Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


26.05.2016

Гаилә Сабан туе

Соңгы елларда нәсел тамырларыңны, шәҗәрәләрне барлау матур гадәткә әйләнде. Күп эзләнеп, ничә буын ата-бабаңны беләсең — барысын да агач ботакларына “эләсең”. Ә менә Тирсәдә яшәүче Гыйльфановлар бөтен “агач ботакларын” бер болынга җыйдылар.

Әгерҗе районы Шаршады авылында туып-үскән, шунда өйләнеп, гаилә корган, аннары Тирсә авылына күчеп, яңа нигез корган Рәис Гыйльфанов 65 яшьлек юбилеен үзенчәлекле итеп үткәрде. Гаилә, нәсел, туганнар Сабан туе булды ул. Әзерлек барышында Мордывый авылы янындагы иркен болынга озын-озын өстәлләр куелды, палаткалар корылды, сарык суелды, уха өчен балык тотылды, учак өчен урын әзерләнде. Йөздән артык туганнары җыелды. Бәйрәм мәрхүм туганнарны искә алудан, алар рухына дога кылудан башланды. Яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган сабыйларны котладылар, эштәге һәм тормыштагы уңышлары белән уртаклаштылар. Бәйрәм күңелле ярышлар, уеннар белән үрелеп барды. Һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, төгәллек, тәртип ярата торган Гыйльфановлар һәр ярышта, уеннарда катнашучылар өчен үзенчәлекле истәлекле бүләкләр дә әзерләгәннәр: беркем дә бүләксез калмады. Сабантуйда була торган бөтен уеннар да оештырылды биредә. Иртә таңнан башланган бу гаилә Сабан туе кичкә кадәр дәвам итте. Көн буе баян тавышы, җыр-бию яңгырап торды. Һәркем рәхәтләнеп күңел ачты, шатлыклы гөрелтегә юлдан машинада үтүчеләр дә сок­ланып, гаҗәпләнеп, бераз көнләшеп карап үттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк: бу нәселдә исерткеч эчемлек белән мавыгучылар юк. Бәйрәмдә хәтта бер тамчы сыра эчүче дә булмады. Бу гаилә бәйрәмендә һәркем ел буена яшәү өчен илһам, куәт алды, башка туганнары алдында җаваплылыгы артуын, үз гаиләсе, нәселе өчен горурлану хисенең артуын тойды. Ә бу исә яшәү өчен тагын да күбрәк көч бирә. Мондый нәсел вәкиле булу — олы бәхет: шатлыгың булганда — бүлешердәй, авырлык­лар килгәндә күтәрешердәй терәгең бар. Шундый бәйрәм оештырган Гыйльфановлар рухи канәгатьләнү хисе белән яшәсә, без исә шундый яңа традицияләргә, гадәт-йолаларга нигез салган Рәис Гыйльфанов кебек милләттәшләребез белән горурланып яшибез.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.