Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Гаилә бәхете — балада
23.05.2013

Гаилә бәхете — балада

Соңгы елларда илебездә тәрбиягә бала алучы гаиләләр артканнан-арта бара. Бу, әлбәттә, сөенечле күренеш. Тик бары киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр генә мондый зур, мөһим адым ясый аладыр дип уйлыйм. Әгерҗе районының Девятерня авылында яшәүче Гөлшат һәм  Альфир Хисмәтуллиннар гаиләсе дә шундыйлардан. Алар тәрбиягә ике бала алып, үзләренең бар мәхәббәтен биреп тәрбиялиләр.

Девятерняда тәрбиягә бала алучы гаиләләр шактый. Гөлшат апа һәм Альфир абый гаиләсе дә беренчеләрдән булып бу җаваплы адымны ясыйлар.  Үз уллары Денис инде үсеп килә, аңа да иптәш булыр дип, 2006 елда уллары Рөстәмне, 2007 елда кечкенә Коляны тәрбиягә алалар.  “Энем  Рамил Әгерҗедә балалар йортында эшли иде. Ул: “Рөстәм исемле малай бар,әти-әниле буласым килә дип тели”, — дип сөйләде. Без ирем белән сөйләшеп, улыбыз Денис белән киңәшләшеп, аны тәрбиягә алырга булдык. Рөстәм дә безне беренче күрүендә үк яратты”, — дип сөйләде Гөлшат апа.  Аннары инде гаиләдә кечкенә Коля да барлыкка килә. Аның белән үзем дә таныштым. Авылга кайт­канда, татар телендә бер сүз дә белмәгән Коля бүген туган телебездә бик иркен сөйләшә. Үзен “Камил” дип таныштыруы исә соклану хисләре уятты. Алар йорттагы  бөтен эшләрне дә бергәләп эшлиләр, Камил әнисенә ярдәм итәргә тырыша икән.  Мәктәптә математика, татар теле дәресләрен яратып өйрәнүен сөйләде ул. “ Рөстәмем спортны ярата, армиягә барырга хыяллана. Кечкенәсе исә нечкә күңелле, әни җанлы бала. Ул монда балалар бакчасына йөрде, шунда татар теленә өйрәнде. Без бу турыда аерым сөйләшмәдек тә, үзен “татар” дип йөри. Моңа шатланабыз”, — диде Гөлшат апа.

Хисмәтуллиннар гаиләсе аңлап, кирәк чакта ярдәм иткән укытучыларга, тәрбиячеләргә дә бик рәхмәтле. Бүгенге көндә уллары Денис Ижауда эшли, Рөстәм – Сарапул шәһәренең педагогия көллиятендә, Камил 4нче сыйныфта укый.  Гөлшат апа белән тәрбиягә алган балалар белән уртак тел табу серләре турында да  сөйләштек. “Иң мөһиме — син ул балаларыңны үзеңнекеләр белән бертигез яратырга әзер булырга тиеш. Башкача мөмкин дә түгел. Аннары сабырлык кирәк инде, төрле чак­лар була бит. Балалар ияләшкәнче күп вакыт узарга мөмкин. Алардан “Әти-әни” дигән сүзне ишетү өчен ашату, киендерү генә җитми, ә җан җылылыгы бирергә кирәк”, — диде ул.

Альфир абый гаиләдә — баш, балалар аның сүзеннән чыкмыйлар икән. “Гаиләдә гел егетләр булгач,  әтиләренә зур ярдәмчеләр”, — диде Гөлшат апа.

Гөлшат Раиф кызы 3 ел Девятерня авылында почта бүлеге җитәкчесе булып эшли. Газетабызны яздыруда аның керткән өлеше бик зур. Девятерняда, күрше Нарат, Гали авылларында газетабызны 100дән артык кеше яздырып ала. Эшен төгәл башкарганга, өлкәннәр сүзенә колак салганга эшендә дә, авылда да аны бик хөрмәт итәләр. Әгерҗе районы элемтә бүлегендә: “Аңа тиңнәр юк. Булдыра ул!” – диләр.

Хисмәтуллиннар күпләргә үрнәк гаилә. Гомумән, ятимнәр йортыннан тәрбиягә бала алучылар турындаишетсәм, күңелем нечкәреп китә. Чыннан да, бары батыр йөрәкле кешеләр генә мондый адымга бара аладыр. Үз балаларын чүплеккә ыргытучылар турында еш ишетергә туры килә. Шундыйлардан гыйбрәт, Хисмәтулиннар кебек гаиләләрдән үрнәк алып яшик.

Эльвира Хуҗина