Гаилә учагын саклаучылар
Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Соловьевның Әниләр көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле әниләр!
Әниләребез мәхәббәте безне гомер буе озата килә һәм бетмәс көч бирә, яхшы эшләргә илһамландыра, тормыш юлында очраган авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, киләчәккә өмет уята. Яхшы кеше тәрбияләп, аны олы тормышка әзерләү өчен хатын-кызларга биһисап авыр хезмәт куярга туры килә. Моңа сабый бишеге янында уздырган йокысыз төннәр, балаларга булган тугрылык, гаилә учагы хакында чиксез кайгырту керә. Гаиләләргә ярдәм итү, Ватаныбызга лаеклы ул-кызлар тәрбияләп үстерү өчен хатын-кызларга шартлар тудыру — Удмуртия Республикасы җитәкчелегенең төп бурычы. Туучылар санын арттыру, медицина хезмәтен яхшырту, балалар бакчалары белән тәэмин итү, спорт белән шөгыльләнү өчен матди-техник базаны үстерүгә кагылышлы республика кануннары, максатчан программалар әлеге максатка ирешү юллары булып тора.
Бүгенге көндә Удмуртиядә 219 меңгә якын балалы гаиләләр гомер кичерә. Шуларның 17 меңнән артыгы — күп балалы гаиләләр. Бу — узган ел белән чагыштырганда ике мең ярымга артыграк дигән сүз. Әлеге статистика — федераль, республика һәм муниципаль хакимиятләрнең системалы эш нәтиҗәсе.
Җәмгыятьтә гаилә һәм ана статусын күтәрү максатыннан, 2005 елда республикабызда “Ана даны” дәүләт бүләге булдырылды. 2006 елдан башлап 554 күп балалы гаилә әлеге мактаулы исемгә лаек булды. Шулай ук агымдагы елда иң үрнәк гаиләләргә “Ата-ана даны” билгесен тапшыра башладык.
Гаилә учагы сагында торучы кадерле хатын-кызлар сезнең алдыгызда баш иябез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, һәрчак яшь һәм мөлаем булып, бәхетле озын гомер кичерегез!