Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Гаилә бәхете — ил бәхете
16.12.2016

Гаилә бәхете — ил бәхете

Җәмгыятьтә җитәкче булып хезмәт куючы хатын-кызга күнектек инде. Аларга мондый дәрәҗәгә күтәрелү өчен икеләтә-өчләтә күбрәк тырышлык, көч түгәргә туры килә. Иҗтимагый, икътисади һәм социаль тормышта үз урынын тапкан хатын-кыз үзенә табигать тарафыннан йөкләнгән вазифаларын да онытмый. Нарасыйга барлык назын бирүче, ул авырганда төннәрен йокламыйча, аның баш очында утыручы, иң тәмле ашлар пешереп ашатучы, һәрчак ярдәм кулы сузучы да — хатын-кыз. Сөйгән иренә дә ул тугры тормыш иптәше, ярдәмче була белә. Ничек кенә көчле, курку белмәс зат булып тоелырга тырышса да, хатын-кыз һәрвакыт сөйгәненең канат астында, ир-ат аның таянычы! Язмамның геройлары — Нәзирә һәм Рәшит Касимовлар яшәешләре, хезмәт куюлары белән әлеге сүзләргә туры килә. Икесе дә абруйлы җитәкче постларында хезмәт куйган, татар милләте өчен яхшы эшләр башкарган шәхесләр.

Чишмә башы

Нәзирә ханым Ижау шәһәрендә Салихҗан абый белән Наҗия апаның өч балалы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Салихҗан абый гаиләсе сугыш башланганчы ук Минзәлә районы Чебенле авылыннан бирегә күченеп килә. Ул җирләрне су басу аркасында, туган нигезләре, авыллары юк инде. Шулай да, Салихҗан абый әтисенең каберен Боерган авылына күчерергә җитешә. Тормышлары, гаиләләре, эшләре белән таныштыру өчен дилбегәне тулысынча Нәзирә ханымга бирәм.“Әти гомер буе гади тимерче булып “Ижсталь” заводында эшләде. Сугышка китәр өчен вокзалга килгәч, аны: “Синең кебек белгечләр заводта кирәк”, — дип, кире боралар. “Көнне-төнгә ялгап эшли идек”, — дип сөйли иде әткәй. Әни Глазов районы Татар Парҗысы авылыннан. Әнием гомер буе гади эшче булып типографиядә эшләде. Әти-әнием тигез картайдылар, Аллага шөкер. Мәктәптә гел “бишле” билгеләренә генә укыдым. Математика, химия фәннәрен ярата идем. Математиканы ярату әтидән күчкән. Хәзер оныкларым да математикага бик хирыс. Олимпиадаларда алдынгы урыннар алалар. Мәктәпне тәмамлаганда, радиотелеграфист һөнәре алып чыктым. Химия фәнен яраткач, Пермь шәһәре химия-технология институтына имтиханнар тапшырдым, ләкин үтә алмадым. Кайтып, әни белән бергәләп “Ижмаш” заводы типографиясендә эшли башладым. Читтән торып Мәскәү шәһәрендәге полиграфия институтының технология факультетын тәмамладым. Типография эше кызыклы иде миңа, ошый иде. Соңрак мине идарәгә алдылар. Шулай эштә кызлар белән сөйләшәбез: “Глазовтан бер егет белән таныштым, өйләнешергә телибез”, — дим. Алар миңа: “Глазов типографиясендә өстәмә яңа корпус төзиләр, аның җитәкчесе китә икән. Әйдә, син шунда җитәкче булып бар”, — диләр. Яшь вакытта ике уйлап тормыйсың бит. “Барыбер кияүгә чыгасы да бар”, — дип ризалаштым. Ул вакытта өлкә комитетында җитәкче булып Леонид Игнатьев эшли иде. Шулай итеп, аның белән Глазов шәһәренә юл тоттык. Ул зур гәүдәле, ә мин ул чакта орчык кебек нәфис гәүдәле 23 яшьлек кыз. Коллективта җыелыш җыйдылар. Шунда бер хатын-кыз миңа карап: “Сез безнең типографиягә җитәкче куеп, эксперимент ясарга телисезме?” — дип сорау бирде. Мин коелып төштем. Ә Леонид Игнатьев: “Это не колхозное собрание, мы председателя не выбираем!” — диде. Калдырды да китте. Минем кул астында 50 кеше. Эшли-эшли ныгыдым. Типографиябез Удмуртиядә генә түгел, Россия буенча да алгы урыннарга чыкты. Тату эшләдек. Унҗиде ел гомер сизелмичә дә үтеп китте. Без — Советлар Союзы заманы буыны. Бик кызыклы вакытлар иде. Глазов типографиясендә офсет технологиясен кулланып эшләдек, тәҗрибә уртаклашырга төрле төбәкләрдән киләләр иде. Мин эштән киткәндә, барлык коллектив “Кызыл почмакка” җыелды. Алар елый, мин елыйм”, — дип искә алды ул яшьлек хатирәләрен.

Гаилә сәясәте

“Хәләл җефетем Рәшит Түбән Парҗы авылыннан. Без әби-бабайларга Татар Парҗысына еш кайта идек, авыл тормышы белән дә шуңа бик нык таныш мин. Рәшит миңа сигезенче сыйныфта укыганда ук күз салып йөргән. Ә без шәһәр кызлары, күрәсең, авыл егетләренә игътибар да итмәгәнбез. Укуны тәмамлагач, ул миңа була Ижау­га килеп, укырга кермәкче булган, барып кына чыкмаган. Туганнарының кызына да минем исемне кушканнар. Рәшит бик эшчән, тырыш, тугыз балалы гаиләдә туып үскән. Аның әти-әниләре, авыллары беткәч, 1976 елларда Глазовка күчеп килделәр. Ул авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Без тормышны Глазов шәһәрендә башлап җибәрдек. Балалар тугач, Свердловск шәһәренә ике елга партия мәктәбенә укырга җибәрделәр. Кубарылып күчеп китеп, шунда яшәдек. “Партия мәктәбен тәмамлагач, Ижау шәһәренә кайтасыз”, — дип җибәргәннәр иде, ләкин кире Глазов шәһәренә кайтырга туры килде. Партия кайда кушты, шунда бардык! Рәшит райком комсомолының беренче секре-таре, райком партиясе секретаре булды. Икебез дә җитәкче урыннарда эшләгәч, әлбәттә, арый идек, ләкин ничектер барсына да җитешкәнбез, балалар да үстердек. Аллага шөкер, шушы көннәрдә бергә яшәвебезгә 45 ел, Рәшиткә җитмеш яшь тула. Ул — сабыр, тыйнак, акыллы кеше. Икебез дә бер юнәлештә эшләгәч, бере-беребезне аңлый идек, арада көнләшү булмады. Бик әйбәт яшибез! Икебез дә җитәкче булсак та, өйгә кайткач, эш онытыла иде, өйдә — балалар. Ике кыз үстердек, биш оныгыбыз бар”.

Гомер зая үтмәгән

“Ижауга килгәч, Рәшит өлкә комитеты партиясендә җитәкче булып эшли башлады. Соңрак дистә елдан артык Удмуртия Республикасы Президентының ярдәмчесе булып эшләде. Мине Дәүләт комитетының китап нәшриятына рәис урынбасары итеп алдылар. Озак та үтмәде, Удмуртия республикасының 100 еллык тарихы булган типография җитәкчесе булдым. Миңа кадәр эшләгән җитәкчегә “Яңарыш” газетасын нәшер итәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр, ләкин ул аларга игътибар бирмәгән. Бәлки рус милләтеннән булганга карашы шундый булгандыр. Мин: “Ничек үз милләтеңә булышмыйсың, бу бит минем бурыч”, — дип уйладым. Казанга барып, матрица, шрифт юнәттем. Казанда да кире какмадылар. Шундый зур сөенеч булды! Соңрак хөкүмәт хакимиятендә белгеч булып эшләдем. Инде тагы бер эш урыным — Матбугат министрлыгында министр урынбасары булып хезмәт куйдым. Юрий Медведев, Сергей Васильев белән эшләдем. Ул елларны бик сагынып искә алам. Бервакыт энергетиклар белән элемтәчеләр эш бүлешә башлады. Баганасы — берсенеке, чыбыгы — икенчесенеке. Менә шулай Россиядә чыбыклы радио бетте. Шуңа без Республикада эфир радиосы булдырдык. Минем сәясәт — удмурт телен үстерү һәм аның белән рәттән татар телен янәшә алып бару иде. Миңа радиотапшыруларны бетерәбез дисәләр, мин шунда оча идем. Ачыклый торгач, тагы эш җайга салына. Кызганыч, бүгенге көндә Глазов, Воткинск шәһәрләрендә татарча радиотапшырулар бетте.
Бүгенге көндә мин үзебезнең “Яңарыш” газетасы белән горурланам! Барлык яшьтәгеләр укый торган материаллар чыга. Гомере озын булсын! Бюджетка керә алмыйча, спонсор акчасы белән генә чыгарылса, гомере озын булмас иде, әлбәттә, газетаны бюджетка куюны сорап мөрәҗәгать иткәч, Юрий Медведев: “Республиканың акчасы җитми”, — дип җавап бирде. Мин: “Удмурт телендә басыла торган газеталар кергән, ник татар газетасын кертмисез, татарлар бит биредә бик күп яши, заводларда-предприятиеләрдә эшлиләр, алар да бит бюджетка акча кертә “, — дидем. Ул миңа: “Үзең булдырсаң йөр”, — диде. Хөкүмәткә бардым, ул вакытта социаль сораулар буенча Антонина Лисина эшли иде. Гади генә ханым түгел, теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итеп тә булмый иде. Бардым, аңлаттым. Аңлады! Бюджетка кертергә рөхсәт бирде. Шуннан соң, газетабыз күзгә күренеп үсә башлады. Ирек Шәрипов мөхәррирлек иткәндә, ул: “Типографиядә газетаны нәшер итү бик кыйммәткә төшә”, — дип мөрәҗәгать итте. Типография җитәкчесе Олег Радионовка бу сорау белән кергәч, ул: “12 битне нәшер итү безнең технология буенча туры килми, шуңа күрә кыйммәт. 16 битле булса, мәсьәлә чишелер иде”, — диде. Шулай итеп, газетабыз да 16 битле булып чыга башлады. Очсызрак бәягә дә төште әле. Тагын бер сөенеч! Юктан бар булды газета!
Хәзер дә куйган хезмәтем өчен бик хөрмәтлиләр. Рәхмәт аларга! Күптән түгел телевидениенең 60 еллык юбилеенда Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җитәк­чесе Алексей Воронцов рәхмәт әйтеп бик зурлады”.
Куйган хезмәтләре өчен икесенең дә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, медальләре бихисап. Димәк, гомер юкка үтмәгән.

Рәхмәтле эш түгел, ләкин милләтебез өчен кирәкле эш!

“Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе булып эшләп алдым. Анда эшләр өчен вакыт кирәк. Ә минем оныкларның кечкенә вакыты. Кызларыма булышырга кирәк. Вакыт җитми. Мин һәрвакыт яхшы эшләргә тырыштым, начар эшли белмим. Шуңа күрә киттем дә. Бүгенге татар дөньясын җитәкләүче Рәмзия Габбасова, Илсур Миңнемуллин йөкне тартырдай шәхесләр һәм тарталар да! Милләтебез өчен кирәкле эш эшлиләр, аларга уңышлар телим”.
Глазов мәчете төзелешенең попе­чительләр советы әгъзасы Рәшид Касимов әлеге язманы әзерләгәндә: “Рәшит әфәнде безгә Глазов мәчетенең беренче ташын салганнан алып ярдәм итте. Мәчет төзелешенә Республика Президенты фондыннан акча алырга шәхсән үзе булышты. 2006 елда 100 еллык Татар Парҗысы мәчетен төзекләндерергә ярдәм итте. Ижау шәһәренең яңа мәчетенә дә, зиратына да аның ярдәме тиде. Алар гаиләсе ел саен Түбән Парҗыда үткәрелә торган фестиваль-конкурсны оештыруда көч куялар. Милли җанлы гаилә алар! Исәнлек-саулык аларга!” — дип теләкләрен җиткерде.

Редакциядән: Декабрь аенда Нәзирә һәм Рәшит Касимовларның бергә яшәүләренә 45 ел һәм Рәшит әфәнденең 70 яшьлек юбилее. Сезне ихлас күңелдән тәбрикләп, зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, ныклы сәламәтлек, тигез-тыныч, гомер, бала-онык­ла­ры­гызның куанычын күреп, озын-озак яшәвегезне телибез.

Рәфилә Рәсүлева.