Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Гаилә — җәмгыятьнең мөһим күзәнәге
15.05.2014

Гаилә — җәмгыятьнең мөһим күзәнәге

Гаилә — ул җәмгыятебезнең нигезе. Киләчәгебезнең үсеше шул гаиләләрнең татулыгына, ныклыгына бәйле. 15 май — Халыкара гаилә көне. Бу истәлекле көн чагыштырмача бик яшь. Гаилә көнен билгеләп үтү турында тәкъдим белән 1993 елда беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр Оешмасы чыга. БМО җәмгыятьнең мөһим күзәнәге булган гаилә көннән-көн зәгыйфьләнә һәм үзенең социаль юнәлешен югалта баруына борчыла. 90нчы еллар башында бөтен илдә аерылышулар саны кискен арта һәм 30 яше тулуга да карамастан гаилә корырга теләмәүчеләр дә күбәя. Гаилә көнен билгеләп үтүнең төп максаты киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гаилә проблемаларына юнәлдерү булып тора. Кызганычка каршы, бүгенге көндә ныклы гаиләләр кими. Яшьләр гаилә кыйммәтләренә карата җиңел карыйлар. Моңа саннар да ачык дәлил булып тора.
Удмуртстаттан алынган мәгълүматларга күз салсак, республикабызда ел саен гаилә коручылар саны кимеп, аерылышучылар саны арта бара. 2013 елда 6053 гаилә (2012 елда — 5637 гаилә) таркалган, ә 12664 (2012 елда — 12685 гаилә) яшь гаилә барлыкка килгән. Шуңа күрә Удмуртия Республикасы Хөкүмәте каршындагы гаилә эшләре һәм демографик сәясәт буенча комитетның да төп бурычы булып гаилә институтының абруен үстерү, популярлаштыру тора.