзеңә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белүдер. Гыйлем — инсаннарга хас булган бер сыйфат. Гыйлемнән башка, мәсәлән, батырлык (баһадирлык), юмартлылык, шәфкать итүчелек кебек сыйфатлар кайбер вакытта хайваннарда да табыла”. Әмма мәгърифәт, белем бары кешедә генә була.

Аллаһы Тәгалә ата­быз Адәмгә мәгъ­рифәт ишек­ләрен ачты. Адәм дигән затны җир һәм күкләрдә дәрәҗәле иткән иң зур сыйфат — мәгърифәт-белем бул­ды. Шуңа күрә, ислам күз­легеннән караганда, җир йөзенә тәүге мәртәбә аяк баскан кешеләр ниндидер надан, томана бул­мадылар, киресенчә, алар кешелекнең камиллеге булдылар. Хә­дистә килгәнчә, җәннәткә кергән кешеләр иң күркәм сыйфатта, иң камил рә­вештә, Адәм кебек булачаклар.
Моннан 1400 ел элек Аллаһ Җәбраил фәрештәне соңгы пәйгамбәр Мөхәммәт янына җибәрә. Фәрештә Пәйгамбәргә: “Укы!” — дип әйтә. Пәйгамбәр: “Мин укый белмим”, — дип җавап кайтара. Фәрештә янә: “Укы!” — ди. Пәйгамбәрнең җавабы шул ук кала. Шуннан соң Җәбраил Пәй­гамбәрне канатлары бе­лән кочагына кыса, хәтта Пәйгамберебезнең тыны ки­селә һәм өченче мәртәбә: “Укы, юктан бар итүче Раббыңның исеме белән”, — ди һәм Пәйгамбәр укый башлый. Шулай итеп, Коръәннең беренче иңгән аяте: “Укы!” — дигән әмер белән башлана.
Сезгә Пәйгамбәребезнең бер хәдисен укып, анда гыйлемнең 5 фазыйләтен китерәсем килә. Әлеге хәдис Имам Әхмәтнең хә­дисләр җыентыгында сак­лана, Пәйгамбәребез әйтте:
“Кем барган юлында гыйлемгә таяна, Аллаһ аңа җәннәткә юлын җиңеләйтә”. Тормышында гыйлемгә таянган адашмас, беркайчан да ут юлына китмәс. Кешегә нәрсә бәхет китергәнен, нәрсә хәсрәт китергәнен яхшы белер.
“Галимнәр — пәй­гам­бәр­­ләрнең варислары, пәй­­­­гамбәрләр үзләреннән соң алтын һәм көмеш калдырмадылар, бәлки ми­рас итеп гыйлем калдырдылар. Кем ул мирас­ка ирешсә, ул бөек өлешкә ирешә”. Җир йөзендә күп мөл­кәт ияләре яшәделәр, зин­нәтле сарайлар, биек каланчалар күтәрделәр. Әм­ма, беренчедән: барысы да теге дөньяга буш кул белән киттеләр, икенчедән: күпләренең калган малларын яки үз балалары таратып бетер­деләр, яки яңа килгән патшалар талап алдылар. Пәй гамбәрләр кал­дыр­ган бер­дәнбер мирас гыйлем-мәгърифәт бул­­ды. Ул мирасны теләгән һәркем кабул итә алды, барысына да җитте. Өммәтнең галимнәре кыйм-мәтле мирасны чәчми-түкми киләсе буыннарга тапшырдылар, ул мирас яшәгән саен югалмады, киресенчә, артып торды. Хәтта XIX гасырда хәләл акчасына йөздән артык мәчет-мәдрәсә тор­гызган, йөзләгән га­лимнәрне чыгарган Әхмәт бай Галиевның да, инкыйлабтан соң күп малын талап бетерәләр. Мәчетләрнең күп­­меләре җимерелә, исән
кал­ганнарының да кайберләрен дәүләт әле дә кире кайтарып бирмәде. Ырын-бурның атаклы “Хө­­сәения” мәдрәсәсенең би­насы моңа дәлилдер. Юмарт байның изгелекләре күп булды, Аллаһ разый булсын. Әмма тормышын чыра яктысы астында, кулына каләм алып, гыйлем алган, гыйлем тараткан остазларның мирасы инкыйлабны гына түгел, 80 еллык дәхрилек чорын да үткәрде. Бүген дә мәдрәсәгә килгән шә­кертнең беренче булып кулына Максуди хәзрәтнең “Мөгаллим сәни” китабын тоттырабыз. Риза хәзрәтнең китапларына нигезләнеп күпме имамнар мәчетләрдә вә­газьләр сөйлиләр. Мөгаллимәләребез бакча һәм мәктәпләрдә Риза хәзрәт калдырган мирастан файдаланып тәрбия эшләрен алып баралар. Хәзрәтнең күп­ме хезмәтләре әле дә ар­хивларда том-том кулъяз­ма рәвешендә үз варисларын көтеп ята. Риза хәзрәт: “Галимнәр кабердә ят­салар да — тереләрдер, наданнар җир өстендә йөрсә-ләр дә үлекләр”, — дигән.
Гыйлемсезлек -өммәтнең төп бәласе. Гыйлемсезлек сәбәпле, кеше тормышта була торган күп кенә вакыйгаларга, проблемаларга дөрес бәя бирми. Әгәр кешеләр Аллаһ китабын өйрәнеп, тормышка Коръән күзлегеннән карарга өйрәнсәләр, яшәүләре күпкә җиңелрәк, күп сорауларга җавап табу, кайгыларны җиңү күпкә ансатрак булыр иде. Хак гыйлем безгә күп кенә хаталарыбызны төзәтү түгел, аларны бөтенләй кылмаска ярдәм итә.
Гыйлемсезлек сәбәпле гаиләдә күпме проблемалар килеп туа. Күп кенә гаиләләр башыннан ук дөрес төзелми. Атаның рөхсәтеннән башка күпме кызлар кияүгә чыгалар? Андыйларга никах укучы имамнар ничек җавап бирерләр? Сөекле Пәйгамбәребез: “Кайсы гына хатын-кыз вәлиенең (ху­җасы) рөхсәтеннән башка кияүгә чыкса, аның никахы юк, аның никахы юк!” — диде. Кайбер кызларның әти-әниләре аерылу сәбәпле, әтине никахка да чакырмыйлар. Ата кызы белән аралаша, ярдәм итә, ә никах аннан башка үтә. Талактан соң ул әнинең ире булудан туктый, әмма кызның әтисе булудан туктамый. Мондый никах укылса да, кабул булмый.
Гыйлем изге гамәлгә юл булып тора. Пәйгамбәрнең сәхабәсе Гали: “Әгәр гыйлем бер кешегә килеп керсә, ул үзенең иптәшен чакыра башлый. Иптәше җавап бирсә кала, җавап булмаса китеп бара. Гыйлемнең дус­ты гамәлдер”, — диде. Изге гыйлем безне изге эшләргә этәрергә тиеш. Әммә кайбер кешеләргә нәсыйхәт бирә башласаң, ул: “Мин беләм”, — ди. Күп белә ахры, әмма белеме үз-үзен тотышында, яшәгән тормышында күренми. Кайвакыт күп китаплар укыйбыз, вәгазьләр тыңлыйбыз. Ләкин бел­гәннәребез белән гамәл кылырга ашыкмыйбыз. Берәүләр өчен хак гыйлем дөнья һәм ахыйрәт бәхетенә сәбәп булса, икенчеләрнең башларына хәсрәт булып төшә. Пәйгамбәребез: “Гыйлемне галимнәр каршында масаю, наданнарны бәхәстә җиңү, мәҗлесләрдә игътибар үзәгендә булу өчен алмагыз. Алай эшләгәннең урыны ут, уттыр”, — диде.
Моннан 1400 ел элек Пәйгамбәребез укый-яза бел­мәгән халыкның кулына каләм-кара тоттырган. Сугышта әсир булган дошман, мөселманны укырга-язарга өйрәтсә, аны азат итә торган булган. Ә безнең укыйсыбыз, гыйлем аласыбыз килми. Дөньяны да, ахыйрәтне дә беләсебез килми. Зур гыйлемнәрне түгел, үзебез көн саен кыла торган эшләрне дә күбрәк, яхшырак өйрәнәсебез килми.
Гыйлем белән мил­ләтебез, әби-бабай­ларыбыз дан тоткан. Халкыбыз күпме әдәбият нәшер иткән, күпме мәдрәсәләребез булган. Әби-бабайларыбыз Коръ­ән укыганнар, дога кыла белгәннәр. Һәр мөселманга тиешле башлангыч белем­нәрне без дә өйрәник, тормышта кулланыйк. Мә­-
чет­ләребездә кичке укуларга йөрик. Гыйлемең яныңда булса, тормыш юлында югалмассың, ким-хур булмассың. Риза хәзрәт: “Гыйлем — аулакта иптәш, горбәттә сердәш, дуслар хозурында зиннәт, дошман­нарга каршы үткен коралдыр”, — дигән.

Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре.