Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Гадәти булмаган һөнәр иясе
8.03.2012

Гадәти булмаган һөнәр иясе


Хатын-кыз нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара.
Бигрәк тә хәзерге заман хатын-кызлары. Алар уңышлы, булдыклы, үз-үзенә нык ышанучан, юлында очраган барлык каршылыкларны да баш күтәреп җиңеп чыгып, үз максатларына ирешүчән. Мәсәлән, бүгенге көндә машина йөртүче хатын-кызларны күрү гадәти хәл, ике машинаның берсендә диярлек руль артында хатын-кыз утыра. Машина йөртүче генә түгел, машина йөртергә өйрәтүче хатын-кызларыбыз да байтак хәзер. Ижау шәһәренең машина йөртергә өйрәтү мәктәпләре буенча карасаң, күпчелек мәктәпләрдә хатын-кыз инструкторлар бар. Шәхсән үземә көчле рухлы, тырыш, үз теләгәненә ирешүчән инструктор Гүзәлия Ислам кызы Гыйззәтуллина белән танышып, машина йөртергә өйрәнү серләре хакында әңгәмә корырга насыйп булды.

— Гүзәлия, хатын-кызлар өчен гадәти булмаган инструктор эшен кайчан һәм ничек сайладыгыз?

— Иң элек, мин менеджер булып эшли идем. Тик, никтер, әлеге эшем күңелемә бер дә ятмады. Офиста компьютер каршында көннәр буе эшләп утыру мине ялыктыра иде. “Права” алгач, эштән соң машинама утырып шәһәр буйлап йөрү миңа бик тә ошый башлады, күңелемә тынычлык бирде. Болай бер максатсыз йөрү зур чыгымнар таләп итә иде, шуннан соң мин таксист булып эшкә урнаштым. Тора-бара якыннарыма, танышларыма руль артында утыру серләрен өйрәтү бик ошый башлады. Бу эшемне рәсмиләштереп, инструктор булып эшкә урнаштым.

— Хатын-кызларга машина йөртү серләренә төшенү, ир-атларга караганда авыррак биреләме?

— Авыррак дип әйтмәс идем, шулай да, без хатын-кызлар бик хисле, барысын да йөрәк аша үткәрүче, башкачарак уй-фикер йөртә торган халык. Бар да кешенең табигатеннән, холкыннан тора. Машина йөртергә өйрәнүче хатын-кызлар арасында бик тиз генә элдереп алучылар да, озак вакыт өйрәнеп, имтиханнарны берничә тапкырдан соң гына бирә алучылар да бар. Мондый очракта, минемчә, тәҗрибә генә ярдәм итә, чөнки руль артындагы машина йөртүчеләр ир-атларга һәм хатын-кызларга аерылмый, һәркемгә дә бер үк таләп.

— Гүзәлия, гомумән, хатын-кызның руль артында утыруы хакында ни уйлыйсыз? Ирләребезне дөнья мәшәкатьләреннән арындырып, артык иркәләмибезме?

— Юк, алай иркәлибездер дип әйтмәс идем, киресенчә, үзебезгә җайлырак халәт тудырабыз. Күпчелек очракта хатын-кызлар балаларын шәһәр транспортында йөртү, уңайсыз булганлыктан, руль артына утыралар һәм дөрес эшлиләр дә дип уйлыйм, чөнки үз машинаңның һәрвакыт чиста, ремонтланган булуын беләсең, кирәкле урынга беркемгә дә ялынып тормыйча, җилдереп кенә барып та кайта аласың, вакытың янга кала.

— Җилдереп кенә дисез, әллә үзегез юлда бик кызу йөрисезме?

— Мин үзем 2003 елдан бирле руль артында. Һәрвакыт юлда йөрү кагыйдәләрен саклыйм, бозмаска тырышам, шунлыктан, ЮХИДИ инспекторлары да бик сирәк туктаталар. Хезмәтем бик үк җиңел булмаса да, машина йөртү миңа яшәү көче, дәрт өсти.

Гүзәлия, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Авыр, күп җаваплылык таләп итә торган һәм шул ук вакытта кызыклы хезмәтегездә зур сабырлык, күңел тынычлыгы телим. Акыллы, тыңлаучан укучылар белән уңышлы гына эшләргә язсын үзегезгә.

Ләйсән Әхмәтова