Газетасыз яшәгәнгә үкенәм
«Яңарыш» белән дус булуыма бик шатмын, узган гомеремне газетасыз үткәргәнемә генә үкенәм. Анда беренче мәкаләләрем 2009 елда басыла башлады. Үземне яңа туган сабый бала кебек хис итәм, чөнки «Яңарыш» газетасы битләрендә танышларымның, бигрәк тә үземнең мәкаләләрем басылып чыкса, чынлап та сабый балага әйләнәсең икән.
Газета битләрен ачып укыган саен гаҗәпләнәм: күпме талант ияләре яши үзебезнең Удмуртия, Татарстан җирлегендә! Күпме милләттәшебез үзләренең йөрәк түреннән чыгып язылган иҗат җимешләрен газета аша халыкка җиткерәләр! «Яңарыш» аша күпме танышларыбызны табабыз! Сабыйларыбызны мәдәнияткә тартып, туган телебезне өйрәнергә, яратырга бер юнәлеш биргәч, балалар арасында күпме талантлар ачыла! Алар да, минем кебек, үз язмаларын укып куаналардыр.
Менә газетабызның 1000нче саны дөнья күрде. Әгәр дә аның укучылары, яздырып алучылары булмаса, бу кадәр газета чыга алмас иде. Бал кортлары кебек эш сөючән, белемле, түземле, чиста күңелле газета хезмәткәрләренә зур рәхмәт! Килгән һәр хатны җентекләп тикшереп, кирәк җирендә төзәтеп, матурлап, халыкка җиткерү өчен күпме сабырлык, тырышлык кирәк.
Узган ел «Яңарыш»ның 20 еллыгын зурлап бәйрәм иткән идек. 1000нче сан чыгу уңаеннан оештырылачак чараны бердәм булып тагын да матуррак итеп үткәрербез, дип уйлыйм. «Яңарыш» — озын гомерле булсын, балаларыбызга-оныкларыбызга аның 2000нче, 5000нче саннарын да күрергә язсын, дигән теләктә калам.
Рәсимә Мифтахетдинова, Ижау шәһәре