Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Гаилә кризистан коткара
16.02.2017

Гаилә кризистан коткара

Ижауда гаилә коручылар һәм шулай ук аерылышучылар саны кимегән. 2016 елгы нәтиҗәләр турында миңа Ижау шәһәренең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Валентина Утробина сөйләде.

Ләкләк бәби өләшә

Узган ел кәбисә елы булса да, Ижаудагы демографик хәл чагыштырмача яхшы булды. 2016 елда 10921 сабый дөньяга килгән, аларның күбесе гаиләдә икенче, я өченче бала. Шулай ук күп балалы парлар саны да арткан. Мәсәлән, 220 гаиләдә — дүртенче, 55 гаиләдә — бишенче, 15 гаиләдә — алтынчы, 6 гаиләдә — җиденче, 4 гаиләдә сигезенче һәм тугызынчы балалар туган. Ә бер гаиләдә узган ел унберенче бала дөньяга килгән.
215 сабыйның әти-әниләренең берсе яки икесе дә — чит ил кешеләре. Алар арасында Украина, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Бразилия, Һиндстан, Төркия, Вьетнам, Польша, Сербия һәм Сирия гражданнары бар. Якынча һәр бишенче бала законсыз никахтан туган, ә 49 баланың анасына 18 яшь тулмаган. 1746 балага карата ата булу хокукы каралган, шуларның 101 очрагы суд аркылы. 75 бала уллыкка яки кызлыкка алынган, аларның җидесе Италия һәм Бельгия гаиләләре.

Туйлар ник гөрләми?

Законлы төстә гаилә корырга теләүчеләр саны узган ел кимегән. Белгечләр моны илдәге кризис белән бәйлиләр. Узган ел 4570 пар теркәлгән, бу 2015 ел белән чагыштырганда 24% кимрәк. Ижаулылар гаилә кору өчен 25-34 яшьне иң кулай вакыт дип саныйлар. Тик шул ук вакытта 18-24 һәм 35 яшьтән өлкәнрәк булучылар арасында да мөнәсәбәтләрен законлы рәвештә теркәүчеләр бар. Узган ел 147 гаилә чит ил кешеләре белән корылган.
2015 ел белән чагыштырганда, 2016 елда аерылышулар саны азрак. Аерылышуларның күпчелеге 3 һәм 7 ел бергә торган парларга туры килә.
Тик нинди генә авырлыклар һәм кризислар булмасын, безнең халык бирешми. 100 үлүчегә 151 туган бала туры килү шул турыда сөйли.

Яшьләр гаилә корырга ашыгамы?

Югарыда санап кителгән саннар демографик хәлне, аның үсешен күрсәтә. Ә гаилә кору, бала табу турында безнең яшьләр нәрсә уйлый икән?

Эльвира Хәсәнова, 25 яшь, журналист:
“Бүгенге көндә мин кияүдә түгел. Киләчәктә, әлбәттә, гаилә корырга телим. Тик паспортка куелган штамп иң мөһим әйбердер дип санамыйм. Гаилә корыргамы, юкмы, бала табаргамы, юкмы — һәр кеше үзе хәл итә. Бөтенесе дә гаилә корып, бала табарга мәҗбүрләр дип тә әйтә алмыйм. Без гаиләдә ике бала үстек. Үземнең гаиләмне дә шулай күз алдына китерәм”.

Тимур Денишев, 29 яшь, халыкара мөнәсәбәтләр буенча белгеч:
“Яраткан кызым белән 6 ел бергә. Быел туй да ясамакчы идек, тик башта булачак фатирыбызга ремонт ясарга булдык. Шуңа күрә туйны киләсе елда үткәрергә уйлыйбыз. Тик мин никахны закон белән теркәү яклы түгел. Иң мөһиме: үзара мөнәсәбәтләр яхшы булсын. Рәсми төстә язылышуны күбрәк хатыным тели. Без аның белән бу турыда сөйләштек һәм моннан беркемгә дә начар булмаячагын аңладым. Паспортта штамп бармы, юкмы — кеше ялгыз булырга тиеш түгел. Ялгызлык бик куркыныч”.

Элина Гыйззәтуллина, 22 яшь, копирайтер:
“Әлегә кияүдә түгел. Мин үзем рәсми төстә язылышу яклы. Гаиләдәге бөтен кеше дә бер фамилия астында булырга тиеш дип саныйм. Ныклы һәм күп балалы гаилә корырга телим. Туйны да ничек, кайда уздырырга алдан планлаштырып куячакмын. Бу вакытта кризис та комачауламас дип уйлыйм. Һәр гаиләдә балалар булырга тиеш, алар безнең дөньяны ямьләндерәләр”.

Гүзәл Исхакова, Ижау шәһәре.