Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Гаилә — тормыш нигезе
6.07.2017

Гаилә — тормыш нигезе

8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Россиядә әлеге бәйрәм 2008 елда барлыкка килә. Бәйрәмнең тамырлары ерак тарихка алып китсә дә, аның нигезендә барлык милләтләрне дә берләштергән гаилә традицияләре, аның асылы, кыйммәтләре ята. Шуңа күрә дә халык әлеге бәйрәмне үз итте һәм ул елдан-ел киңрәк итеп уздырыла.
Бу көнне нык гаилә корып, 25 ел һәм аннан да күбрәк вакыт бергә гомер иткән, җәмгыятькә лаеклы балалар үстергән, бары тик яхшы яктан танылган гаиләләр “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнәләр. 2008 елдан бирле Ижау шәһәрендә 114 гаилә шундый бүләккә лаек булган. Быел да бу көнне һәр районнан бер гаилә әлеге медальгә ия булачак. Алар арасында Ленин районы хакимияте башлыгы Александр Ожмегов гаиләсе дә бар. Бүләкләрне тапшыру тантанасы бәйрәм көнне Изге Михайловск соборы территориясендә Петр һәм Феврония истәлегенә куелган һәйкәл янында узачак.
Башлана 10.00 сәгатьтә.