Гаилә – тормышның мәгънәсе
Яшьләр арасында аерылышулар күп булганда, 50 елдан артык бер-берсенә тугрылык саклап, хөрмәт итеп яшәүче гаиләләр белән танышкач, сөенәсең. Узган ел Алтын туйларын билгеләп үткән Хәниф белән Вәсилә Хәйруллиналар турында безгә аларның кызлары Эльвира сөйләде.
“Әтиебезгә — 72, әнигә – 70 яшь. Аларның бергә торуларына узган ел 50 ел булды. Әти әни белән танышкан көнен әле дә хәтерендә саклый. 27 июль көнне автобуста барганда беренче тапкыр күрә ул аны. Тик танышулары соңрак була. Алар бер-берсен бик нык хөрмәт итеп, яратып яшиләр. Гаилә алар өчен тормышның бөтен мәгънәсе. Әти гомер буе заводта, әни “Удмуртгеология”дә эшләде. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Әни эше буенча чит илләргә командировкаларга да йөрде, зур карьера төзергә мөмкинлеге бар иде. Тик иң беренче урынга эшне түгел, гаиләне куйды. Алар үзләре дә гаиләдә иң өлкән балалар. Шуңа күрә безгә барлык туганнар кунакка җыела, әти-әни бик зур хөрмәткә ия”, — дип сөйләде Эльвира. “Гадәттә, балаларны бездән дә әйбәтрәк булсын дип тәрбияләргә тырышабыз. Ләкин хәзер мин: “Үзебез әти-әни кебек була алырбызмы икән?” – дип еш уйланам. Әти белән әни безнең өчен бар яктан да үрнәк”, — ди ул. Хәниф абый да, Вәсилә апа да бүген дин юлында, Коръән, намаз укыйлар, дини ашларда еш катнашалар. “Әни Җәмигъ мәчетендә дини гыйлем алды. Әти ашларда үзе дә Коръән укый. Бик диниләр, безне дә дингә өндиләр”, — ди Эльвира. Бүген Хәниф абый белән Вәсилә ханым балаларына 6 оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр.
Узган ел октябрь аенда Алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны Халыклар дуслыгы йортында Ижау шәһәре думасы рәисе урынбасары Фәния Федорова да тәбрикләгән. Еллар сынавына бирешмәгән, балаларына, оныкларына терәк, үрнәк булып яшәүче мондый гаиләләр яшь буынга үрнәк булып тора.
Эльвира Хуҗина.