Гаилә яме — миллилектә
Альбина Салихова белән мин Можга шәһәрендә таныштым. Тумышы белән ул Татарстан Республикасының Сарман районыннан.
Можгага медицина училищесында белем алу өчен килгән. Альбинаның аралашуыннан, үз-үзен тотышыннан ук аның ачык күңелле, җаваплы, актив икәнлеге сизелеп тора. Быел ул теләге булганнарга татар телен өйрәтү дәресләре уздыра башлаган. Укулар мәчеттә уза. Дәресләргә яшьләр белән беррәттән өлкәннәр дә йөри икән. Альбина махсус белеме булмаганлыктан, күбрәк сөйләм теленә өйрәтә. “Татар теленә өйрәтү курсларына укытучы эзләгәндә, мәчет белән берлектә “Иман” татар яшьләре шәһәр күләмендә бәйге игълан иткәннәр. Әлеге бәйге таләпләре буенча “Бәхет нәрсә ул?” дигән темага инша язарга һәм зур текстны русчадан татарчага тәрҗемә итәргә кирәк иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча, мине укытырга чакырдылар”, — дип, үзенең укытучы булып китүе турында искә алды ул. Әлеге укулар атнага ике тапкыр уздырыла. Гомуми күнекмәләрдән кала, Альбина үз укучыларына иҗат белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек бирә. “Телебезне өйрәтү белән беррәттән, халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләүне дә үз бурычым дип саныйм. Бергәләп гаилә, милләт, туган як темаларына кыска гына хикәяләр, иншалар язарга өйрәнәбез. Укучыларым моңа бик теләп алына. Күбесе өлкән яшьтә булганлыктан, алар шул рәвешле көндәлек борчу-мәшәкатьләрдән дә ял итә”, — диде ул әңгәмә барышында.
Альбина бәйрәмнәрдә, концертларда еш катнашып, милли тормышны җанландыруга үзеннән зур өлеш кертә. “Мин кечкенәдән халкыбыз моңына гашыйк. Төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый идем, икенче дәрәҗәдәге дипломым да бар. Милләттәшләремнең татар моңына сусап яшәүләрен күреп торам. Шуңа да концерт-кичәләр вакытында милли җырларыбызны башкарырга тырышам”, — дип, үз иҗаты белән дә таныштырып китте ул мине.
22 яшьлек кызның актив, милләтпәрвәр булуына сокланмый булмый. Ул әле яшь әни дә. Тормыш иптәше Ленар белән Айсель исемле кыз бала тәрбиялиләр. Ел да ифтар ашлары уздырырга тырыша икән. Әнә шулай гаиләсендә дә бары татарча аралашып, милли гореф-гадәтләрне саклап яши ул. “Булганына шөкер итеп, дөньяның ямен-тәмен белеп яшәргә һәм эшләргә кирәк. Иң зур байлыгым — гаиләм. Яраткан эшем, һәрвакыт терәк булырдай якыннарым булу белән мин бик бәхетле!” — диде Альбина.
Эльвира Хуҗина