Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Гаилә эше дәвамлы
1.10.2015

Гаилә эше дәвамлы

Кризис чорында башкаларны эш, товар белән тәэмин итүдә шәхси эшмәкәрләрнең роле зур. Можга шәһәрендә гомер итүче Каюмовлар гаиләсе дә шундыйлардан.

«Ныклы тормыш алып барыр өчен һәрвакыт эшләргә, тырышырга ки­рәк”, — ди Илсур Каюмов. Милләттәшебез 90нчы еллар башында эшен югалт­кач, тормыш иптәше Вәсилә ханым белән гаилә бизнесын ачып җибәрә. 25 елдан артык вакыт үтсә дә, елдан-ел үсеш юлында Каюмовлар гаиләсе. “Өч баланы ашатырга, үстерергә кирәк иде. Әкрен-әкрен эшләп йөрдек. Бераз ныгыгач ташландык ферма алдык. Күптән түгел биредә пилорама ачтык”.
Уллары Марат — әтиләренең уң кулы, ныклы терәге. Гаиләдә иң төпчеге булса да, әти-әнисенә, абыйларына иркәләнеп ятарга яратмый ул. Кечкенәдән үз максатына ирешә торган. Ижауның авыл хуҗалыгы академиясен, соңыннан аспирантураны кызыл дипломга тәмамлый. Туган шәһәрен ташлап китәсе килми аның, яшәргә Можгада кала. Әтисе кебек үз эшен башларга янып йөргән егет югалып кала торганнардан түгел. Узган ел ул махсус станок сатып алып, пилорамага кирәкле пычкыларны эшли башлаган. Марат әлеге товар белән хәзер тирә-як районнарны, авылларны тәэмин итә. “Мондый пычкыларны Ижауда гына ясыйлар иде. Әтигә ярдәм итү өчен башкалага күп йөрергә туры килде. Соңыннан, ник бу пычкыларны үзебездә эшләмәскә дигән фикер туды”, — дип сөйләде Марат.
Эшенең тәмен белеп, яратып башкара ул. Бүгенге көндә Каюмовлар Удмуртиянең күпчелек шәһәр-районнарын агач материал белән тәэмин итәләр. Татар­стан һәм Башкортстан республикалары, Саратов өлкәсе белән дә эшлиләр. Гомумән, гаилә бизнесын җәелдерүдә Маратның өлеше зур. Ул һәрвакыт яңа­лыклар эзли, бер урында гына таптанып торырга яратмый. “Тырышсаң, бар да була”, — ди яшь милләттәшебез.

Эльвира Хуҗина.